Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Мәктәптә - Батырлык дәресе 09.04.2015

Бүген мәктәптә Батырлык дәресе үтте. Аны тарих укытучысы Хисаметдинова А.А. үткәрде. Бу юлы ул Сарман районы Александровка авылында туып үскән Александр Казаковның батырлыгы турында сөйләде, презентация күрсәтте. Александр Казаков 1944 елны Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Сарман районы Казаклар авылында туып-үскән Нурми Шәриповның батырлыгы турында да мәгълүмат бирде. Ул 1945 елны үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
-
Мәктәптә - психолог 08.04.2015

Мәктәбебезгә Сарман гимназиясе базасында ачылган Психологик үзәктән психолог Галәлиева В.Н. килде. Ул мәктәпкә керүче укучылар, башлангыч һәм 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында тренинг үткәрде.
-
Волейбол ярышы 03.04.2015

Бүген район күләмендә малайлар арасында волейбол ярышы үтте. Алар уңышлы чыгыш ясап, 2 урынга лаек булдылар.
-
Волейбол ярышы 02.04.2015

Бүген район күләмендә кызлар арасында волейбол ярышы үтте. Алар уңышлы чыгыш ясап, 3 урынга лаек булдылар.
-
Мәктәптә - Батырлык дәресе 02.04.2015

Бүген мәктәбебездә Батырлык дәресе үтте. Аны тарих укытучысы А.Ә. Хисаметдинова үткәрде. Бу юлы ул Николай Серотининның батырлыгы турында сөйләде, презентация күрсәтте.
-
Ата-аналар җыелышы 31.03.2015

Мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Сарман аграр көллиятеннән Э.И.Сөнгатуллин, Г.Р.Шириева профориентацион агитация белән чыгыш ясадылар. Сарман гимназиясеннән психолог В.Н. Галәлиева "Балалар тәрбияләү үзенчәлекләре" дигән тренинг үткәрде.
-
"Яшь хәбәрчеләр" иҗаты 25.03.2015

Илексаз мәктәбенендә 2001 елдан бирле Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге эшләп килә. Анда 2-9 класс укучылары йөри. Үзләренең сәләтләрен бик күп укучылар шигърияттә сынап карадылар, аларның эшләре "Сарман" газетасы битләрендә дә урын алып килә. Ә бу юлы - 3 нче сыйныф укучылары Хәлиуллина Гүзәл һәм Әһелтдинова Адилә "Тылсымылы куллар" журналы битләрендә. Аларга без алга таба да уңышлар телибез.
-
"Урман көне" 20.03.2015

Бүген "Урман көне" билгеләп үтелде. Аны биология укытучысы Г.М.Нәбиуллина үткәрде. Укытучы урманнарны саклау, күпләп агачлар утыртырга кирәклегенә басым ясады.
-
Гүзәлнең уңышлары 20.03.2015

талантлы студентларны һәм укучыларны барлау, туган телгә һәм әдәбиятка, иҗатка кызыксыну уяту. Ел саен биредә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт шәһәренең урта һәм югары белем бирү учрежденияләре һәм Татарстанның күп кенә муниципаль районнарыннан мәктәпләр актив катнашәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы 2 нче дәрәҗәдәге дипломга һәм акчалата премиягә лаек булган иде. Ә быел аңа үзенең иҗади эшен туплаган җыентык тапшырылды. Ул “Шушы якта туган җырлар” дип атала.
-
"Нәүрүз бәйрәме" 19.03.2015

19 нчы март көнне мәктәптә "Шәфкать" үзәге белән берлектә "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә һәр класс уеннарда актив катнашты, концерт номеры күрсәтте. Соңыннан мәктәп ишегалдында карачкы яндырдылар һәм бик тәмле "Карга боткасы" ашадылар.











