муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников/107 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Рәсем күргәзмәсе 23.11.2021

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Минем әни» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Балалар матур рәсемнәр ясадылар һәм үзләренең яраткан әниләрен рәсемгә төшерделәр.
-
Семинарда катнаштык 19.11.2021

19 ноябрь көнне Иске Җөри балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик тәрбия һәм традицион кыйммәтләрне формалаштыру» темасына район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды. Семинарда безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары катнашты.
-
Әкият һәм ком терапиясе 16.11.2021

Бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы ZOOM платформасы аша районның база балалар бакчалары өчен«Әкият терапиясе һәм ком терапиясе-балаларда коммуникатив күнекмәләрне үстерүнең нәтиҗәле ысуллары» дигән темага семинар-практикум үткәрде.
-
УВАЖАЕМЫЕ РОДИТЕЛИ! 11.11.2021

Сервис приема заявлений и проверки статуса заявлений на прием в дошкольные образовательные организации через Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан временно приостановлен. Проверить статус ранее поданного заявления Вы можете через Единый портал государственных и муниципальных услуг Российской Федерации, (https://www.gosuslugi.ru/10909).
-
Бөтенроссия экологик дәресе 11.11.2021

Бүген өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән тәрбиячеләр "Бөтенроссия экологик дәресе" кысаларында дәрес үткәределәр, анда балалар чүп-чарны аерым җыю турында видеоматериал белән таныштылар.
-
«Экологлар – яшь табигать сакчылары» Бөтенроссия дәресләре 09.11.2021

«Экологлар – яшь табигать сакчылары» Бөтенроссия дәресләре ел саен үткәрелә. Быел чара 8 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр узачак.
-
Агач утырту 03.11.2021

Агач утырту өмәләрендә, яшелләндерү акцияләрендә оешмабыз белән даими катнашабыз.
-
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 02.11.2021

Бүген 02 ноябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан күңелле чара булып узды. Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта. Бу юлы да өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә йөрүче малайлар һәм кызлар, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенеп, матур биюләр, җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләре 29.10.2021

2021 нче елның 28 нче октябрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында уртача яшьтәге балалар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция капитаны Назиров Р.Х., «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. очрашуы булып узды. Тәрбияче Г. Р. Мингазова, музыка җитәкчесе Р. К. Сафина балаларга уен формасында юл куркынычсызлыгы турында төп белемнәрен ныгыттылар, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, юл йөрү өлешендә игътибарлы булырга өйрәттеләр.
-
Янгын куркынычы буенча әңгәмәләр 26.10.2021

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр белән тәрбиячеләр көзге каникуллар алдыннан көнкүрештә янгын куркынычы булган үз-үзеңне тоту мәсьәләсе буенча әңгәмәләр үткәрделәр.







