Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Асфальтта рәсем ясау конкурсы 09.06.2015

Бүген балалар асфальтта ирекле темага рәсем ясадылар. Барысы да бик тырыштылар. Агелтдинова Адилә белән Набиуллина Гүзәлнең рәсемнәре бик матур булды.
-
Мәктәптә - Соңгы звонок бәйрәме 23.05.2015

Бүген мәктәбебездә Соңгы звонок бәйрәме үтте. 9 нчы сыйныф укучылары өчен ул күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм булып тора. Бәйрәмгә өлкән укытучылар һ.б. кунаклар килгән иде.
-
Бакчаларда кызу эш кайный
14.05.2015
Бу көннәрне мәктәпнең тәҗрибә участогында язгы утырту эшләре бара. Барлык укучылар да, булсынга дип, тырышып-тырышып эшлиләр. Инде суган, кишер, чөгендер, фасоль кебек яшелчәләр утыртылды. Утыртылган түтәлләр матур булып тезелеп баралар. Хәзер барыбызны да сөендереп үсәсе генә калды.
-
"Җиңү ядкәре" бәйгесе 13.05.2015

Intertat.ru редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында “Җиңү ядкәре” исемле бәйге уздырган иде. Ул укучыларда зур кызыксыну уятты. Шушы үткән бер-ике ай эчендә Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән. Шулар арасында Илексаз мәктәбенең 8 нче класс укучысы Фәрхетдинов Илназның да эше бар. Ул авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Әхмәтҗәнов Шәрифҗан ага һәм аның сугыш истәлекләре турында укучыларга үзенең язмасын тәкъдим иткән иде. Аның эше Intertat.ru сайтында урын алды һәм ул Диплом белән бүләкләнде (Укытучысы- Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы).
-
"Балалар Җиңүне төшерә" ("Дети рисуют Победу") 13.05.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан россиякүләм "Балалар Җиңүне төшерә" ("Дети рисуют Победу") рәсем конкурсында уңышлы катнашып, мәктәбебезнең 4 укучысы сертификатлар, ә аларны әзерләгән укучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: 3 класстан Хәлиуллина Гүзәл, 8 класстан Мифтахова Рүзилә (укытучылары Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы), 2 класстан Нәбиуллина Гүзәл (укытучысы Нәбиуллина Гөлфирә Минемөхәммәт кызы), Хәлиуллина Алия (укытучысы Әһелтдинова Наилә Вил кызы).
-
Беренче имтихан - татар теленнән 12.05.2015

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән беренче имтиханнарын - бердәм республика тестын Җәлилнең беренче номерлы мәктәбенә барып бирделәр. Аларга уңышлар телибез!
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел. 08.05.2015

Бүген Илексаз авылыннан чыгып китеп, сугышта һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг булды. Мәктәп коллективы митингка алдан ук әзерлекне башлаган иде. Балалар үзләренең сугышта үлеп калган бабалары фотолары белән бардылар. Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, венок куелды. Соңыннан Хисаметдинова А.Ә. җитәкчелегендә әзерләнгән укучыларның бәйрәм концерты күрсәтелде.
-
"Хәвефсез тәгәрмәч" ярышында 28.04.2015

Бүген 12 яшькә кадәрге булган укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч" ярышы булды. Алар велосипедта фигуралы шуу буенча һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча осталыкларын күрсәттеләр. Һәр команда агитбригада чыгышын да әзерләәгән иде.
-
"Тукай әсәрләрен беләсеңме?"
25.04.2015
Бүген 5, 6, 8 нче сыйныф укучылары арасында "Тукай әсәрләрен беләсеңме?" дигән ярыш үтте. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Г.Г. үткәрде. Укучылар "Шүрәле" һәм "Су анасы" командаларына бүленеп ярыштылар. Укучылар Тукай турындагы белемнәрен, аның әсәрләрен искә төшерделәр, 1 шигырен сәхнәләштерделәр. Ярыш "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Барлык җаваплардан соң, "Шүрәле" командасына өстенлек бирелде.
-
IV классларда - рус теленнән мониторинг
25.04.2015
Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән тест эшләделәр.











