Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
«Спид -21 гасыр чумасы» 30.11.2016

Мәктәбебездә 30 нчы ноябрьдә Спидка һәм наркотикларга каршы «Спид -21 гасыр чумасы» дип аталган чара үткәрелде. Бу чарага авылыбыз фельдшеры Харисова Лилия Зәбир кызы чакырылды. Ул укучылар алдында заманның иң яман чире булган - СПИД турында сөйләде һәм видеоязма күрсәтте.
-
Спонсорская помощь 29.11.2016

В районе есть хорошая традиция – различные предприятия, организации материально помогают школам в работе объединений дополнительного образования. МБОУ «Юлбатская ООШ» тесно сотрудничает с ООО «СХП Юлбат». В летние каникулы учащиеся школы трудоустраиваются в ООО «СХП Юлбат». А первого сентября руководитель Хисамиев Ф.Ф. приходит поздравить учителей и учащихся началом учебного года и награждает лучших учащихся. В этом учебном году Фидаиль Фагемутдинович оказал спонсорскую помощь. На эти деньги приобрели костюмы для современных танцев. 26 ноября учащиеся поставили концерт, посвященный ко Дню матери и пригласили спонсора. Дирекция МБОУ «Юлбатская ООШ» благодарит своих спонсоров.
-
1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
29.11.2016
1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Көрәшүнең символы булып кызыл тасма санала. Шул максаттан, мәктәпкүләм “СТОП ВИЧ /СПИД” акциясе булып узды.
-
Әниләргә багышлап концерт
28.11.2016
26 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында укучылар көче белән Әниләр көненә карата концерт куелды. Чыгышлар арасында балалар үзләренең әниләренә әзерләгән бүләкләрен дә тапшырып бардылар. Барысы да искиткеч булды. Соңыннан Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. чыгыш ясаучыларга олы рәхмәтен җиткерде, укуларында һәм эшләрендә уңышлар теләде.
-
“Әти,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә”
26.11.2016
25 ноябрь көнне Юлбат төп мәктәбендә “Әти,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” дип исемләнгән чара узды. Анда 1 һәм 2 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре катнашты. Күңелле спорт уеннарында һәр команда зур азарт белән ярышты. Очрашудан һәрберсе канәгать калып, алга таба да шундый очрашулар күбрәк булуын теләделәр.
-
“Ел укытучысы-2017”
24.11.2016
23 ноябрь көнне Юлбат төп мәктәбендә “Иң яхшы өстәмә белем бирү укытучысы” кысаларында “Робототехника ” юнәлешендә “Ел укытучысы-2017” Республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Дәүләтшин Н.И. (Юлбат төп мәктәбе), Фәләхов И.И. (Лесхоз урта мәктәбе), Борханов Т.Ю. (Иштуган урта мәктәбе), Исмәгыйлов А.А.(Завод-Нырты урта мәктәбе)укытучылары ачык дәрес күрсәттеләр. Катнашучыларга уңышлар телибез!
-
“Бозда саклану һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре ” 22.11.2016

Бүген укучыларыбыз бозда саклану һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.Һәр сыйныфта әлеге темага кызыклы сөйләшүләр алып барылды. Укучылар куркыныч туган очракта башкарылырга тиешле гамәлләрне үтәп тә карадылар.Бозның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен төшенделәр.
-
Котлыйбыз! 21.11.2016

20 ноябрь көнне Казан шәһәрендә “Без бергә!” дип исемләнгән балалар һәм яшьүсмерләр фольклор ансамль һәм халык җырлары III ачык республикакүләм фестиваль-конкурс үтте. Анда Юлбат төп мәктәбеннән соло номинациясендә Мансуров Райнур - 2, Сәйфуллин Илсаф - 3 призлы урынга лаек булды. Вәлиев Илгизәр актив катнашучы дипломы белән бүләкләнде (җитәкчеләре Аубакиров Ф.Г.) Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
«Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәме»
18.11.2016
18 ноябрь балаларга хокук ярдәме көне буларак Юлбат төп мәктәбендә Саба муниципаль районы башкарма комитеты “Опека һәм попечительство” бүлеге баш белгече Зөлфия Фәсхетдиновна һәм Саба муниципаль районы “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекс үзәгенең “Гаиләләргә һәм балаларга ярдәм ” бүлеге җитәкчесе Сания Газинуровна белән очрашу үтте. Алар бүлекләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар, бала хокукларын билгеләгән Конвенциядәге матдәләргә тукталдылар һәм укучылар кызыксынган сорауларга җавап бирделәр.
-
Олимпиадада уңышлар! 16.11.2016

Бу атнада Бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль туры башланды. 14 ноябрь көнне 7-11 сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен экология фәненнән сынадылар. Юлбат төп мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Хаҗиев Руслан 2нче призлы урынга һәм 9нчы сыйныф укучысы Мөбәрәкҗанов Айрат 3нче призлы урыннарга ия булдылар. Аларны һәм укытучылары Хаҗиева А.Р.ны чын күңелебездән бу зур җиңүләре белән котлыйбыз!










