Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Участок инспекторы Шәмсиев Радик Рәшит улы чыгышы 06.12.2016

«Коррупциягә каршы көрәш атналыгы» кысасында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды. Участок инспекторы Шәмсиев Радик Рәшит улы да бу темага укучылар алдында чыгыш ясады. Бигрәк тә тормыштан алынган хәлләр турында сөйләде. Ул укучыларга: “Ә сез диплом сатып алган табибка күренергә барыр идегезме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Укучылар уйга калдылар. Укучылар радио-телевидение аша ишеткән, газеталар һәм Интернетта укыган фактларга тукталдылар.
-
“Коррупция нәрсә ул? Ничек аңа каршы көрәшергә?” 06.12.2016

«Коррупциягә каршы көрәш атналыгы» кысасында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды.
Мәктәпкә авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәлия Зарипова да килде. Ул да үз чиратында “Коррупция нәрсә ул? Ничек аңа каршы көрәшергә?” темасына чыгыш ясады.
-
«Коррупциягә каршы көрәш атналыгы» 05.12.2016

«Коррупциягә каршы көрәш атналыгы» кысасында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды. Башлангыч сыйныф укытучылары рәсем ясаттылар. Балалар, “коррупция” сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын алып торуы хакында фикер алышкач, үзләренең әйтәсе килгән фикерләрен рәсемгә төшерделәр.
-
Билгесез солдат көне 02.12.2016

2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул.
Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Тарих укытучысы Рәмзия Равил кызы Салихова 5-9 нчы класс укучыларына ачык класс сәгате уздырды.–Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк. Без – аларның балалары, оныклары, сез – бүгенге мәктәп укучылары, аларның оныкчыклары – һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшик!- диде ул үзенең уздырган чарасында.
-
китапханә сәгате 02.12.2016

Зилә Әкмал кызы “Билгесез солдат истәлегенә” исемле китапханә сәгате уздырды. “Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды” – диде ул һәм 1-4 нче класс укучыларын “Хәтер китабы” белән таныштырды.
-
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу 02.12.2016

9 нчы класс укучылары белән берлектә яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм бер минут тынлык белән искә алынды.
-
Класс сәгатьләре “Алар – безнең арада” 01.12.2016

Класс сәгатьләре “Алар – безнең арада”
-
“Спидка каршы көрәш” көне уңаеннан буклет тарату 01.12.2016

#CТОПВИЧСПИД#САРМАНОВСКИЙ#ИЛЯКСАЗ “Спидка каршы көрәш” көне уңаеннан буклет тарату
-
СПИДка каршы көрәш көне” уңаеннан кл сәг 01.12.2016

#CТОПВИЧСПИД#САРМАНОВСКИЙ#ИЛЯКСАЗ Биология укытучысы "СПИДка каршы көрәш көне” уңаеннан телдән журнал үткәрде
-
Инвалидлар ункөнлеге 01.12.2016

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Игәнәбаш авылында яшәүче Гөлнур апага ярдәм оештыру











