Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Дума активистларын котлыйбыз! 18.01.2019

18 январь көнне, районыбының балалар иҗат үзәгендә, Саба районы мәктәпләрендә эшләп килүче Мәктәп думасы активистларының “Иң яхшы мәктәп Думасы” исемен алу өчен бәйгенең район этабы булды. Әлеге конкурста 13 команда арасыннан 2 нче урынга лаек булган мәктәбебезнең Дума активистларын ихлас котлыйбыз!
-
Памятка для родителей! 14.01.2019

-
Без -тимурчылар. 14.01.2019

Уку белән янәшә мәктәбебездә тәрбия эшләре дә алып барыла. Класс сәгатьләрендә безгә шәфкатьле булырга,өлкәннәргә һәм үзеңнән кечкенәләргә карата миһербанлы булу турында аңлатыла. Шулай ук укучылар күңеленә кече яшьтән үк игелек кылу, кешеләрне шатландыру гамәлләре саваплы эш икәнлеге төшендерелә. Шуңадыр да мәктәбебезнең 5,6,7,8 нче сыйныф укучылары авылыбызда ялгыз көн күрүче әби-бабайларга үз көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.
Кыш айларында өлкәннәребезгә ярдәм аеруча да кирәк. Ә без ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер.
-
Бөтендөнья Рәхмәт көне. 12.01.2019

11 гыйнвар Бөтендөнья Рәхмәт көне. Чыннанда, телебездә Рәхмәттән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Кешенең бер-берсе белән очрашканда рәхмәт сүзен куллануның әһәмиятен һәм кирәклеген ачып бирү, аралашу культурасы, бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 3, 4 сыйныфларда “Ни өчен кеше “Рәхмәт” әйтә?” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте.
-
“Светофорда кунакта”
11.01.2019
1 нче сыйныфларда “Светофорда кунакта” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әлеге сыйныф сәгатендә балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре тикшерелде, алган белемнәре ныгытылды, юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтелде, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләнде.
-
Оченче чирек башланды 09.01.2019

Кышкы озын яллардан соң мәктәпләрдә укулар башланды. Юлбат төп мәктәбе укучылары ял итеп, көч туплап укырга килделәр. Барыбызга да яңа уңышлар теләп калабыз!
-
Укучылар Тенеки клубында кунакта. 05.01.2019

Тенеки авылы клубында бүген балалар "Чыршыкайда кунакта" булдылар.Чарада чыршы турында җырлар, күңелле уеннар, матур биюләр башкарылды.
-
Кышкы каникуллар... 03.01.2019

Кышны нәрсә өчен яратып була? Энҗе кар бөртекләре, тәрәзәдәге челтәрле бизәкләр, җылы бияләйләрдән тыш, әлбәттә инде, озы- ы-ын каникуллары өчен! Ә безнең укучыларыбызның яллары бик тә күңелле үтә.
-
БЕЗДӘ ХОККЕЙНЫ ЯРАТАЛАР. УЙНЫЙЛАР ҺӘМ ҖАН АТАЛАР. 03.01.2019

Янә бер истәлекле уен. Районыбызның ир-егетләрдән торган хоккей командасы һәм Юлбат авыл җирлеге командасы белән берлектә дусларча очрашу оештырылды. Уенда районыбыз башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Сунгатов Шамсун Акберович та бар иде.
-
"Хыял" лагеренда 7нче көн. 31.12.2018

Лагерьнын сонгы коне. Бу кон аралыкларында балалар рэхэтлэнеп ял иттелэр, экскурсиялэргэ барып, яна ел мажараларын курделэр, чыршы бэйрэмендэ эйлэн-бэйлэн уйнадылар… Кыскасы, алар очен бик кунелле булды. Лагерьнын ябылуына багышланган тантаналы линейкада һэр отряд лагерьда ойрэнгэн жыр-биюлэрен башкардылар, шигырьлэр сойлэделэр,бүләкләр алдылар.










