Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136
-
Тылсымлы патшалыкка сәяхәт 15.02.2014

Юл йөрү кагыйдәләре буенча безнең бакчада бик күп чаралар уздырыла. Шулар арасыннан "Тылсымлы патшалыкка сәяхәт" дигән чара иң уңышлы һәм күркәм булды. Аны мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Гайсина В.А., Миннуллина Р.К. һәм музыка җитәкчесе Фаттахова Г.Ф. оештырдылар. Чарада Шапокляк ролен бик оста итеп Арефьева Р.Х. башкарды. Ачык чара бик матур һәм күркәм булды. Анда балалар юлдагы билгеләрнең ни өчен кирәклеген тагын бер ныгыттылар, бер-берсенә төрле киңәшләр бирделәр." Юл йөрү кагыйдәләрен онытмагыз!" - диеп, ДАИ хезмәткәре Алсу Разиновна, балаларга рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә җыелыш 02.02.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә җыелыш булып узды. Анда мәктәптән директор, завуч һәм укытучылар булдылар. 1 сыйныфта укыганда балалар нәрсә белергә тиеш, нинди күнегүләр эшләп кул мускулатурасын ныгытырга кирәклеген аңлаттылар. 8 февральдан балаларны мәктәпкә керер өчен шөгыльләнергә чакырдылар. Мәктәп белән балалар бакчасы тыгыз элемтәдә эшлиләр, шунлыктан безнең бачада тәрбиячеләр балалар белән бик күп шөгыльләнәләр: рәсем ясыйлар, оригами, констукцияләү, аппликация дәресләре алып баралар. Ә мәктәпкә керә торган төркемдә грамотага өйрәтү дәресе дә үткәрелә, анда авазлар өстендә, дәфтәрләр белән эш алып барыла. Балалар рус телен, математиканы да үзләштерәләр .Бердәм аралашып эшләгәндә генә балаларыбыз сынатмаслар дип ышанып калабыз
-
Бездә өлкән тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсенең утырышы булды 28.01.2014

Ел саен балалар бакчаларында өлкән тәрбиячеләр җыелышып төрле өлкәләрдә белемнәре белән уртаклашалар. Быел безнең бакчада әти-әниләр белән эшне ничек оештырып алып бару турында сүз барды
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 23.01.2014

Безнең бакчада тәҗрибә уртаклашу ул гадәти хәл. Яңа гына Флюза Рифовнаның рус теленнән ачык дәресен карадык. Уртанчылар төркеме балалары ел башыннан гына рус телен өйрәнсәләр дә белемнәре югары дәрәҗәдә.Бу тәрбияченең осталыгы, балаларга белемне дөрес итеп җиткерүен тәсвирлый.Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Юбилеең котлы булсын 09.01.2014

Резеда Раифовна!!!
55 яшь гомер чиге түгел,
Әле алда - таңнар, офыклар;
Алда көтә әле зур планнар.
Үстерәсе нәни оныклар.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп - түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
-
Хуш киләсең Яңа ел 26.12.2013

Яңа елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белән
Әйдә, Яңа ел
Шатлык белән кил
Сине каршылый
Бөтен Туган ил
-
Яңа ел маҗаралары 26.12.2013

Бүген безгә тагын бер кат
Чыршы бәйрәме килде
Һәрбер күңел бу бәйрәмне
Үзенчә сагынып көтте
Календарьда соңгы битне
Бүген ертып алабыз
Үткән елга алмаш булган
Елны көтеп калабыз
Рәхмәт, сиңа да иске ел
Матур ел булдың бит син
Синнән алган бәхет- шатлык
Гөмер буена җитсен!
-
Беренче кечкенәләрдә Яңа ел бәйрәме 25.12.2013

Бүген бездә зур бәйрәм
Бүген Яңа ел килә
Бүген күңелләр җырга
һәм биергә җилкенә
-
Уртанчылар төркемендә Яңа ел кичәсе 25.12.2013

Нинди гаҗәп
Һәр кешегә бәйрәм бүген
Бар да матур киенгән
Яңа Елда җирне бизәп,
Гүя энҗе сибелгән
Монда бит урман сафлыгы
Ылыс исе түз генә
Купшы чыршыбыз яныннан
Китәм димә тиз генә
Бүген бездә зур бәйрәм
Бүген Яңа ел килә
Бүген күңелләр җырга
Һәм биергә җилкенә
-
Яңа Елны икенче кечкенәләр каршы алды 25.12.2013

Ап-ак мамык карлар ява
Акка төреп дөньяны
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады
Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән















