муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Мәктәптә "Әниләр көне" нә багышланган бәйрәм кичәсе булды. 28.11.2016

Бүген безнең мәктәптә 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында бик матур бәйрәм кичәсе булып узды. Укучылар әниләргә үзләренеәң матур чыгышларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Әниләр дә балаларны үзләренең мәктәп елларында булган күңелле вакыйгалар белән таныштырдылар. Бәйрәм бик күңелле булды. Укучылар белән шундый эчтәлекле кичә оештырганнары өчен сыйныф җитәкчеләре Абдрахманова Гүзәл Илдар кызына һәм Насыйбуллина Энҗе Фаукат кызына мәктәп дирекциясе зур рәхмәт белдерә һәм эшләрендә уңышлар тели.
-
Укучылар клуб бинасында "Әниләр көне"нә багышланган концертта катнаштылар. 26.11.2016

Безнең мәктәп укучылары авыл күләмендә оештырылган бер генә мәдәни чарада да катнашмый калмыйлар. 26 ноябрь көнне "Әниләр көне"нә багышланган бик эчтәлекле концертта бик теләп катнаштылар. 6 сыйныф укучысы Газизова Гөлназ, 7 сыйныф укучысы Вәлиева Тансылу җырладылар, 2 сыйныф кызлары Гималиева Алия белән Насыйбуллина Ралинә, 7 сыйныф укучысы Насыйбуллина Лиана биеделәр. 5 сыйныф укучылары Зәбиров Рәзил, Зәбиров Рузәл, Гимадиева Алинә һәм Зарипова Инзиләләр тамашачылар алдында "Каз канаты" биюен башкардылар.
-
Спорт залыбызга ремонт ясалып бетте. 25.11.2016

Укучылар спорт залының ремонтланып бетүен зур түземсезлек белән көттеләр. Узган уку елында башланган ремонт укытучылар, хезмәткәрләр көче белән ниһаять тәмамланды. Инде укучылар физкультура дәресләрен матур итеп буялган, рәсемнәр белән бизәлгән, якты, чиста залда укыячаклар.
Ремонт эшендә катнашкан барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә мәктәп дирекциясе зур рәхмәт белдерә.
-
Суган уңышын җыябыз 15.11.2016

Мәктәптә яшел суган уңышы өлгерде. Суган кыякларын җыеп бетерүгә яңаларын утыртачакбыз.
-
Бүген барлык укытучылар БДИ тапшыралар 03.11.2016

Бүген безнең районның барлык укытучылары БДИ тапшыралар.
-
Математикадан ОГЭ бирәләр 02.11.2016

Бүген районның барлык 9 нчы сыйныф укучылары Биектауның 3 нче номерлы мәктәбендә математикадан ОГЭ эшләре эшлиләр. Бу чын имтиханга әзерләнү , үзләрен сынап карау, балаларның белемнәрен тикшерү өчен оештырылган имтихан.
-
Укучылар рус теленнән әзерлек имтиханы тапшырдылар 01.11.2016

Бүген бөтен районның 9 нчы сыйныф укучылары, Биектауның 3 нче номерлы мәктәбендә рус теленнән ОГЭ эшләре эшләделәр. Имтиханның ничек булачагын ,узенне ничек тотарга, вакытны ничек буләргә өйрәнү өчен бу бик әһәмиятле.
-
1 нче уку чиреге йомгакланды 29.10.2016

28 нче октябрь көнне үткәрелгән ата-аналар җыелышында мәктәп завучы укучыларның 1 нче уку чиреген ничек тәмамалаулары белән ата-аналарны таныштырды. Яхшы укучыларның ата-аналарына рәхмәт белдерелде, ә авыр укучыларның ата-аналарына балаларга күбрәк игътибар бирергә, дәрескә хәзерләнүләрен гел тикшереп торырга киңәш ителде.
-
Единый урок безопасности в сети Интернет 29.10.2016

Сегодня в нашей школе проводился Единый урок безопасности в сети Интернет. В мероприятии участвовали учащиеся, родители и гости. После просмотра видеофильма и презентаций о безопасном поведении в сети Интернет , о правилах безопасности обсуждали и привели примеры из жизни.
Урок был интересным и полезным.
-
Яшел кыяк өчен суган утыртылды 28.10.2016

Яшел суган кыяклырын без кыш көнендә дә үстерәбез. Укучылар көче белән, быел да, яшел кыяк өчен тартмаларга суган утыртылды. Витаминлы азык аш-су әзергәгәндә кулланыла, артыгын теләгән кеше сатып ала.









