Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 79 учеников + 27 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Биектау йолдызлары” 28.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында чаралар дәвам итә. “Биектау йолдызлары” дип аталган чираттагы чарада районыбызда туып-үскән күренекле шәхесләребез турында белгәннәрне тулыландырдык. Х.Вахит, Л.Сабирова, Ф.Гарипова, М.Мәхмүдов, Р.Корбан, С.Шәмси, З.Хөснияр, А.Гыймадиевларның тормышлары һәм иҗатларына күзәтү ясалды.
-
Өмә 25.04.2015

Бүген мәктәптә шимбә өмәсе үткәрдек. Укучылар һәм укытучылар мәктәпнең әйләнә-тирәсен чистарттылар, тырмаладылар, чүпләрне җыеп түктеләр. Мәктәбебез матурланып, читарып калды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
24.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 6 нчы сыйныф укучылары Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек” әсәрен сәхнәләштерделәр. Сыйныф җитәкчеләре Зарипова Г.М. һәм укучыларга зур уңышлар телибез.
-
ЮИД 23.04.2015

Безнең укучыларыбыз “Безопасное колесо” ярышында катнашып 5 нче урын яуладылар һәм кыйммәтле призлар белән, грамота белән бүләкләнделәр.
-
Очрашу 22.04.2015

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасының халык артисты Наилә Гәрәева белән очрашу булды. Очрашуда районыбыз мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Наилә Гәрәева әсәрләрдән өзекләр укыды, театр сәнгате үсеше белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Очрашудан алган рухи җылылык күңелләребездә әле озак сакланыр.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә...
22.04.2015
Мәдәният һәм сәнгать университеты студенткасы, безнең укучыбыз Чулпан Мортазина 8-10 нчы сыйныф укучылары белән диплом спектакле хәзерләде. Яшь артистлар тамашачыларга Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәрен тәкъдим иттеләр. Уңышлы премьера белән котлыйбыз!
-
Бездә кунакта – “Күчтәнәч” тапшыруы 21.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгының икенче көнендә үткәрелгән “Күчтәнәч” тапшыруы яңа форматта үтте. Тапшыруның алып баручылары Ләйсән апа һәм Йомшаккай белән Акбай янына кунакка бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар конкурсы дипломантлары - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Муллахмәт кызы, 10 нчы сыйныф укучылары Флүзә һәм Гөлнара чакырылган иде. Алар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. “Күчтәнәч” тапшыруы күчтәнәчкә татарча мультфильм тәкъдим итте. Бик күңелле булды.
-
Атналык
20.04.2015
Бүген мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте. Атналык ачылышында башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, 11 нче сыйныф укучылары “Яшьләр тукталышы” проектын тәкъдим иттеләр. Проект “Мин татарча сөйләшәм!” темасына багышланды. Укучыларның һәм укытучыларның чыгышлары тыңланды.
-
Туган көнең белән, БИЕКТАУ! 17.04.2015

Үзенең 80 яшьлек бәйрәмен зур үзгәрешләре, төзелешләре, яңа проектлары белән каршылый районыбыз. Соңгы елларда матурлыгы, чисталыгы, төзеклеге белән һәркемне сокландыра ул. Киләчәктә дә Биектау гөрләсен, чәчәк атсын өчен, без, район кешеләре, үзебезнең бөтен көчебезне куеп, хезмәт итәрбез. Татарстанга гына түгел, илгә, дөньяга танылган шәхесләр биргән төбәгебезнең даны мәңгелек булсын!
Бәйрәм белән, райондашлар!
-
Международная научная конференция 17.04.2015

Учащиеся нашей школы участвовали на Международной научной конференции студентов, аспирантов и учащейся молодёжи, посвящённой 85 летию зоотехнического образования в Казанской государственной академии ветеринарной медицины имени Н.Э.Баумана.






