Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
" Хәтер көне". 15.10.2018

13 октября 2018 года классные часы прошли под единой темой– «Хәтер көне» — день Памяти защитников Казани в 1552 году. Провели беседы о выдающихся личностях, оставивших след в истории Татарстана и татарского народа.
-
Шахмат зона ярышы. 13.10.2018

13 октябрь конне шахмат буенча зона ярышлары булып узды. Укучыларыбыз зур тырышлыкларын куеп уйнап, I урынга лаек булдылар һәм район турына үттеләр. Шәхси урыннар: Аглямутдинов Әлфис I урын, Фатхриева Алсинә I урын, Харисова Илсинә II урын. Командадагы барлык укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез.
-
"Экиятлэр илендэ". 12.10.2018

Бүген Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары китапханәдә булдылар. Алар анда “Әкиятләр илендә” дигән күргәзмә белән таныштылар. Китапханәче Энҗе Вазиховнаның чыгышын яратып тыңладылар.
-
Көзге өмә. 11.10.2018

Октябрь аеның бер көнендә мәктәп- бакча тирәсе хезмәт гөрелтесенә күмелде. Бу көнне укучылар, укытучылар һәм барлык хезмәткәрләр ярдәме белән көзге өмә оештырылды.
-
ГТО тапшырабыз. 08.10.2018

Юлбат төп мәктәбендә 2018- 2019 нчы уку елында ГТО нормативларын 43 укучы тапшыра башлады. Сентябрь аенда укучылардан җиңел атлетика буенча нормативлар алынды.Октябрь аенда турниктан тартылу буенча нормативлар тапшырыла.
Физкультура укытучысы Фатхриев Ильшат Илнурович ГТО буенча махсус курсларга барды һәм үзе дә нормативлар тапшырды.
-
Осень - осень красивое время года. 06.10.2018

Осень - осень красивое время года. Немного грустно, оттого что облетает листва, но стоять под разноцветным листопадом приятно и весело.
Во время прогулки школьники любовались красотой осеннего пейзажа.
-
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәресләре. 05.10.2018

5 нче октябрь көнне Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында “Юллар имин булсын!” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әлеге сыйныф сәгатендә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягъфарова Гузель Назифовна белән очрашу оештырылды. Очрашу вакытында юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Укучылар Гузель Назифовнаның юл йөрү кагыйдәләре буенча бирелгән сорауларына җаваплар бирделәр.Әлеге тема буенча укучыларга мультиклар күрсәтелеп, андагы вакыйгалар анализланып үтелде.Әңгәмә барышында укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде,светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре ныгытылды, активлык, игътибарлылык тәрбияләнде.Ягъфарова Гузель Назифовна белән оештырылган әлеге очрашу укучылар өчен файдалы һәм нәтиҗәле булды.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

5 нче октябрь - Россиядә Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә.Барлык белем бирү йортлары әлеге бәйрәмне күтәренке күңел белән билгеләп үтә.
Юлбат төп мәктәбе укучылары да укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр,сәламәтлек ,авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар теләп чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Көзге табигатькә экскурсия. 03.10.2018

3 сентябрь көнне 2нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе белән берлектә экскурсиягә бардылар. Укытучы көзге табигатьнең матурлыгына сокланырга әйдәде, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәтте. Укучыларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Көзге табигатькә экскурсия сыйныфның күңелендә зур тәэсир калдырды.
-
Бәйрәмегез белән өлкәннәр! 02.10.2018

Хөрмәтле ветераннар! Сезне игелеклелек һәм тирән ихтирам-хөрмәт чагылышы булган Өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз - зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяжга әверелсен иде.
2 нче октябрь көнне Юлбат төп мәктәбе, Юлбат мәдәният йорты, авыл җирлеге, Юлбат авыл хуҗалыгы предприятиесе белән берлектә “Чын күңелдән” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Бәйрәмгә төрле тармакта эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез чакырылган иде. Бәйрәм чәй табыны артында укучылар һәм үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды. Өлкәннәребезне котларга Саба районы ветераннар советы рәисе Сабиров Расих Хасанович та килгән иде.










