Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 79 учеников + 26 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!!! 01.05.2017

Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Котлыйбыз!
30.04.2017
1 Май бәйрәме уңаеннан оештырылган эстафетада укучыларыбыз 3 нче урын яулады.
-
Бөтенроссия өмә көне 29.04.2017

Бүген, Бөтенроссия өмә көнендә, мәктәбебез әйләнә-тирәсен чистарттык. Укучылар да, укытучылар да бик тырышып эшләдек.
-
Котлыйбыз!
28.04.2017
Ямаширмә мәктәбендә узган милли көрәш буенча ярышларда безнең укучыбыз Рәфил 2 нче урын алды. Яшь көрәшчегә уңышлар телибез.
-
Экология белән безнең һәрберебезнең язмышы бәйләнгән. 28.04.2017

Укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан география укытучысы Ганиев А. А. тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.
-
Тукай – якты йолдыз бүген дә 26.04.2017

Бөек шагыйребезнең 131 еллык туган көне уңаеннан, бүген мәктәптә “Без – Тукай оныклары” дип аталган кичә үтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Сафиуллина Ф.Б. шагыйрьнең тормыш юлын кабат хәтерләрдә яңартты. Укучылар Тукай шигырьләрен укыдылар, сәхнәләштерделәр; аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Кичәгә кунак булып “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Шакирова Г.Ш., Мәмдәл мәдәният йорты директоры Сираҗиева Г., Юртыш авылы китапханәчесе Ибраһимова Ф.Ә. килде. Алар да үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр. Кичә бик күңелле үтте.
-
Котлыйбыз!!! 26.04.2017

Бүген район мәдәният йортында, Туган тел көне кысаларында, язучы Р.Корбан исемендәге әдәби конкурс нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Безнең укучыбыз Вахитова Илүзә “Үкенү” хикәясе белән 3 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. 4 нче сыйныф укучысы Рәнил Рәхмәт хатына ия булды. Укучыларны котлыйбыз!!!
- Информационный видеоролик Фонда Растроповича-Вишневской «Я привит» 24.04.2017
-
Җир көне. 22.04.2017

Бездә бүген Җир көне. Шул уңайдан мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре, рәсем конкурсы, экологик дәресләр үтте.
-
“Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган тамчы-шоу 18.04.2017

Бүген мәктәптә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган тамчы-шоу булды. Бәйгедә 7 һәм 8 сыйныф укучылары ярышты.






