муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
| Телефон: | +7(84371) 533-08 |
| E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 591 учащихся |
| У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар мәктәпләре: традицияләр һәм новаторлык. 28.03.2014

Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар мәктәпләре: традицияләр һәм новаторлык. Әлеге темага багышланган семинар шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәрне 5 нче гимназиядә туплады. Семинардан татар мәктәпләре директорлары, директор урынбасарлары да читтә калмый.
Ана телендә белем бирү, тәрбияләү хәлиткеч фактор. Ул яшьтән үк баланың күңеленә кереп кала. Ә менә аны ничек сакларга? Заман белән бергә эшне нинди юнәлештә алып барырга? Шул уңайдан Мәгариф һәм фән министрлыгында татар мәктәпләренең эшчәнлеген үстерү турында карар кабул ителгән. Укытучының эшен ничек җиңеләйтергә, татар мәктәпләрендә предметлар татар телендә укытыламы - семинарда күтәрелгән төп мәсьәләләр әнә шундый.
Республиканың Мәгарифне үстерү институты районнар белән бу юнәлештә хезмәттәшлек алып бара. Бүгеге көндә төп басым яңа федераль белем бирү стандартларына үзләштерүгә юнәлдерелгән. Ә ул үз чиратында яңа дәреслекләр һәм укыту программасы таләп итә. Димәк, методика да үзгәрешләр кичерә.
Чарада татар мәктәпләре директорлары, директор урынбасарлары, югары сыйныфларда белем бирүче математика һәм тарих укытучылары да катнаша. Баланың нинди милләт вәкиле булуына карамастан, конкурентлыкка сәләтле шәхес буларак тәрбияләнүе - татар мөгаллимнәре өчен мөһим.
Хәзер мәктәпләр бердәм республика тестын бирергә әзерләнә. Ул 29 нчы апрель көненә билгеләнгән. Казан шәһәрендә укып кайткан тәҗрибәле укытучылар бу юнәлештәге яңа алымнар белән уртаклашты. Чара барышында Милли мәгарифкә 25 ел тулу уңаеннан, шәһәр мәктәпләре укытучыларына Яшел Үзән район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды. -
“Зирәк хатын” 24.03.2014

Яшел Үзән шәһәрендә Мөслимәләр җәмгыяте тарафыннан шәһәр мәдрәсәсендә “Зирәк хатын” бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге республика күләмендә игълан ителгән. Гимназиябездән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхова Зөлфирә Үрнәк кызы катнашты. Монда катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, мөселман хатын-кызларының матурлыгын, яулык бәйләү, аш-су серләрен күрсәттеләр. Зөлфирә Үрнәковна – күпкырлы шәхес. Ул һаман да сер икән! Күпләр аның шигырьләр иҗат иткәнен әле белми дә. Бу бәйгедә безнең укытучыбыз иң-иңнәрнең берсе булды! Без аны котлыйбыз.
-
“Нәүрүз гүзәле” 21.03.2014

Традиция буенча 21 нче март көнне гимназиядә “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе үтте. Бу чарада 8-10 нчы сыйныф кызлары катнашты. Кызлар үзләре белән генә таныштырып калмыйча, мили костюмнарын яклады, кунаклар каршы алды һәм тәмле чәй ясады. Кызлар җыр-моңга осталыкларын да күрсәтте, татар халкының тарихын һәм гореф – гадәтләрен үз эченә алган сорауларга да тулы җавап бирде. Барлык сынауларны уңышлы үтеп, финалга 10 нчы сыйныф укучысы Каюмова Ләйлә чыкты. Без аны чын күңелдән котлыйбыз. Катнашучыларга гимназия администрациясе грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ә башлангыч сыйныф укучылары урамда тәмле боткадан авыз итте.
-
Гимназиябездә кунаклар 14.03.2014

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Приморск өлкәсе Мәгарифне үстерү институты хезмәттәшлеге кысаларында, 2014 нче елның 10 нчы мартында Казан шәһәрендә “ФДББС гамәлгә ашыру буенча региональ тәҗрибә” проблемасына карата стажировка оешырыла. Стажировканың бер көне, 13 нче мартта Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә үтте. Чарада мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, Приморск өлкәсе Мәгарифне үстерү институты оештыру-методик һәм уку-укыту-методик эшләр буенча ректор урынбасарлары катнашты. Кунаклар мәктәп белән танышты, музейларны карады һәм гимназия укытучыларының дәресләрендә булды:
Яманова Е. Н. – “Имя существительное” (сингапур методикасын кулланып коммуникатив технологияләр белән эшләү - 5 нче сыйныф
Җәлилова Р. Ш. – Инглиз теле. “Нет плохой погоды, есть плохая одежда” (уен, коммуникатив технологияләр) – 4 нче сыйныф
Вәлиева С.З. - Математика. Онлайн дәрес “Решение задач по теме “Арифметическая прогрессия” – 9 нчы сыйныф
Гайнуллина Т.А - Математика. “Разработка рекомендаций по решению заданий из раздела уравнений открытого банка задач” (Математика дәресләрендә Кейс технологиясен куллану ) – 9 нчы сыйныф
Зарипова Л.Р - Природоведение. “Как человек появился на Земле” (проектлау технологиясе) – 5 нче сыйныф
-
Котлыйбыз!!! 14.03.2014

“Мастер-класс” бәйгесендә II нче урынны яулаган Зиганшина Җәмилә Хәзиевнаны чын күңелдән КОТЛЫЙБЫЗ!!!
-
Эрудитлар бәйгесе 07.03.2014

Бүген гимназиядә 5-7 нче сыйныф укучылары арасында эрудитлар бәйгесе үтте. Сораулар кызыклы да, авыр һәм уйландыра торган иде. Шулай булуга карамастан, укучылар бу сынауны уңышлы узды. 5 нче Б сыйныфы укучысы Хәйруллин Инсаф “Иң тыйнак эрудит” номинациясендә (27 балл), 5 нче А сыйныфы укучысы Сәфәрханов Хәмит “Ел ачышы” номинациясендә (29 балл), 6 нчы А сыйныфы укучысы Кашапов Илшат “Иң зирәк һәм тапкыр укучы” (37 балл), 7 нче А сыйныфы укучысы Галиәкбәрова Резедә “Эрудит укучы” (41 балл) һәм абсолют җиңүче, “Ел укучысы” исеменә 7 нче Б сыйныфы укучысы Хәйруллина Алия (45 балл) лаек булды. Җиңүчеләргә истәлекле һәм тәмле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.
-
Халыкара хатын-кызлар көне!
07.03.2014
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, гимназия укучылары бүген яраткан укытучыларын бәйрәм белән котлады. Язгы иртә гимназиядә күңелле шау-шу, җыр - бию белән башланып китте. Укучылар шигырь дә сөйләде, җырлап та бирде.
Элек-электән хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет - ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята. Һәр елны бу көн өйләребезгә чәчәк бәйләмнәре алып керә. Кояшның язгы җылытуы, сезнең елмайган йөзләрегез барыбыз өчен дә әйтеп бетергесез рәхәтлек, куаныч китерә. Сезнең йомшак кулларыгыз баһадирдай егетләр, асыл кызлар үстерә, таш калалар төзи, бакчаларны чәчәкләргә күмә. Яз кояшы кебек якты киләчәк, ныклы сәламәтлек, мул, бәхетле тормыш телибез Сезгә, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
-
Котлыйбыз! 06.03.2014

Республикакүләм дәрес эшкәртмәләре бәйгесенең “Алгебрадан иң яхшы дәрес эшкәртмәсе” номинациясендә призер - математика укытучысы Вәлиева Сәрия Зиннәтулла кызы. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе 06.03.2014

Гимназиядә 5-7 нче сыйныф укучылары арасында “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе булып узды. Бәйге 8 нче март уңаеннан үткәрелгәнгә, командаларда бары тик кызлар гына көч сынашты. Сыйныф егетләре дә тик утырмады, кызларны бәйрәм белән котлады һәм көч биреп торды. Укучылар бәби төрү, кунакларны каршы алу һәм озату, чәч ясау, җыр-бию һәм башка бик күп кенә кызыклы этаплар аша үтте. Нәтиҗәдә, 5 нче А сыйныфы I нче урын, 6 нчы А сыйныфы II нче урын, 5 нче Б сыйныфы III нче урын, 7 нче А һәм Б сыйныф укучылары I нче урынга (28 балл) лаек дип табылды. Һәр сыйныф грамоталар белән бүләкләнде.
-
Башлангыч сыйныфта олимпиада 06.03.2014

6 нчы март көнне гимназия күләмендә башлангыч сыйныфлар өчен, олимпиада үткәрелде. Һәр сыйныфтан бер укучы үз көчен сынап карады. Укучыларга кызыклы сораулар, әдәби уку, татар теле, әйләнә-тирә дөнья, логик фикерләүгә караган биремнәр һәм мәсьәләләр чишәргә туры килде. Безнең 2-4 нче сыйныф укучылары сынатмады. Шулай итеп, бу бәйгедә “Эрудит укучы” номинациясендә Һидиятова Алсу (3 нче А), “Ел ачышы” номинациясендә Сафин Азат (2 нче А), “Иң зирәк һәм тапкыр укучы” номинациясендә Илсөя Хөсәенова (4 нча А), “Иҗади шәхес” номинациясендә Айгөл Садриева (4 нче Б) һәм абсолют җиңүче, башлангыч сыйныф укучылары арасында “Ел укучысы” бәйгесендә итеп Сәетова Альбина табылды (35 балл). Укучыларга грамоталар һәм тәмле бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз!!!











