Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Кечкенәләр катнаш төркемендә 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 10.12.2017

8 декабрь көнне “Без - коррупциягә каршы” темасына консультация ясалды һәм күчмә папка куелды.
-
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 10.12.2017

“9 декабрь –коррупциягә халыкара каршы көрәш көн”енә багышланган атналыкта уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркем балалары коррупцияне тормыш шартларында таный белергә, коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белергә өйрәнделәр.
-
Әнием-күз нурым! 30.11.2017

Әниләргә карата кадер-хөрмәт, яратухисләре тәрбияләү, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү йөзеннән беренче кечкенәләр төркемендә 21 нче ноябрь көнне “Әнием-күз нурым “ дигән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмдә балалар тәрбияче һәм килгән кунаклар (Шукбай, Акбай, Матрешка) белән берлектә: “Без яулыклар юабыз”,”Кашыклар бииләр” җырлы-биюләр башкардылар. Бәйрәмгә килгән кунаклар әниләр турында матур шигырьләрен сөйләделәр.
-
Уртанчылар катнаш төркемендә Әниләр көненә багышланган физик ял сәгате / Физкультурный досуг в средней разновозрастной группе ко Дню матери 28.11.2017

Әни- бөек исем, нәрсә җитә әни булырга.... Әни кеше бала өчен үрнәк тә, таяныч та, укытучы, табиб та... менә бездә - уртанчылар катнаш төркемендә- 27 ноябрь көнне Әниләр көне уңаенан бергә күнелле физик ял сәгате уздырдык. Әниләр белән берлектә балалар белемнәрен, җитезлекләрен, фикер йөртү сәлатен, игътибарлыкларын үстереп рәхәтләнеп ял иттеләр. Балалар бердәм команда булу, ярдәм итү кебек хисләрне бик мөһим икәнен аңладылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә Әниләр көне / День Матери в подготовительной группе 28.11.2017

Мәктәпкә әзерлек төркем балалары әниләренә "Әниләр көне" уңаеннан күңелле, эчтәлекле, уен-көлкеле кичә әзерләп 27 ноябрь көнне шул бәйрәмне күрсәтте. Әниләрнең белемнәрен табышмаклар, әкият геройлары хисабыннан "тикшереп" җитезлекләрен үстереп, үз шөгыльләре белән куандырып балалар әниләрне ял иттерде. Шигъри юллар, татар һәм рус телендә җырлар әниләргә бик ошады, ә бергә уйнау икеләтә кәефне күтәрде.
-
Уртанчылар катнаш төркеме юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә 28.11.2017

Уртанчылар катнаш төркем балалары тәрбиче Мифтахова Алсу Әдхәм кызы белән белән балалар бакчасы урнашкан урамга сәяхәт ясадылар. Сәяхәт дәвамында балалар транспорт төрләре турында белемнәрен, юл йөрү кагыйдаләрен ныгыттылар.
-
Әниләр көне белән! / С днем матери! 26.11.2017

Кадерле әниләрне
Яратабыз, тыңлыйбыз.
Исәнлек һәм саулык теләп
Бәйрәм белән котлыйбыз .
Син әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә .
-
Кечкенәләр катнаш төркеме балалары “Әниләр бәйрәмен” билгеләп үттеләр 21.11.2017

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә -Әни, димәк!
-
Курчак театры бездә кунакта/ У нас в гостях кукольный театр 16.11.2017

Казан курчак театрының "Аю балаларының маҗаралары"спектаклен карап, балаларыбызга экологик белемнәрен ныгыттылар.
Посмотрев кукольный театр "Приключение медвежат" дети закрепили экологические знания.
-
Уртанчылар , зурлар катнаш төркемендә “12 ноябрь – песнәкләр көне “ акциясе. / Акция «Синичкин день в средней, старшей, подготовительной группе» 10.11.2017

12 нче ноябрь - песнәкләр көне уңаеннан уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "кошларга ярдәм кулы сузыйк" дигән акция астында җимлекләр элдек. Режим вакытында кошлар турында видеоязмалар каралып, шигырьләр, табышмаклар укыдык, саф һавада “Кошлар һәм читлек”, “Чыпчыклар һәм мәче” хәрәкәтле уеннары уйналды. Көн ахырында оригами кулланып песнәк ясадык.
Синичкин день очень заинтересовал детей средней, старшей, подготовительных групп. В этот день воспитатели беседовали о зимующих птицах, о роли человека в жизни зимующих птиц, наблюдали за синицами на улице. Вместе с детьми рассматривали иллюстрации, слайды с зимующими птицами, читали стихи, рассказы, загадывали загадки, на прогулке играли в игры . Сделали подарки для птиц - повесили кормушки на участке и будем подкармливать их на протяжении долгой зимы. В завершении дня сделали синицу в технике оригами.





