Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Районкүләм ветеран җитәкчеләр очрашуы 13.12.2017

Бүген 13 декабрь көнне безнең балалар бакчасына, моннан күп еллар элек Казан шәһәре Вахит районы балалар бакчасында җитәкче вазифасын башкарган шәхесләр җыелды. Бу бит җитәкчеләр белән генә күрешү түгел, үткән еллар белән, эшләү дәверендә булган кичерешләр белән очрашу. Сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел, хатирәләр... бихисап. Бер очрашу – бер гомер, дип белми әйтмиләр шул. Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә. Өстәл артында утырган олы шәхесләребез өчен бәйрәм концерты оештырылды, элек төшкән фотосүрәтләрне күреп, күзләре чыланды. Әлеге бәйрәмдә Вахитов районының төрле балалар бакчасынан килеп чыгыш ясадылар,алар арасында тәрбиячеләр, мөгалимнәр дә бар иде. Балалар бакчасында тәрбияләнеп, гимназиядә белем алучы балалар да катнашты. Сөйләшер сүзләр күп җыелган иде. Вахитов һәм Идел буе муниципаль белем бирү идарәсенең башлыгы Закирова Минзәлия Зәгриевна күңелләрдә якты эз калдырырлык сүзләр җиткерде, киләчәккә яңа өметләр уятты. Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып китте.
-
“Иң кадерле кешем-Әнием” 30.11.2017

30 нчы ноябрь көнне безнең балалар бакчасында 4 нче “Алан” төркеме белән әниләр көне уңаеннан “Иң кадерле кешем - Әнием” дип аталган бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмне әниләр түземсезлек белән көтеп алдылар. Тәрбиячеләр (Заббарова А.А һәм Хузина Р.Х.) белән берлектә әзерләнгән бу бәйрәм күңелләргә аеруча үтеп керде. Чөнки әлеге бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, биюләр генә түгел, ә әти-әниләр катнашуында төшерелгән видеотасмалар да әзерләнде. “Ана хакы”дип аталган әлеге видеотасмада 4нче төркемдә тәрбияләнүче Юлдашев Әмирнең әнисе – Айсылу Илфат кызы әни ролендә, ә аның кызы ролендә безнең балалар бакчасында тәрбияләнеп, 27нче татар гимназиясенең 3нче сыйныф укучысы Хафизова Зәлия катнашты.Әти-әниләр уеннарда да бик теләп катнаштылар. Ә иң мөһиме, әниләр өчен балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләре иде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
С днем матери! 26.11.2017

Дорогие мамы, этот день — прекрасный повод выразить Вам своё восхищение, любовь и уважение, преклониться перед Вашим чутким и отзывчивым материнским сердцем.
Спасибо Вам, дорогие, за каждодневный подвиг во имя счастья Ваших детей. -
22.11.2017

Сегодня на базе нашего ДОУ состоялся семинар-совещание для старших воспитателей Вахитовского района по вопросам записи на курсы в системе и аттестации.
Семинар провела Валиуллова М. В. -
Педсовет 16.11.2017

-
Төркемнәрдәге “ЮХИ” почмагы бәйгесенә 13.11.2017

Безнең балалар бакчасында төркемнәрдәге “ЮХИ” почмаклары арасында бәйге игълан ителгән иде. Ә 30 октябрь көнне аңа нәтиҗә ясалды. Һәр төркем бәйге уңаеннан “ЮХИ” почмакларын үзенчәлекле, мавыктыргыч, пөхтә итеп ясаган. Әлеге почмакларда балалар өчен китаплар да, юл билгеләре дә, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы үзләштерү өчен төрле плакатлар да, кагыйдәләр дә, хәтта лепбуклар да ясалып куелган. Тәрбиячеләрнең тырышлыгы һәряклап күренеп тора.Тавыш бирү нәтиҗәсендә бәйгедә 2 нче “Тәмлүшкәләр” төркеме җиңү яулады, тәрбиячеләре- Бикмуллина Й.Р һәм Фатыхова А.Д.
-
Балалар бакчасында "Көз бәйрәме" 03.11.2017

1,2 нче ноябрь көннәрендә безнең балалар бакчасында "Көз бәйрәме" үткәрелде. Бу бәйрәмдә балалар, тәрбиячеләр генә түгел, әниләр хәтта дәү әниләр дә бик теләп катнаштылар. Һәр төркемдә бу бәйрәм үзенчәлекле, кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Әти-әниләр уеннарда бик теләп катнаштылар. Балалар татар, рус һәм инглиз телендә төрле шигырьләр башкардылар, бәйрәмне җырлар, биюләр белән баетыллар. Бәйрәм ахырынды "Көзге миражлар" күргәзмәсендә катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Утранчылар төркемендә "Көзге бәйрәм" 02.11.2017

Сегодня в средней группе прошел осенний утренник . Вместе с воспитанниками осень встретили Тучка, Солнышко и красавица Осень. Дети исполнили для них песни, танцы, прочитали стихотворения. На прощание Осень угостила ребят своими дарами.
Бүген уртанчылар төркемендә көзге бәйрәм үткәрелде. Балаларны Кояш, Болыт һәм Көз каршы алды. Балалар аларга биеп күрсәттеләр, матур җырлар, шигырләр башкардылар. Саубуллашканда Көз балаларны үзенең сыйлары белән сыйлады.
-
Осенний утренник во 2-й младшей группе 01.11.2017

Сегодня во второй младшей группе прошел осенний утренник, посвященный прекрасному времени года- осени. В гости к ребятам пришли ежик и хозяйка Осень. Дети танцевали, пели песни, рассказывали стихи про осень. Взамен "Осень" ребятик одарила своими дарами, корзину с яблоками. Мероприятие было веселым, ярким, увлекательным. Особую благодарность хочется выразить родителям в организации праздника - подготовку красивых костюмов, заучивание с детьми стихов и песен. Воспитатели: Сибгатуллина Г.Ф. и Хузина Р.Х.
-
Зурлар төркемендә "Көзге бәйрәм" 01.11.2017

Безнең "мәрҗән" балалар бакчасында 4-нче төркем балалары белән көзге бәйрәм үтте. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Алар үзләренең көз турында өйрәнгән шигырләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Хәтта бәйрәм барышында уеннар уйнатылды, бу уеннарда әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар. Көзге бәйрәмебез бик күңелле үтте.










