Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Нәрсә ул дуслык? 18.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары арасында, дуслык көненә багышлап, "Нәрсә ул дуслык?" ("Что такое дружба?") иншалар конкурсы узды. Укучыларның кайбер язма эшләре "Сарман" газетасы редакциясенә җибәрелде.
-
Язгы ярышлар
17.04.2016
“Яхшы гамәлләр кылу" атнасы кысаларында үткәрелгән сәламәтлек көне уңаеннан, мәктәп укучылары арасында ачык һавада волейбол ярышлары уздырылды.
-
Мәктәп ярминкәсе 16.04.2016

Мәктәптә “Яхшы гамәлләр кылу" атнасы башланды. Шул уңайдан мәктәптә хәйрия ярминкәсе уздырылды.
-
Барыбыз да - өмәгә! 14.04.2016

Мәктәбебездә язгы өмәләр дәвам итә. Бүген спорт мәйданчыгы, футбол кыры һәм мәктәп арты территорияләрен чүптән арындырдык.
-
Космонавтика көне 12.04.2016

-
Илексазым - моңлы сазым 08.04.2016

8 нче апрель көнне "Илексазым - моңлы сазым" проектын башлау эше буенча очрашу үткәрелде. Әлеге эшне башлап җибәрүче - шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Фәрхетдинов Илсур Мәкъсүт улы. Проект кысаларында, "Тамырлар" фонды белән берлектә, Илексаз авылы тарихын барлау, шәҗәрәләр төзү, авыл халкы беләң әңгәмәләр үткәрү һ.б. күздә тотыла.
-
Әзерлек дәвам итә 04.04.2016

Илексаз балалар бакчасында "Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә cәнгатьчә-эстетик тәрбия" конкурсына әзерлекнең соңгы этабы бара.
-
Гомуми линейка 04.04.2016

Мәктәпнең гомуми линейкасында сыерчык оялары конкурсына, рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында уздырылган бәйгеләргә йомгак ясалды. Шулай ук Клара Булатова исемендәге конференциядә катнашып җиңү яулаган 9 нчы сыйныф укучысы Ф. Илназ һәм лауреат исемен алган 4 нче сыйныф укучысы Х. Гүзәлне уңышлары белән тәбрикләп үттек. "Йолдызлык - 2016" катнашкан 4 нче сыйныф укучысы Н. Гүзәлне исә мәдәният йорты исеменнән котлап, картина бүләк иттеләр.
-
1 апрель - көлке көне 01.04.2016

Көлке көне уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары "Көлке көлә килә" дип исемләнгән стена газетасы чыгарды.
-
Беренчеләр тестирование үтте 01.04.2016

Бүген мәктәпкә педагог-психолог Гәрәйшина Гөлфинә Рәкыйп кызы килде. Ул беренче сыйныф укучыларының психологик үсешен тикшерде; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әзерлк дәрәҗәсен анализлады.











