Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
" Изгелек" ярминкәсе узды 09.09.2016

8 сентябрь көнне гимназиядә " Изгелек атнасы" уңаеннан ярминкә узды. Ярминкәдә укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә актив катнашты. Һәр сыйныф ярыша-ярыша кул эшләрен, төрле тәм-томнар саттылар.Гимназия укучылары җыелган акчаларны гимназиядә укый торган мохтаҗ гаиләләргә тараттылар. Бер укучыбызның август аенда йортлары янган булган, икенче укучыбызның сәламәтлегенә зыян килгән. Аларның гаиләләре ярдәмгә мохтаҗ булганга, җыелган акчаларны укучылар шул гаиләләргә тапшырдылар.
Укучылар, һәрвакытта күбрәк изге гамәлләр, игелекле эшләр кылырга ашыгыгыз!
-
Гомуммәктәп ата-аналар җыелышы 09.09.2016

Хөрмәтле, әти-әниләр!
9 нчы сентябрь көнне сәгать 17. 00 зур актлар залында гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узачак.
Көн тәртибендә:
1. Укучыларның сәламләве.
2. 2015-2016 нчы уку елына нәтиҗәләр. Яңа уку елына план һәм куелган бурычлар: проблема һәм перспективалар.
3.Куркынычсызлык кагыйдәләре, антитеррор һәм ата-аналардан акча җыюны тыйган инструктив хатлар, боерыклар белән танышу.
4. Гимназия Уставының таләпләре.
5.Гимназиянең эчке эшчәнлек тәртибе белән танышу.
6. Дәреслекләр белән тәэмин ителү.
7.Төрлесеннән.
-
" Изгелек атнасы" уңаеннан бездә кунак 06.09.2016

6 сентябрь көнне " Изгелек атнасы" уңаеннан гимназиягә Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан Нурия Миннәхмәт кызы Хәшимова килеп, укучылар белән очрашу үткәрде. Нурия Миннәхмәтовна танылган хәйрияче Әсгать Галимҗановның игелекле гамәлләрен искә төшереп, балаларны күбрәк изгелек эшләргә чакырды, сораулар ярдәмендә укучылар белән җылы әңгәмә урнаштырды. Нурия Хашимова чыгышы ахырында истәлекле бүләкләр таратып, гимназия укучылары белән фотога төште.Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы узды.
-
"Изгелек атнасы"на старт бирелде 05.09.2016

5 сентябрь көнне гимназиядә " Изгелек атнасы" на старт бирелде. Чарада академик, профессор, Россиянең мәгариф отличнигы, дәреслекләр авторы, КФУ ның кафедра мөдире Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, КФУ ның доценты Садриева Рәисә Әфтах кызы катнаштылар. Алар укучыларыбызны изге гамәлләр кылырга, тәртипле,олылырга игътибарлы булырга өндәделәр.
Изгелек атнасында кылган игелекле гамәлләрне һәр сыйныф Изгелек тартмасына салып барачак. Гимназия укучылары яхшы эшләрне, изге гамәлләрне бер атнада гына түгел, ә ел дәверендә алып барырга сүз бирделәр. Һәр сыйныф Изгелек атнасын билгеле бер шигарь астында уздырачак.
-
Россиянең МЧС хезмәткәрләре белән очрашу 02.09.2016

1 нче сентябрь көнне Россиянең МЧС хезмәткәрләре гимназия укучылары белән куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәрес үткәрделәр.Укучылар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Эвакуация дә уңышлы гына тәмамланды.
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме! 01.09.2016

Быел көн болытлы һәм яңгырлы булуга карамастан, Белем бәйрәме бик матур һәм күңелле узды.Чарада Дәүләт Советы депутаты Шафигуллин Л.Н. ышанычлы вәкиле " Таттелеком" хезмәткәре Кузнецова Ольга Анатольевна, МЧС хезмәткәрләре катнашты.1 нче сыйныфка быел барлыгы 90 укучы кабул ителде. 2016-2017 нче уку елында гимназиядә 686 бала татар телендә белем һәм милли тәрбия алачак.
Укучылар! Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә яңа Уку елында яңа уңышлар телибез. Һәрвакыт алга,яңа үрләргә омтылыгыз. Кызыклы һәм мавыктыргыч Белем дөньясына рәхим итегез! Хәерле сәгатьтә!
-
Регионнар белән хезмәттәшлек 01.09.2016

2016 нчы елның 23 нче августында Халыклар дуслыгы йортында Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторларының, милли мәгариф оешмалары җитәкчеләренең " Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: аның торышы,проблемалары, перспективалары" тема астында узган семинар-киңәшмәдә Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Арсланова Рәхимә Минвәли кызы Төмән өлкәсенең Чыкчы урта мәктәбе директоры Кәримова Гөлнара Ниазмөхәммәт кызы милли белем бирү йортлары арасындагы хезмәттәшлекне имзалар белән ныгыттылар.
Бу хезмәттәшлек дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын иде дигән теләктә калып, уңышлар телибез!
-
Җәлилчеләрне искә алу тантанасы 01.09.2016

1944 нчы елның 25 нче августында фашист гильотинасы астында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең гомере өзелде. Ел да Муса Җәлил һәйкәле янында герой-шагыйрьне, язучы А.Алишны һәм аларның көрәштәшләрен искә алу тантанасы уза.
Быел бу чарада гимназия укытучылары һәм укучылары да катнашты.Тантанада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Абдулла Алишның туганнары да бар иде.Искә алу кичәсе һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
-
У нас в гостях сотрудники МЧС 29.06.2016

В связи с участившимися случаями на водоемах 29 июня в в пришкольный лагерь" Тылсым иле" были приглашены сотрудники МЧС. Они рассказали о правилах поведения и мерах безопасности на водоемах и провели практическое занятие с детьми.
-
" Тылсым иле" мәктәп яны лагеренә ТВ килде 22.06.2016

21.06. 2016 " Тылсым иле" мәктәп яны лагеренә ТНВ каналы хезмәткәрләре килеп төште. Аларны балаларыбызның җәйге ялы кызыксындырган икән. Бу көнне укучылар 6 төрле " Күңелле аланда" төрле бәйге-чараларда катнаштылар, кул эшләренә өйрәнделәр,спорт аланында ярыштылар, гомумән, вакытларын файдалы, кызыклы һәм күңелле итеп үткәрделәр. Тулырак бу көннең ничек үткәнен ТНВ каналының " Мәктәп" тапшыруында август аенда карап булачак.










