Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | S.Bashskaya.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 26 учеников и 7 воспитанников дошкольной группы / 26 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы / 12 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2013

Шушы ук көнне Саклау- Баш урта мәктәбендә 15 сәгатьтә 6- 11 нче класслар катнашында Яңа ел бәйрәме узды. Мәктәп директоры Галялиев Алмаз Раситович барлык укучыларны, укытучыларны, килгән кунакларны Яңа ел белән котлады, алдынгы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Укучылар үз чиратында җырладылар, биеделәр, кызыклы чыгышлар ясадылар. Әйтерсең барлык сәләтле балалар безнең мәктәпкә җыелган. Соңыннан сүз Кыш бабай белән Кар кызына бирелде. Зал шыгрым тулы иде, бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре 26.12.2013

Кышкы каникулларда күңелле уеннар белән бергә, балаларны хәвеф- хәтәрләр дә сагалап тора. Шуңа күрә балаларга мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру эшлэре башланды. Саклау- Баш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч классларында чираттагы тәрбия сәгате шушы темага багышлап үткәрелде.
-
Яңа ел җитә 25.12.2013

Укучылар Яңа ел җитүен түземсезләнеп көтәләр. Дәрестән соң калып, концерт номерларын кабатлыйлар, бәйрәм чыршысын бизиләр.
-
Яңа ел газеталары 24.12.2013

Яңа елга әзерлек тулы куәтенә бара. Укучылар үзара ярыша- ярыша Яңа ел газеталары чыгарып элделәр инде. Барысы да матур, эчтәлекле. Безнең балалар бигрәк уңганнар, тырышлар, күз генә тимәсен.
-
Яңа елга әзерлек 23.12.2013

Яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә. Кар сыннарын күп итеп ясап куйдык. 31 нче декабрь килеп җиткәнче көннәр җылытып, эреп бетә күрмәсен инде
-
Саклау- Баш геройлары 21.12.2013

Күрше районыбыз Мөслимдә Максутов Раил Рамил улы исеменә уздырылган татарча көрәштә 45 килограмм авырлыкта көч сынашып, 9 нчы класс укучысы Миннуллин Айрат I- урынны яулады.
-
Җиңүчеләр 21.12.2013

Мөслим районында уздырылган татарча көрәштә III- урынны алган 7 нче класс укучысы Корбанов Айратны котлыйбыз. Киләчәктә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
5 класс- тест 19.12.2013

Бүген 5 нче класслар 3 фәннән (рус теле, математика, әйләнә- тирә дөнья) тест үттеләр.
-
6 класс- тест
18.12.2013
18 нче декабрь көнне 6 сыйныфта 4 фәннән ( рус теле, математика, татар теле, тарих) тест үтте.
-
4 класс- тест 18.12.2013

Бүген 4 нче классларда тестлар тәмамланды. Ул математика, русский язык, татар теле һәм әйләнә- тирә дөнья фәненнән үтте.









