Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Мәктәптә әти-әниләр җыелышы 31.01.2019

Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә II чирек йомгаклары буенча әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика-математика укытучысы Садыков Р.Х. “Балаларга һәм ата-аналарга интернет куркынычсызлыгы” дигән презентация күрсәтте. Авыл фельдшеры Альбина Рахимова “Йогышлы авырулардан саклану” профилактик доклад белән чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисаметдинова А.Ә. “Сез яхшы әти-әниме” дигән анкета уздырды. Эшлекле очрашу сыйныфларда дәвам итте.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә - 75 ел 26.01.2019
25 нче январь көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга карата ачык дәрес үтте. Аны Илексаз авыл китапханәчесе Закирова Ә., авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре: Биктемирова З., Зарипова Г., Рахимова А. катнаштылар. Укучыларга презентация күрсәтелде, Ленинград балалары турында фикер алышынды.Соныңнан волейбол ярышы үткәрелде. -
Участвуем в конкурсе.Конкурста катнашабыз. 25.01.2019

Участвуем в конкурсе.Бәйгедә катнашабыз.
-
Авыл җыенында катнаштык. 24.01.2019

Бүген Илексаз авылы җирлегендә 2018 елгы эшкә отчет җыелышы булып узды. Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе дә анда актив катнашты: кул эшләреннән күргәзмә һәм сату ярминкәсе оештырды. Мәктәп эшчәнлеген һәм уңышларын чагылдырган презентация белән чыгыш ясалды.
-
"Ак калфак" иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре - бездә кунакта 18.01.2019

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Илексаз авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Ак калфак" иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре бездә кунакта кунакта булдылар. Алар халкыбызның милли йөзен саклау, гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару максатыннан ачык чара үткәрделәр. Укучылар халкыбызның милли аяк киеме – читек белән таныштылар, үзләре дә матур итеп читек ясап, бизәп карадылар. Һәркем теләп һәм күңел нурын җигеп ясады. Соңыннан укучылар, читекләрен тотып, горурланып сурәткә төштеләр.
-
В кормушках всегда есть еда для птиц.Җимлекләрне буш тотмыйбыз. 16.01.2019

В кормушках всегда есть еда для птиц.Җимлекләрне буш тотмыйбыз.
-
Много снега намело. Йомшак кар яуган. 14.01.2019

Много снега намело.Йомшак кар яуган.
-
11 января - День заповедников и национальных парков. 11 гыйнвар- Тыюлыклар һәм милли парклар көне 11.01.2019

В МБОУ “Иляксазская ООШ” в 5-9 классах был проведен классный час на тему «11 января - День заповедников и национальных парков». Его провела учитель химии-биологии и географии Набиуллина Г.М.
Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 класс укучылары өчен "11 гыйнвар - Тыюлыклар һәм милли парклар көне"нә багышланган чара үтте. Аны мәктәпнең химия-биология һәм география укытучысы Набиуллина Г.М. үткәрде.
-
Акция “Миллион добрых дел” 11.01.2019

Акция “Миллион добрых дел”
В МБОУ “Иляксазская ООШ” провели акцию “Миллион добрых дел”.
-
ЮИД отряды членнары - балалар бакчасында 10.01.2019

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, балалар иминлеген саклау максатыннан , ЮИД отряды эшләп килә. Отряд членнары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, укучыларга юл хәрәкәте иминлеген пропагандалыйлар, конкурсларда катнашалар.











