Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 "Сандугач" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге 4 нче "Сандугач" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, с. Сарманово, ул. Мира, д.69 |
| Телефон: | +7(855)-595-00-20 |
| E-Mail: | Sandugach4.Dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад № 4 «Сандугач» |
| Руководитель: | Валиева Лилия Завдатовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 81(иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 15 |
-
24.02.2026

Бүген «Яшел ут 2026» конкурсының беренче этабы узды. Анда, бакчабызның данын яклап, тәрбияче Кәлимуллина Ф.Р. катнашты. Ул икенче кечкенәләр төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган ачык шөгыль күрсәтте. Балалар, «светофор» һәм «җәяүле» төшенчәләре турындагы белемнәрен актуальләштереп, фикер алышуга актив кушылдылар. Алар бергәләп транспорт төрләрен искә төшерделәр, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Аннары балалар светофор сигналының төсләрен аера белүгә юнәлдерелгән “светофор җый» дигән дидактик уен уйнадылар. Шөгыль ахырында тәрбияләнүчеләр башкаруында «Тыңлаусыз куян тарихы» дигән театральләштерелгән әкият күрсәтелде. Балаларны шулай актив рәвештә укыту процессына җәлеп итү һәр яшь юл хәрәкәтендә катнашучыга кирәкле тотрыклы белем һәм файдалы гадәтләр формалаштыруга ярдәм итә.
-
20.02.2026

Бүген, 2026 елның 20 февралендә, безнең балалар бакчасында күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Патриот-шагыйрь М.Җәлилнең моңлы аһәңе” зонакүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Жюри барлыгы 33 талантлы катнашучының чыгышын бәяләде. Конкурсның һәр номеры үзенчәлекле сәнгатьлелеге, башкаруның эмоциональлеге һәм бөек шагыйрьнең иҗатын чын күңелдән яратуы белән аерылып торды. Бәйге йомгаклары буенча җиңүчеләргә – лаеклы дипломнар, ә катнашучыларга шундый мөһим чарада катнашуларын раслый торган махсус сертификатлар тапшырылды. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Раиданың әнисе Маликова Резеда Диккатовнаның чарага иганәче буларак керткән өлеше аеруча игътибарга лаек. Аның ярдәме белән барлык катнашучыларга күңелле истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар бакчасы коллективы исеменнән Резида Диккатовнага чын күңелдән рәхмәтебезне житкерәбез!
-
20.02.2026

Уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы бик уңышлы һәм күңелле үтте!Бу әһәмиятле көнгә багышланган кичәбез җырлар һәм нәфис сүзләр белән башланып китте, балалар Ватанга мәхәббәтләрен һәм аның сакчыларына булган хөрмәтләрен белдерделәр. Соңыннан бәйрәм спорт уеннары һәм ярышлар белән дәвам итте, анда барлык катнашучылар үзләренең көчен, җитезлеген һәм бердәмлеген күрсәттеләр.Бу чарада балалар гына түгел, ә аларның әтиләре, бабайлары һәм абыйлары да актив катнаштылар. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачты, күтәренке рух һәм уңай тәэсирләр алды. Бу кичә гаиләләр өчен дә, балалар бакчасы коллективы өчен дә чын бәйрәм булды, әтиләр һәм балалар арасындагы элемтәне ныгытты, Ватанны саклаучыларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады.










