Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
" Ярдәмгә ашык" акциясе кысаларында ярминкә узды 06.05.2016

5 нче май көнне гимназия ишегалдында "Ярдәмгә ашык! " дигән акция кысаларында ярминкә узды. Бу чарада барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Укучыларның үз куллары белән ясаган кул эшләре бик күп иде.
Ярминкә 149 нчы лицейның 5 нче В сыйныфы укучысы Зарипов Камальга ярдәм итү йөзенән үткәрелде ( Камаль фаҗигага юлыккан иде һәм аңа катлаулы операция көтелә). Гимназия укучылары зур горурлык хисе белән ярдәмгә ашыктылар.
-
" Алиш эзләреннән" исемле II төбәкара конференциясен йомгаклау тантанасы 30.04.2016

29.04.2016 гимназиядә ”Алиш эзләреннән” исемле төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау тантанасы узды. Быел ул икенче тапкыр уздырыла.
<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 14pt;="" text-align:="" justify;"=""> Каләм тибрәтүче, Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынучы, янәшәдә яшәүче батырларны барлаучы, эзләнүче, иҗатка тартылучы, ә иң мөһиме, туган телдә иҗат итүче, аны камил белүче балаларның артуы, әлбәттә, куандыра. Быел 1 меңгә якын эш кабул ителде. Иң актив катнашкан укучылар Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга,Актаныш, Казан шәһәрләреннән һәм Арча, Саба,Әлки,Теләче, Югары Ослан, Әтнә районнарынна булды. “Әкиятләрдән олы тормышка” һәм “ Шиърият бакчасында” исемле секцияләргә укучыларыбыз бик күп иҗат җимешләрен җибәргәннәр. “Алиш эзләреннән” секциясенә дә бик күп язмалар кабул ителде.Укучыларыбыз язучы турында кызыклы мәгълүматлар тапканнар, эзләнүләр үткәргәннәр. Абдулла Алиш премиясенә лаек булган язучыларыбызның иҗатына да мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел.
-
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан сораштыру 27.04.2016

Татарстан Республикасының Кабинетлар Министрлыгы Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан халык арасында сораштыру уздыра.( Сораулар беркетелде).
Барыгызны да сораштыруларда катнашырга чакырабыз!
-
Санкт-Петербургта узган фәнни-инновацион конференциясе җиңүчеләрен котлыйбыз! 21.04.2016

14.04-18.04.2016 көннәрендә Санкт –Петербургта узган “Открой в себе ученого-Үзеңдә галимне ач ” III Бөтенроссия фәнни-инновацион конференциясендә катнашып, укучыларыбыз яхшы нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар:
Бариев Эмиль,11 нче сыйныф - 1 урын
Мансуров Әмир, 11 нче сыйныф - 2 урын
Гайнуллин Наиль,8 Б сыйныф - 2 урын
Ильясов Илһам ,11 нче сыйныф - 3 урын
Садриев Рамис,11 нче сыйныф - 3 урын .
-
" Куркынычсыз тәгәрмәч" шәһәр бәйгесе 21.04.2016

20 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучыларыннан торган команда " Куркынычсыз тәгәрмәч" шәһәр бәйгесендә катнашып, " Иҗади бәйге" номинациясендә призлы урын яулап кайттылар. Без ихлас күңеләдән гимназия данын яклаучы түбәндәге укучыларны һәм җитәкчеләре Айсина Наиля Мөхәммәд кызын тәбрик итәбез:
Мортазин Мөхәммәд,3 А сыйныфы укучысы
Хәбибуллин Вильдан, 3 А сыйныфы укучысы
Алеева Элина,4 нче В сыйныфы укучысы
Әхтәмова Айлинә, 4 в сыйныфы укучысы
- " Алиш эзләреннән"," Әдәбиятта батырлык темасы" секцияләрендә Сертификатка ия булучылар исемлеге 20.04.2016
-
РФ ның Кошларны саклау Оешмасының Грамотасы
20.04.2016
Гимназия укучылары ЮНЕСКО Мәктәпләре ассоцияциясе проектларында катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
13 нче апрельдә гимназия коллективы табигатьне саклау буенча шәһәр бәйгесендә катнашып III урынга лаек булды һәм РФ ның Кошларны саклау Оешмасының Грамотасы белән бүләкләнде.
- "Алиш эзләреннән" ФГК сертификатка ия укучылар исемлеге 20.04.2016
- Результаты НПК "Алиш эзләреннән" секция "Әдәбиятта батырлык" 19.04.2016
- 3 секция "Әдәбиятта батырлык" 19.04.2016










