Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Фән дөньясы" фәнни-гамәли конференциясе 02.03.2024

1 һәм 2 март көннәрендә Казан шәһәре Идел буе районының 24нче мәктәбе базасында XXVIII шәһәр фәнни-гамәли конференциясе узды. Безнең укытучылар һәм укучылар төрле секцияләрдә актив катнаштылар, призлы урыннар яуладылар.
-
"Фән дөньясы' фәнни- гамәли конференциясе 02.03.2024

2 март көнне 5 В сыйныфы укучылары “Фән дөньясы”(“Мир науки”) исемле фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Зиганшина Руфина- 1 урын, Гафуров Мәлик -3 урын (җитәкчеләре Мубаракшина Л.Г.), Хаирова Риана – 2 урын (җитәкчесе Рахимова З.З.) алдылар.Бу укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Есть такая профессия - Родину защищать 01.03.2024

Выбирая вуз Министерства обороны Российской Федерации для получения высшего образования, Вы выбираете широкие возможности для самореализации, достойный уровень жизни, высокий социальный статус.
Вы выбираете профессию офицера, а офицерский корпус - главный стержень Вооруженных Сил России. Нравственные качества, умственные и физические способности, которые Вы приобретете во время учебы, позволят Вам стать ценным специалистом в своем деле и занять достойное место в обществе.
Смотрите тактже информацию в доске объявлений!
-
Каюм Насыйри исемендәге XXII Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе 01.03.2024

1 март көнне гимназия укучылары Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференция (Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясе базасында) эшендә катнаштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 8А сыйныфы укучысы Җәләлиева Азалия (Җитәкчесе: Бикметова Р.И.) - “Әдәбият белеме” секциясендә 1 урын, 11А сыйныфы укучылары Каюмов Камил һәм Гибатова Амалия (Җитәкчесе: Гыйльмиева Г.З.) 1 нче һәм 2 нче урыннар. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен эшләренә югары бәя алулары белән котлыйбыз! Иҗади илһам һәм уңышлар телибез!
-
1 сыйныфлар Әлифба бәйрәмендә 29.02.2024

28 -29 февраль көннәрендә 1 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Юсупова З.Р., Шигабутдинова Л.А., Мубаракшина Л.Г. белән Габдулла Тукай музеенда Әлифба бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә Г.Тукай әкиятләренең геройлары балалар белән уйнады, җырлады, табышмаклар, кроссвордлар чиште. Аннары музей буйлап экскурсия оештырылды. Бәйрәм балаларга бик ошады, истә калырлык булды.
-
Широков исемендәге математика буенча халыкара турнир 28.02.2024

2024 елның 23 февраленнән -25 февраленә кадәр П.А. Широков исемендәге математик уеннарның халыкара турниры узды. Безнең гимназияне 5 а сыйныф укучылары лаеклы тәкъдим иттеләр. Алар Мингалеев М., Кисляков А., Сибгатуллин И., Халиков А. 340 дән артык команда, шул исәптән Кипрны да кертеп, әлеге математик уеннарда катнашты. Казаннан 52 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча укучылар Казанның иң көчле командалары арасында 16 урынны яуладылар һәм аларның укытучылары Гыйльмиева Г.Г. укучыларны математик яктан бик яхшы әзерләгән өчен рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
-
"Әти-гаилә терәге" 24.02.2024

21 нче февраль көнне гимназиябездә , 23 февраль — Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Әти-гаилә терәге" дип аталган тантана булып узды. Әлеге кичәгә укучыларның әтиләре чакырылды.
-
Лихачев исемендәге НПК йомгаклары 22.02.2024

Лихачев исемендәге НПК йомгаклары 9 а сыйныф укучысы Багыровны Лихачев исемендәге шәһәр конференциясенең йомгаклау этабында уңышлы чыгыш белән котлыйбыз. Илдар аның эшенә югары бәя алды һәм II дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
"Балалар бакчасында кунакта" 21.02.2024

21 не февраль Халыкара туган тел көн уңаеннан "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары Алсу Маратовна җитәкчелегендә 24 нче балалар бакчасына бәйрәмгә бардылар.
Бәйрәм чарасы балаларның һәм ата-аналарның чыгышлары белән үрелеп барды. Бергәләп "Туган тел" һәм бакчабызның гимнына әйләнгән "Без - татар балалары" җырын да башкардылар.
Бәйрәмгә кунак булып, Татарстанның халык шагыйре - Ренат Харис килгән иде. Халыкара туган тел көне җылы, ихлас атмосферада үтеп китте. 24 нче балалар бакчасындагы коллективка һәм балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. -
"Халыклар дуслыгы" фестивале 21.02.2024

21 нче февраль көнне Халыкара туган телләр көнендә гимназиябездә "Халыклар дуслыгы" фестивале узды.
Бу чарада гимназиябезнең 2-10 сыйныф укучылары актив катнашты. Халыклар дуслыгы фестивале гимназия тарихында беренче тапкыр гына үткәрелми. Укучылар Идел буе районнарында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын, ризыкларын, музыкасын, җыр-биюен өйрәнеп,укучыларга һәм укытучылар хозурына тәкъдим иттеләр.
Әлеге фестивальгә әзерләнгәндә балалар, сыйныф җитәкчеләре белән бергә ата-аналар да аеруча җанлана. Милли кием табарга, сәхнә бизәргә, милли ризык пешерергә, кайбер очракта бию хәрәкәтләрен өйрәтергә дә булыша. Бергәләп тырышкач нәтиҗәсе дә афәрин диярлек. Фестиваль бик якты һәм истә калырлык булды.




