Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Большенуркеевский детский сад "Солнышко" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй "Кояшкай" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул.Школьная, дом 32 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | B.Nurkeevo.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большенуркеевский детский сад" |
| Руководитель: | Салахова Зиля Габделхаковна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
02.06.2026

Бүген бакчабызда зур бәйрәм узды. Балаларыбыз ел буе “Алдынгылар хәрәкәте” планы нигезендә шөгыльләнеп килделәр. Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбияләнүче Хайдаров Рафаэль үз эшчәнлегенә йомгак ясап, үзенең Гаилә шәҗәрә агачы турында сөйләде. “Алдынгылар хәрәкәте” шеф мәктәбе укучылары аны шушы уңышлары белән тәбрикләделәр һәм значок тапшырдылар. Аннан соң укучылар белән берлектә Балалар Сабантуе үтте. Балалар бик теләп уеннар уйнадылар: чүлмәк ваттылар, таяк тартыштылар, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, әйбер кистеләр. Уеннар җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Мондый чараларның максаты-балаларны милли бәйрәм, татар халкының гореф-гадәтләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, физик сыйфатларны (җитезлек, көч, тизлек) үстерү, кагыйдәләрне һәм төрле биремнәрне үтәүгә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук уңай эмоцияләр үстерүгә, яшьтәшләре белән аралаша белүгә ярдәм итә.
-
19.05.2026

18 май- Халыкара музейлар көне уңаеннан, бакчабыз нәнилэре белән Зур Нөркәй мәктәбенең музеена сәяхәт кылдык. Кеше тормышында музейлар аеруча мөһим урын били. Алар төбәкнең бай тарихын, милли традицияләрен, күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматларны саклап, киләчәк буыннарга җиткерүче үзәкләр булып тора.
Әлеге музей район тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен чагылдырган бай экспозицияләре белән билгеле. Биредә археологик табылдыклар, этнографик экспонатлар, документлар һәм фотоматериаллар тупланган. Алдынгылар хәрәкэтенең активистлары балаларга һәрбер экспонат турында сөйләделэр, авылыбызның күренекле язучысы Соббух Рафиковның шәхси эйберлэре, кулъязмалары белән таныштырдылар. Бу очрашуыбыз барыбыз өчен дә кызыклы һэм мавыктыргыч булып истэ калсын. Безне җылы каршы алган мәктэп коллективына һәм укучыларга рәхмәт.
-
06.05.2026

Эколяталар көне уңаеннан бакчабызда "Без- яшь табигать саклаучылары" дигән квест - уен үтте. Уен эколяталардан килгән видеохатны тыңлаудан башланды. Аннары Шыпыр, Акыллы, Чыршы, Шаян җибәргән биремнәрне чиштеләр, кошларны тавышларыннан таныдылар."Экологик светофор" уены уйнадылар.Эколяталар балаларга медальләр тапшырдылар. Без киләчәктә балаларның чын табигать сакчылары булуларына ышанып калабыз.









