Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Һөнәрләр дөньясында" конкурсында катнаштык 26.02.2019

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә төп мәктәпләр арасында үткәрелгән "Һөнәрләр дөньясында" конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Подарок папе.Әтигә бүләк. 22.02.2019

Подарок папе.Әтигә бүләк.
-
"Ватанны саклаучылар" көнен билгеләп үттек 22.02.2019

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата зур чара үтте. Иң элек директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Хисаметдинова А.Ә. бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннары укучылар, 2 командага бүленеп, теоретик, практик һәм иҗади биремнәр үтәделәр. Хәрәкәтле уеннарда җитезлек тә сыналды. Соңыннан волейбол ярышы узды. Барлык ярышларның нәтиҗәләрен кушканнан соң, "Лидер" командасының өстенлеге күренде. Физкультура укытучысы Хуҗина З.А. барлык балаларны бүгенге зур бәйрәм белән котлады, киләчәктә әтиләре һәм абыйлары кебек Ватанны саклаучылар булып үсүләрен теләде.
Бәйрәм зур күтәренкелек белән тәмамланды.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2019

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үтте. Аны татар теле укытучысы Салихова Р.Р. үткәрде. Иң элек укытучы бу бәйрәм тарихы белән таныштырды, аннан соң чара интеллектуаль уен рәвешендә дәвам итте. Биремнәр төрле иде: шигырьләрдәге төшеп калган сүзне әйтеп бетерү, я дүртьюллыкның соңгы ике юлын искә төшерү, русча фразеологик әйтелмәнең татарча вариантын дөрес итеп әйтеп бирү, мәкальнең икенче өлешен дәвам итү. Уенда җиңелүче булмады. Кемнәр җавап бирергә тырышты, барысы да җиңүче булды. Чөнки алар үз телләрендә җавап бирделәр. Уен укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.
-
Игры со строительным материалом.Конструкторлар белән уеннар. 19.02.2019

Игры со строительным материалом.Конструкторлар белән уеннар.
-
М.Җәлил – безнең йөрәкләрдә 15.02.2019

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ” М.Җәлил – безнең йөрәкләрдә” тематикасы астында класс сәгате һәм “Син М.Җәлил шигырьләрен беләсеңме?” интеллектуаль уены үткәрелде. Аны башлангыч классла укытучысы Агелтдинова Н.В. һәм татар теле укытучысы Салихова Р.Р. оештырдылар.Укучылар М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар, соңыннан белемнәрен сынап карадылар.
Герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чаралары файдалы үтте.
-
Әфганстан - күңел ярам. 14.02.2019

14 нче февральдә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Әфганстан - күңел ярам” дип аталган класс сәгате үтте. Аны Илексаз авылы мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәлия Зарипова үткәрде.
Билгеле булганча, 2019 елның 15 нче февралендә, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 30 ел тула. Шул көннән бирле 15 февраль көне – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
-
Мәктәптә – Сәламәтлек көне 13.02.2019

13 нче февральдә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сәламәтлек көне үткәрелде. Укучылар чаңгы ярышында көч сынаштылар, соңыннан 2 командага бүленеп, “Күңелле стартлар”да катнаштылар.
-
Мәктәптә - Әлифба бәйрәме 07.02.2019

Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәмнәре - "Әлифба" бәйрәме булды. Нәни укучыларны мәктәпнең укыту һәм эшләре буенча директор урынбасарлары Хуҗина З.А., Хисаметдинова А.Ә., әти-әниләре тәбрикләделәр. Бәйрәмне укытучылары Латыпова Саимә Фаязовна үткәрде.Нәни дусларыбыз бик матур җырладылар, берсеннән берсе матур шигырь сөйләделәр. Бәйрәм күңелле узды.
-
Участвовали на лыжной гонке «Лыжня Татарстана – 2019» 05.02.2019

В 5 февраля в с. Сарманово состоялась Всероссийская массовая лыжная гонка «Лыжня Татарстана – 2019». Массовая гонка прошла на лыжной трассе детско-юношеской спортивной школы «Старт». Участниками лыжных гонок были работники и учащиеся всех организаций. На старт вышли и наши ученики МБОУ "Иляксазская ООШ".











