Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136
-
"Ләйсәндә" чыгарылыш 03.07.2014

Җитте хушлашу сәгате
И күңелле бакчабыз
Һәм мондагы бик кадерле
Барлык апаларыбыз.
Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.
Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык матур юлга
Һәркем белә, әлбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
-
Чәчәк утыртуда 16.05.2014

Яз җитү белән тирә -юньне матурлап чәчәкләр утыртабыз
-
Иртәнге гимнастикада 13.05.2014

Безнең балалар бакчасында яз башлану белән иртәнге гимнастикалар саф һавада уза. Иртәнге гимнастикадан бер күренеш.
-
Җиңү көнендә - парадта 09.05.2014

-
Бөек Җиңү бәйрәме 08.05.2014

Бу елларны ничек онытасың,
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кырлар елап калды,
Шаулап калды иген өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барсы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
-
Төркемнәрдә җыелышлар узды 30.04.2014

28-29 апрельдә төркемнәрдә әти-әниләр җыелышлары узды.
-
Тукай бәйрәме 28.04.2014

Илдә кояш,
Җирдә кояш.
Тукай көне, канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне -
Безнең бәйрәм!
-
Су асты патшалыгында 11.04.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән куст методик берләшмәдә эшчәнлек күрсәтелде. Балалар бик яхшы, бердәм һәм тигез итеп күнегүләрне эшләделәр. Алар мавыгып эшчәнлек арасында диңгез төбендәге барлык матурлыкны күрделәр. Шул эшчәнлектән бер күренеш.
-
Котлы булсын юбилейлар 11.04.2014

Хөрмәтле Рәзилә Ахметвалеевна
Гөлфия Фарязовна!!!
Мөгаллимнең үрнәк өлгесе Сез,
Төгәл, пөхтә, күркәм, сөйкемле.
Хатын-кызның, бөтен гүзәллеген
Сезгә җыеп биргән шикелле.
Бүген Сезнең юбилейны котлап,
Без телибез олы мәхәббәт.
Сез булганда безгә һәрчак рәхәт,
Хезмәтегез өчен мең рәхмәт.
-
Сәламәтләндерә торган уеннар 11.04.2014

Римма Ханифовна зурлар төркеме белән сәламәтләндерә торган уеннар уздырды.















