Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул.Школьная, д.55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-40 |
| E-Mail: | Romashka.Sharl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шарлиареминский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Хадиева Гульнора Камилжановна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 4 воспитанника (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы 16.04.2026

Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы оештырылды. Кояш көннән-көн югарырак җылыта, көннәр озыная . Балалар бакчасында тәрәзә төбендә кечкенә генә бакча ясау бик күңелле эш, аеруча кыш яки яз айларында. Табигатьнең яңа бүләкләрен татып кына калмыйча, аның төсләренә, яшеллегенә дә сокланасы килә. Ләкин беренче язгы яшеллек синең тәрәзә төбендә өлгерсә, аннан да күңеллерәк нәрсә юк. . Тәрәзә бакчасы ярдәмендә балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек кайгыртырга, үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, туфрак дымы кирәклеге турында яңа белемнәр алалар, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр.
-
Космонавтика көне 13.04.2026

Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1961 елның шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла. Балалар бакчасында “Балаларга космос һәм Юрий Гагарин турында” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чара барышында балалар иң героик вакыйгаларның берсе белән таныштылар,космик уеннар уйнадылар.
-
Безнең уңышлар. 09.04.2026

"Экологик әкият"муниципаль бәйгесендә катнаштык.Алга таба иҗади уңышлар телибез!








