Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
ТУКАЙ - БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ 25.04.2017

Бүген, "Тукай - безнең йорәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте. Бәйрәмгә әти - әниләр, 27нче татар гимназия укучылары Һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гильманова М.Р. килделәр.
Бәйрәм күңелле атмосферада үтте. Бәйрәмне өлкән тәрбияче, татар теле тәрбиячесе Гыйлметдинова Р.А. Һәм 27нче татар гимназиясенен 2нче сыйныф укучысы Хафизова Зәлинә алып бардылар. Балалар "Апушның тылсымлы төшләре" дип исемләнгән инсценировка күрсәттеләр!
Г.Тукайның туган көне - мәнгегә истә!
-
"Туган телем - Тукай теле" 22.04.2017

22 апрельдә "ЮНОСТЬ" мәдәният йортында "Туган телем - Тукай теле" I Ботенроссия фестиваль- конкурсы булып узды. Анда безнең балалар бакчасында тәрбия алучы Миниахметова Әминә катнашты. Ул вокал - соло наминациясендә, I дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады. Җитәкче: Гыйлметдинова Р.А.
22 апреля в ДК "ЮНОСТь" прошел I Всероссийский фестиваль - конкурс "Туган телем - Тукай теле", где воспитанница средней группы Миниахметова Амина в номинации вокал - соло стала лауреатом I степени. Руководитель: Гильмутдинова Р.А.
-
ТУКАЙ ИЛЕНДӘ 17.04.2017

Бүген безнең бакча Тукай әкиятләренә күменде. Чонки, Һәр бала, Г.Тукай шигырләре - әсәрләре буенча, үзенең әти - әнисе белән ясалган кул эшләрен алып килде.
Һәр бала җинүче булды! Диплом - грамота белән бүләкләнде!
-
СРЕДНИК 12.04.2017

-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бүген бездә косманавтика көне үтте. Балалар тәрбияче апалары белән, космос темасына әнгәмә кордылар, торле ярышлар, уеннар уйнадылар, пазллар җыйдылар. Балалар өйдә ата - аналары белән бергә әзерләгән кул эшләре алып килделәр. Һәр бер төркем үзенең космик илен төзеде!
-
"Эвакуация тренировкалары" 07.04.2017

Балалар бакчасында бүген махсус янгынга каршы эвакуация тренировкалары булып узды. Педагоглар, тәрбиячеләр Һәм балалар янгынга каршы практик белемнәрен якшы күрсәттеләр!
-
"Юлда сак бул!" 03.04.2017

Бакчабызда Һәр төркемдә атнага бер тапкыр "Юлда йөрү кагыйдәләре" белән танышу шөгылләре үтә. Тәрбиячеләр Һәр берсе билгеләнгән вакытларында, салкын вакытта спортзалда, ә көннәр җылынгач, урамда кызыклы итеп юл кагыйдәләрен өйрәтү өстендә актив эш алып баралар. Балаларга бу дәресләр бик ошый! Алар төрле ролләргә кереп уйныйлар Һәм белем алалар!
-
Көлке көне 31.03.2017

Бүген бездә колке көне! Балалар бер - берсенә Һәм тәрбияче апаларына кызыклы хикәяләр сөйләп, үзләре дә клоуннар ролендә уйнадылар, бер - берсен көлдерделәр! Ә ахырдан, иң ошаган клоунны төсле кәгәздән дә кисеп ябыштырдылар!
-
30.03.2017
Сегодня в нашем детском саду был презентован фильм про «Исламское государство» (ИГ, ИГИЛ, ДАИШ) – организацию, признанную террористической и запрещенную на территории РФ. На просмотр фильма были приглашены родители. -
Китап көне 30.03.2017

Еллык план буенча бездә бүген "Китап көне" булып узды. Балалардан: - Нәрсә ул китап? - дип сорагач. Алар шуның кадәр куп мәгълүмат белгәннәрен аңладык.
- Китаплар элек- электән язылган; алар гасырдан гасырга күчеп бара; китаплар кешегә ихтыяр көчен арттыра,, мәгълүматны туплый; китапларның төрле жанрда булуын да белә балалар.
Балалар белән тәрбиячеләр әкият, шигырьләр, мәкалләрне дә искә төшерделәр.
Безнең балалар бакчасында Һәр төркемдә кечкенә генә китапханәләр бар. Ә фойеда "Балачак китапханәсе" почмагы Һәр кешене елмаеп каршы алып тора.










