Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
21 февраль – халыкара туган тел көне /21 февраля - Международный день родного языка! 22.02.2018

21 февраль- Халыкара туган тел көне булу һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Халыклар дуслыгы” ордены иясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинга 80 яшь тулу уңаеннан көнне “Йолдыз” балалар бакчасында кичә булып узды.
21 февраля в детском саду прошло мероприятие посвященное международному Дню родного языкаи 80 летию татарского поэта, прозаика Ф.Яруллина. Воспитатели показали сценку по рассказу Ф.Яруллина “Кояштагы тап”, дети рассказывали стихи, спели песню на башкирском языке, закрепили знания о народах Татарстана.
-
Кечкенәләр катнаш төркемендә физик ял сәгате / Физкультурный досуг в младшей разновозрастной группе 21.02.2018

20 февраль көнне кечкенәләр катнаш төркемендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган физик ял сәгате булып узды. Шөгыльгә Мифтахов Азаматның әтисе – Руслан Галиаскарович кунак булып килде. Ул балаларны Армия сафларында ничек хезмәт итәләр, солдатларның көндәлек режимнары һәм солдат нинди булырга тиеш икәнлеге турында сөйләде. Үзенең фотосурәтләрен күрсәтте. Шул исәптән балалар үзләре солдат була алалармы икәнлекләрен тикшереп карадылар. Төрле уеннарда катнашып, үзләренең батыр, кою, җитезлекләрен күрсәттеләр. Солдат абый балаларны үзенеке кебек медальләр белән бүләкләде.
20 февраля в младшей разновозрастной группе детского сада “Йолдыз” прошёл физкультурный досуг, посвящённый к празднику 23 февраля – день Защитника Отечества. В мероприятие пришёл гость , отец Мифтахова Азамата, Руслан Галиаскарович. Он служил в ракетных войсках нашей Армии. Он рассказал детям как служил, какой режим дня у солдата и какими качествами должен обладать солдат. В свою очередь дети проверили свои способности в разных играх. И за это Руслан Галиаскарович наградил их медалями. -
19.02.2018

14 февраль көнне икенче кече яшьтәгеләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә кызыксыну уяту һәм светофор белән таныштыру максатыннан,тәрбияче Яруллина Алсу Рәфикъ кызы “Светофор нәрсә ул?” дигән ачык белем бирү эшчәнлеге уздырды.
С целью ознакомления детей со светофором, учить понимать значение красного, желтого и зеленого цвета - “глаз” светофора 14 февраля во второй группе раннего возраста состоялся открытый урок на тему «Что такое светофор?».
-
Кечкенәләр катнаш төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча күңел ачу кичәсе булып узды / В младшей разновозрастной группе прошло развлечение по ПДД. 15.02.2018

Юл чатында светофор
Һәр кешене күзәтә.
Юлны аркылы чыгарга,
Юл йөрергә өйрәтә.
14 февраль көнне кечкенәләр катнаш төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча күңел ачу кичәсе булып узды. Балалар Белмәмеш белән берлектә Светофор артыннан сәяхәт иттеләр. Иң беренче балалар башкалабыз Казан шәһәре буйлап нинди транспорт төрләре хәрәкәт иткәнлеген искә төшереп үттеләр. Транспорт төрләрен ныгыту максатыннан “ Парлы рәсемнәр” дидактик уенын уйнадылар. Күңелле көй астында кыршау һәм төсле флаглар ярдәмендә светофор ясадылар. Уен ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар. Һәм бәйрәмне йомгаклап пластилиннан светофорлар әвәләп ясадылар
14 февраля в младшей разновозрастной группе деского сада “Йолдыз” прошла развлекательное мероприятие по изучению правил дорожного движения. Дети вместе с Незнайкой путешествовали за светофором. В первую очередь дети вспомнили виды транспорта и закрепили их играя в дидактическую игру «Найди пару». Потом используя обручи и разноцветные флаги играя подвижную игру”Найди свой цвет” сделала на палу светофора. Закрепили правила дорожного движения. В конце дети слепили из пластилина светофоры.
-
Мәктәпкә экскурсия / Экскурсия в школу (подготовительная группа) 12.02.2018

Эче тулы балалар,
Парталар һәм такталар.
Бик тырышып белем бирә,
Абыйлар һәм апалар.
Балаларда белем алуга омтылыш, укытучы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, балаларны укытучы хезмәте белән таныштыруны дәвам итү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән 9 февральдә мәктәпнең беренче сыйныф бүлмәсен карарга бардык. Балалар анда парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.
Школа – это светлый дом,
Мы учиться будем в нём.
Там научимся писать,
Складывать и умножать.
9 февраля состоялась экскурсия детей подготовительной группы в МБОУ Ямашурминская СОШ. Основной целью данного мероприятия являлось: осуществление преемственности школы и дошкольного учреждения; продолжить знакомство дошкольников с помещениями школы и правилами внутреннего распорядка; вызвать стремление и желание учиться в школе. С детьми была проведена беседа о школе, предоставлена возможность посидеть за партой, где дети почувствовали себя на равных с первоклассниками. Дошкольники увидели в какой форме дети ходят в школу, как прилежно сидят за партой. С радостными впечатлениями и огромным желанием поскорее пойти в школу, дети вернулись в сад.
-
Юл әлифбасы- безнең дустыбыз / Наш друг-дорожная азбука 09.02.2018

8 февраль көнне балалар бакчасында "Юл әлифбасы- безнең дустыбыз" дигән темага тәрбиячеләрнең куст методик берләшмә утырышы булды. Утырышта тәрбияче Гыйлаҗиева Энҗе Рәшит кызы зурлар катнаш төркем балалары белән “Юл билгеләре” дип исемләнгән ачык белем бирү эшчәнлеген уен-КВН формасында , ә уртанчылар катнаш төркемендә тәрбиячеләр Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы һәм Мифтахова Алсу Әдехәм кызы ”Мавыктыргыч сәяхәт” дигән белем бирү эшчәнлеген квест-уен формасында үткәрделәр. Эшчәнлек җырлар, биюләр, хәрәкәтле уеннар, җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды . Үткәрелгән чаралар түгәрәк өстәл артында анализланды, эш тәҗрибәсе буенча һәркем үз фикере белән уртаклашты. Ахырдан Сафиуллина Алсу Рәшит кызы (Биектау районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы начальнигы) юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында видероликлар күрсәтте һәм балаларга уеннар, яктылыкны кире кайтаручы элементлар, тәрбиячеләргә методик ярдәмлекләр таратты.
Профилактика детского дорожного - транспортного травматизма остается приоритетной для общества проблемой, требующей решения на разных уровнях. С целью решения актуальной проблемы 8 февраля в МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" прошло кустовое методическое объединение воспитателей по теме «Наш друг – дорожная азбука»
-
Информационное собрание по вопросам охраны труда 02.02.2018

Система охраны труда и здоровье сбережения служит краеугольным камнем любого производственного процесса, в т. ч. образовательного. Вопросы безопасных условий и охраны труда, сохранение и укрепление здоровья работников были и остаются основными задачами профсоюзов. В связи с этим 02 февраля 2018 года на базе МБДОУ «Ямашурминский д/с «Йолдыз» состоялось Информационное собрание по вопросам охраны труда.
-
Уртанчылар төркемендә уеннар / В средней разновозрастной группе 30.01.2018

Урамда буран, ә без сөйләм сулышы өчен куелган уеннар уйныйбыз.
В средней разновозрастной группе игры на развитие дыхания активно используются в непосредственно образовательной деятельности проводимой воспитателями.
-
Ямаширмә мәдәният йортына экскурсия / Экскурсия в Ямашурминский СДК 30.01.2018

26 нчы гыйнвар көнне уртанчылар һәм зурлар катнаш төркем балалары Ямаширмә мәдәният йортында Галимҗан Гыйльмановның “Шүрәлеләр ни атлы?” дип исемләнгән әсәрен карадылар
Воспитанники средней, старшей разновозрастной группы посетили Ямашурминский СДК..
-
Зурлар катнаш төркемендә Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган интеграл шөгыль үткәрелде / ООД в старшей разновозрастной группе "Путешествие по книгам Г.Зайнашевой" 19.01.2018






