муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников/107 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
“Нәүрүз” бәйрәме 22.03.2018

22 март көнне 3нче номерлы балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме уздырылды. Борынгыларның төрле йолаларын сакларга тырышып олысы-кечесе бик тырышып хәзерләнгән иде. Әкият геройлары балаларга төрле конкурслар, табышмаклар, җыр-бию аша бәйрәмнең тагында күңеллеген күрсәттеләр. Барысы да кайнар коймак, чәй белән сыйландылар. Барлык йолаларны үтәгәч кыш белән яз шактый “тарткалашкач”, кыш җиңелергә мәҗбүр булды.
-
Ләлә чәчәге 20.03.2018

Бүген 3нче балалар бакчасында уртанчы төркем балалары татар халкының милли киемнәрдәге бизәкләре белән таныштыру максатыннан, татар халкының мили бизәге «Ләлә чәчәге» белән таныштылар һәм күмәкләшеп рәсем ясадылар.
-
Үзәк балалар китапханәсендә 19.03.2018

16 март көнне үзәк балалар китапханәнең уку залы 3нче балалар бакчасы, зурлар төркеме балалары өчен әдәби күргәзмәгә әйләнде. Балалар очрашу дәвамында Рәсәй Федерациясенең Дәүләт гимның сүзләре авторы Сергей Михалковның, балалар өчен язылган әсәрләре һәм шигырьләре белән таныштылар. Авторның тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде, язучының әти-әниләр үскәннән бирле яратып укылган әсәрләре тыңланды: «Дядя Стёпа», «Хрустальная ваза», «Прививка», «Тридцать шесть и пять». Эчтәлекле күргәзмә оештырган өчен үзәк балалар китапханәнең мөдиренә Закирова Л.М.га үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кошлар турында 13.03.2018

Бүген 13 март көнне 3нче балалар бакчасында, саф һавада йөрү вакытында тәрбияче Мингазова Г.Р. мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары өчен, кошлар турында әңгәмә уздырды. Танып белү эшчәнлеге күчмә һәм кышлаучы кошлар турында балаларның белемнәрен баету, гомумиләштерү, алар турында кайгырту, аларны саклау, ярату хисләре тәрбияләү, үз-үзеңне табигать кочагында дөрес тотарга кирәклеге турында кагыйдәләр аша ныгыту, сөйләм телен үстерү өстендә эш, милли-региональ компонентлар кулланнып алып барылды.
-
8 март- бәйрәм иртәләре 06.03.2018

Бүген Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасында “8- март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре башланып китте.
-
Әниләргә бүләк 02.03.2018

Бакчабызда 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләргә, әбиләргә, апаларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү буенча әңгәмәләр оештырыла, өлкәннәргә карата игътибарлыкларын арттыру өстендә эш алып барыла. Тәрбияви чаралар белән беррәтән 8 март бәйрәменә әзерлек бара. Әниләргә бүләкләр ясала.
-
Математика шөгыльләре 28.02.2018

Балаларга акыл тәрбиясе бирүдә, интеллектларын үстерүдә математика зур роль уйный.
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018

22 февраль көнне 3нче номерлы балалар бакчасында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышы уздырылды.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2018

Халыкара Туган тел көне- 21 февраль. 3нче номерлы балалар бакчасында бу көнне зурлар , мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре, балалар белән берлектә “Туган тел- иң якын тел” дип исемләнгән матур бәйрәм үткәрделәр.
-
Иң яхшы педагог-психолог 20.02.2018

19 февраль көнне Балтач районында “Иң яхшы тәрбия һәм өстәмә белем бирү хезмәткәре” дип исемләнгән республика күләм һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды.







