Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
| E-Mail: | Liliya2.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №2 «Лилия» |
| Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Габдулла Тукай иҗаты атналыгы 27.04.2016

18-26 апрель көннәрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган атналык узды. Атна дәвамында балалар һәм тәрбиячеләр тарафыннан Габдулла Тукайның шигырьләре сөйләнде, җырлары җырланды, әкиятләре сәхнәләштерелде. Атна ахырында "Тукай әкиятләрен яратам" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук әти-әниләр һәм балаларның берлектә эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә ясалды.
-
Ел тәрбиячесе -2016 22.04.2016

-
Космонавтика көне 12.04.2016

Бүген балалар бакчасында Космонавтика көненә багышланган "Космонавт булыр идем" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Зурлар төркеменең "Ракета" һәм мәктәпкә әзерлек төркеменең "Йолдыз" командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
Исәнмесез, кошкайлар! 01.04.2016

Бүген безнең балалар бакчасында «Исәнмесез, кошкайлар!» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Табигатьнең могъҗизасы булган кошларга багышланган бәйрәм иртәсен музыка җитәкчесе Герейханова Ф.Г. һәм зурлар төркеме тәрбиячесе Насибуллина Р.Ф. әзерләделәр. Бәйрәмгә әзерлектә әти-әниләр дә зур активлык күрсәттеләр. Һәр бала әти-әнисе белән берлектә ясалган кош битлеге киеп чыгыш ясады. Бәйрәм бик кызыклы һәм файдалы узды.
-
Ел тәрбиячесе -2016 30.03.2016

30 нчы мартта Азнакай шәһәренең "Тамчыкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Актаныш, Мөслим, Ютазы, Баулы, Сарман, Азнакай районнарының муниципаль этабында җиңүче булган 11 педагог профессиональ осталыкта көч сынашты. Һәр педагог үзенең эш тәҗрибәсен яктырткан презентациясен тәкъдим итте һәм балалар белән эшчәнлек уздырды. Сарман районыннан безнең «Лилия» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиакберова Илмира Мөзәккир кызы катнашып уңышлы чыгыш ясады.
-
Җырлы балачак илендә 23.03.2016

Район күләмендә уздырылган «Җырлы балачак илендә -2016» бәйгесендә безнең балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, хореография номинациясендә зурлар төркеме 1 нче дәрәҗә Лауреаты, ә мәктәпкә әзерлек төркеме 2 нче дәрәҗә лауреаты исемен яуладылар. Шулай ук мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шамсемухаметова Камилә вокал-соло номинациясендә 3 нче дәрәҗә Лауреаты исененә лаек булды. Нәни артистларыбызны зур сәхнәдә тәүге адым ясаулары белән котлап, тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез!
-
09.03.2016

Балаларны Әлмәт шәһәренең "Алина" курчак театры яңа әкият белән сөендерде.
-
Бәйрәм иртәләре 04.03.2016

-
"Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясау 02.03.2016

Бүген “Лилия” балалар бакчасында Сарман районының балалар бакчалары арасында үткәрелгән юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча “Яшел ут” бәйгесенә йомгак ясау буенча семинар –киңәшмә узды. Киңәшмәдә районның балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләр катнашты. Киңәшмә “Лилия” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының сәламләве белән башланып китте. Зурлар төркеме балалары белән әзерләнгән “Сак булыгыз юлларда” дип исемләнгән күңел ачу иртәсе тәкъдим ителде. Соңыннан район балалар бакчалары педагогларының юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эш тәҗрибәсе буенча чыгышлар тыңланды. Киңәшмәнең иң көтелгән өлеше – бәйгенең җиңүчеләрен атау булды. Җиңүчеләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов һәм юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова бүләкләделәр. Йомгаклау сүзе белән район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча өлкән белгече Альфира Һадиевна Шәрифуллина чыгыш ясады. Ул район балалар бакчаларында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча системалы, нәтиҗәле эш баруын әйтеп бәйгедә катнашкан балалар бакчаларына рәхмәтен белдерде.
-
Физик тәрбия инструкторлары һәм өлкән шәфкать туташларының куст методик берләшмә утырышы 16.02.2016

Бүген район балалар бакчаларының физик тәрбия инструкторлары һәм өлкән шәфкать туташларының "Мәктәпкәчә тәрбиянең федераль дәүләт белем бирү стандартына туры китереп балалар бакчасында балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен саклау буенча тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру" темасы астында куст методик берләшмә утырышы узды. Балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Гөлназ Мөсәвир кызы "Сәламәтлекнең сере" дип аталган эшчәнлек күрсәтте һәм "Гади генә" дип аталган түгәрәк эшенең эшчәнлеген тәкъдим итте.









