муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Фестиваль ГТО 16.01.2016

Бүген мәктәптә ГТО нормаларын тапшыру буенча фестиваль булып узды. Бу фестивальдә 35 укучы катнашты. Турникта тартылу, отжимание, чаңгыда йөгерү кебек спорт төрләре буенча укучылар һәм мәктәп коллективы үзләрен сынадылар
-
Укучылар авыл уртасындагы һәйкәлне ел әйләнәсе карап торалар 15.01.2016

Бөек Ватан сугышында һаләк булганнар истәлегенә куелган обелиск-һәйкәл әйләнәсен безнең мәктәп укучылары ел әйләнәсе даими чүп-чардан, кардан чистартып торалар.
-
Мәктәп тракторы үз эшен эшли. 15.01.2016

Мәктәп тракторы тик тормый. Мәктәп ишек алдын, капка төбен, каток әйләнәсен кардан чистарту эшен трактор бик җиңел башкара. Чишмә юлын, клуб, кибет, идарә тирәләрен дә ялт иттереп эттереп куя.
Кар күп яуган вакытта урамнарны да чистарта. Авыл халкы мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Абдулхак улына бик РӘХМӘТле.Чөнки штурвал артында ул үзе.
-
Укучылар "Чишмәкәй" балалар бакчасына ярдәм итәргә дә өлгерәләр 15.01.2016

"Чишмәкәй" балалар бакчасы капка төбен һәм керү юлларын укучылар "Эһ!" дигәнче кардан чистартып алалар. Алар моның өчен бакча хезмәткәрләреннән "РӘХМӘТ" сүзләре ишетәләр.
-
Сугыш ветераны Җиһаншин Әдһәм абыйга ярдәм 14.01.2016

Укучылар сугыш ветераны Җиһаншин Әдһәм абыйнын капка төбен һәм ишек алдын кардан чистартырттылар.
-
Иске Яна ел каршылау 12.01.2016

Укучылар иске Яна елны каршы алу көнен бик күңелле билгеләп үттеләр.
-
Каток гөрләп эшли 08.01.2016

Кышкы каникул көннәрендә мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре катокны шома , тигез итеп катырдылар. Көндез кечкенә балалар тимераякта шусалар, кич белән авыл яшьләре шау-гөр килеп хоккей уйнадылар. 4 баганадагы прожектордандан төшкән яктылык астында бик күңелле итеп уйныйлар.
Мәктәп дирекциясе авыл яшьләренә зур рәхмәтен белдерә!
-
Мәктәптә түгәрәкләр эшли
06.01.2016
Каникул булуга карамастан укучылар мәктәпкә түгәрәкләргә киләләр. Бүген "Яшь программист" түгәрәге үтә.
-
"Гаилә- дәүләт нигезе" конкурсының мәктәп туры 04.01.2016

Ноябрь аенда игълан ителгән "Гаилә- дәүләт нигезе" конкурсы безнең мәктәптә гыйнвар башында,кышкы каникул көннәрендә үтте. Иң-иң алдынгы гаиләләр урынын ике гаилә бүлеште. Кемнәр алар? Алар: Насыйбуллиннар һәм Хәсәновлар гаиләләре. Зона турына кем барыр? Зона туры 5 нче февральдә үтәчәк.
Конкурста катнашкан барлык гаиләләргә зур рәхмәт белдерәбез!
Алда ярышачак гаиләләргә уңышлар телибез!
-
"Гаилә-дәүләт нигезе" конкурсында Хәсәновлар гаиләсе актив катнашты 04.01.2016

Хәсәновлар гаиләсе конкурста алдынгы дип табылды. Гаилә башлыгы Хәсәнов Илфат шәхси эшмәкәр,Хәсәнова Гүзәл мәктәбебезнең беренче категорияле математика һәм физика укытучысы,уллары Ринат 9 нчы сыйныфта белем ала.
Бу гаиләне котлыйбыз!Тормышларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез!









