Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 79 учеников + 27 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Тыл ветераннарына ярдәм итү 17.04.2017

Изгелеклелек һәм мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында бүген волонтёрлар тыл ветераннарына ярдәм иттеләр.
-
Кошлар – безнең дусларыбыз 13.04.2017

Экология елы кысаларында, бүген мәктәптә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган КВН - кичәне башлангыч сыйныф укытучысы Фәттахова Ә.Г. үткәрде.Укучылар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, белемнәрен сынадылар. Кичә укучылар өчен бик файдалы һәм күңелле булды.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бүген мәктәптә 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан күп чаралар үткәрелде. Укучыларга тәрбия сәгатендә Ю.А.Гагарин, А.А. Леонов, В. Терешкова турында видеороликлар күрсәтелде. Соңыннан "Минем космик героем" темасына 7 нче сыйныф укучылары акция үткәрде. 1-11 нче сыйныф укучылары космик ракета модельләрен төзеделәр, викторина сорауларына, анаграмма һәм йолдызлы алфавит сорауларына да дөрес җавапны тиз таптылар.
-
Акция «Будь готов! Скажи, нет!» 07.04.2017

Воспитанники отряда объединения «Заря и волонтеры провели акцию «Будь готов! Скажи, нет!» В рамках акции ребята организовали флеш-моб.
-
Эзтабарларга кабул итү 07.04.2017

Бүген 1 нче сыйныф укучыларын Эзтабарларга кабул иттек. Укучылар иптәшләре алдында тантаналы вәгъдә бирделәр. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Акция “Без туберкулёзга каршы! Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” 07.04.2017

Бүген укучыларыбыз “Без туберкулёзга каршы! Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” дип аталган акция уздырдылар.
-
ДЙА хәзерлек 07.04.2017

ДЙА хәзерлек максатыннан, 9,11 нче сыйныф укучылары белән сынап карау тестлары үткәрә башладык.
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 06.04.2017

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрдек. Көн тәртибендә 3 нче чирек нәтиҗәләре, ДЙА хәзерлек мәсьәләре, ВПР турында каралды. Шулай ук ата-аналар бүгенге көннең кадагында булган терроризм, суицид, интернетның зыяны турында да өстәмә мәгълүмат алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 03.04.2017

9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар ОГЭ нәтиҗәләре белән таныштырылды. Һәр укытучы үз фәненнән укучыларның өлгереше турында сөйләде.
-
Бездә кунакта – Маликовлар гаиләсе 01.04.2017

Бүген бездә Гүзәл Маликова уллары Муса һәм Гаисә белән матур концерт күрсәттеләр.






