Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Габдулла Тукай иҗаты буенча иҗади эш 19.04.2017

Кул эшенең кызыклы, башкаларга охшамаган, үзенчәлекле булуы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә җитди нәтиҗәләр ирешергә ярдәм итә.
Табигый материаллар - үзеннән – үзе фантазия тудыру өчен, зур байлыкларның берсе. Аларга оста куллар, берләштереп, җан өреп икенче тормыш бирә.
Илексаз мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Зиатдинов Айназның эше шундыйлардан. Укытучысы - Әһелтдинова Наилә Виловна. Габдулла Тукай иҗаты буенча иҗади эш башкаручы укучы “Су анасы” әсәрен сайлаган -
Мәгълүматлар үзәгендә - теләк белдерүчеләр" 19.04.2017

17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Илексаз мәктәбендә “Мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе оештырылды Шуның 3 нче көне "Мәгълүматлар үзәгендә - теләк белдерүчеләр" исеме астында узды. Бу уңайдан класс сәгате уздырылды, аны Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы уздырды. . Анда төрле оешмаларга, инспекцияләргә мөрәҗәгать итү процедурасын җиңеләйтү максатыннан чыгып дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы булдырылган. Ул www.gosuslugi.ru сайты. Порталда бөтен мәгълүмат та бар. Портал ярдәмендә чиратка языла алу мөмкинлеге дә бар. Электрон формада дәүләт хезмәтләреннән файдалану гади, уңайлы һәм тиз дә булуы класс сәгате барышында аңлатып кителде. Шулай ук рәсем конкурсы да үтте Аны рәсем укытучысы Хуҗина Зилә Әкмал кызы оештырды
-
Калдык материалларны эшкэрту төрләре - экологик дэрес алдыннан 19.04.2017

"Экологик дәрес" алдыннан укучыларга укытучылары Нәбиуллина Гөлфирә Минемхәмәт кызы тарафыннан "Калдык материаллардан нәрсәләр эшләп була" дигән сорау куелган иде. Тирә - ягыбызны җыештырганда очраган беркулланылыштагы стаканнарга чәчәкләр утыртылды. Пластик шешәләрдән, тартмалардан, такта кисәкләреннән кошларга җимлекләр ясадылар. Кул эшләре башкардылар. Апельсин, банан, йомырка кабыкларыннан рассадага файдалы ашлама сибеп булганлыгы белән таныштылар. Укучылар үзләренә бик күп кирәкле мәгълүматлар алдылар.
-
19.04.2017 көнне Мухлисуллина Алиннаның туган көнен котларга клоун килде.Бик күңелле булды. 19.04.2017

19.04.2017 көнне Мухлисуллина Алиннаның туган көнен котларга клоун килде.Бик күңелле булды.
-
Укучылар ВПР эшләделәр 18.04.2017

Укучылар рус теленнән ВПР эшләделәр
-
Мәрхәмәтлелек атнасы-"Яныбызда ветеран яши" 17.04.2017

17 апрельдән25 апрельгә кадәр Илексаз мәктәбендә “Мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе оештырылды. Беренче көн "Яныбызда ветеран яши" исеме астында узды. укучылар ветераннарыбыз һәм тыл хэзмәткәрләре янында булдылар. Көчләреннән килгәнчә ярдәм оештырдылар. Шул ук вакытта мәктәп хәбәрчеләре ветераннар турында мәгълүмат тупладылар. Өлкәннәрнең тормыш юлы һәм язмышлары турында ишеттеләр, фотолар карадылар. Авылның бердәнбер ветераны Әхмәтҗәнов Шәриҗан абый очрашуга килә алмады. Аның янына да үзебез бардык.
Мондый очрашулар өлкәннәребезнең дә, укучыларның да күңелләрендә матур эз калдырды. Укучыларыбыз мархәмәтлелек акциясе кысаларында тимурчылык хәрәкәтен тагын да дәвам итәргә булдылар.
Игелеклелек кылып кемнедер шатландыруың белән үзең дә сөенечле хисләр кичерәсең, күңел канәгатьләнүе дә аласың. Мондый чаралар олыларга ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга, бердәмлеккә өйрәтә, күмәк эшкә өнди. -
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе 17.04.2017

Илексаз мәктәбендә 17 нче апрельдән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе башланып китте. Шул уңайдан, бик чаралар планлаштырылды. Шуларның беренчесе "Хәрефләр бәйрәме". Ул 17 се көнне үтте. Укучылар татар теле турында бик күп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алфавиттагы һәр хәрефкә багышланган табышмаклар чиштеләр. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучылары Латыпова Саимә Фаяз кызы һәм Әһелтдинова Наилә Вил кызы әзерләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Илексаз авылының мәданият йорты мөдире Биктимерова З.балаларны музей белән таныштырды. 16.04.2017

-
Космонавтика көне 12.04.2017

Космонавтика көне
-
Биология атналыгы 08.04.2017

Биология атналыгы











