Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Имтиханга әзерлек 17.02.2016

Укучыларның дәүләт имтиханына әзерлекләрен тикшерү максатында, математика укытучысы Шәвәлиев В.В. 9 нчы сыйныфта сынап карау имтиханы уздырды. Укучылар үзләренең әзерлек дәрәҗәләре яхшы булуны күрсәтте. Бу төрдәге имтихан шулай ук рус теле һәм җәмгыять белеме фәннәреннән дә үткәрелгән иде.
-
Ярышлар дәвам итә 16.02.2016

Спорт-сәламәтлек айлыгы кысаларында 16 нчы февральдә чираттагы ярышлар уздырылды. Бу көнне малайлар һәм кызлардан торган катнаш командалар волейбол һәм баскетбол буенча көч сынашты. Ике бәйгенең гомуми счеты - 1:1.
-
Бөек шагыйрьне искә алып 15.02.2016

Фронтовик шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан, татар теле дәресләрендә тематик әңгәмәләр уздырылды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, биографиясен һәм иҗатын яктырткан презентация белән таныштылар. Шулай ук, татар теле укытучысы Хәлиуллина Г.Г. белән берлектә, 9 нчы сыйныф укучылары "М. Җәлил - батырлык җырчысы" исемле стена газетасы да чыгардылар.
-
Купидон почтасы 15.02.2016

Гашыйклар көненә берничә көн кала мәктәпнең "Купидон почтасы" хезмәте үз эшен башлап җибәргән иде. 15 нче февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары, инглиз теле укытучысы Шакиров Р. М. белән берлектә, әлеге почтаның эшчәнлек нәтиҗәләрен игълан итте.
-
Изге Вәли көне 14.02.2016

Балалар, тәрбияче апалары ярдәмендә, Изге вәли көненә багышлап йөрәк формасындагы открыткалар ясадылар.
-
"Россиянең чаңгы юллары" 12.02.2016

"Россиянең чаңгы юллары -2016" массакүләм чаңгы ярышы кысаларында, Сарманның "Старт базасында" ярышлар булып узды. Әлеге чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады: укучылардан һәм укытучылардан торган бер төркем вәкилләребез, ярышта катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
"Ел тәрбиячесе" конкурсы 11.02.2016

Тәрбиячеләр коллективы Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында үткәрелгән "Ел тәрбиячесе" конкурсының муниципаль этабында катнашты.
-
Сынап карау имтиханы 07.01.2016

Бүген укучылар Сарман 1 нче номерлы мәктәбендә математикадан сынап карау имтиханы бирделәр
-
Сынап карау имтиханы 06.01.2016

Бүген укучылар Сарман 1 нче номерлы мәктәбендә рус теле фәненнән сынап карау имтиханы бирделәр
-
Консультация көне 05.01.2016

9 нчы сыйныф укучылары өчен кышкы каникуллар бик файдалы үтә: рматематикадан консультацияләр узды











