муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Әниләр көне 25.11.2019

Бүген мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар әниләргә концерт номерлары бүләк итте, икенче өлешендә командаларга бүленеп квест уенда катнаштылар. Үзләренең аш-суга, кул эшләренә осталыкларын, логик фикер йөртү сәләтләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм эчтәлекле, актив рәвештә, күтәренке рухта үтте.
-
Профилактическая работа 08.11.2019

Сегодня ОПОП Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ Исхакова А.Р. с учащимися начальных классов провела профилактическую беседу на тему: ПДД. Использование светоотражающих элементов". Также раздала буклеты о правилах дорожного движения.
-
Индивидуальные родительские собрания. 05.11.2019

В связи с окончанием первой четверти этого учебного года прошли индивидуальные встречи родителей с учителями.
-
Гаилә белән ГТО 01.11.2019

Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру максатында узучы "Гаилә белән ГТО" ярышларының зона Эзмә мәктәбендә уздырылды. Әлеге ярышта Мичән төп, Симет, Шыңар, Тимершык, Эзмә урта мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Мәктәбебез данын яклаган Ахмадуллиннар гаиләсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
День народного единства 28.10.2019

В школе прошли классные часы, посвященные Дню народного единства.
-
Көзге бал 25.10.2019

Эшләребез уң булганнар
Җыелдык бүген бергә.
Күңел ачып сәйранда,
Уйнап-җырлап биергә.
Әйдә, дуслар, җырлыйк, биик,
Безнең сәхнә киң бит ул.
Безнең туган ягыбыз
Чәчәк бит ул, гөл бит ул.
Бүген мәктәбебездә традицон "Көзге бал" бәйрәме узды. Барлык сыйныфлар да җыр-биюләр, аерым чыгышлар әзерләгән иделәр.Бәйрәм бик оешкан төстә үтте, укучылар да актив катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Барлык укучыларга һәм аларны әзерләгән класс җитәкчеләренә зур рәхмәт! Молодцы!
-
Тату сыйныф серләре 23.10.2019

Бүген мәктәбебездә "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабы үтте. Олы Шыңар, Тимершык, Мичән Югары Симет мәктәпләренең әти-әниләр комитетларының чыгышлары тамашачылар һәм жюри тарафыннан яхшы бәяләнде. Мәктәбебезнең әти-әниләре комитеты уңышлы чыгыш ясап, грамота һәм сертификатлар белән бүләкләнде.
-
Уңыш бәйрәме 21.10.2019

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Бүген мәктәбебездә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән "Уңыш бәйрәме" үтте. Әлеге бәйрәмгә барлык сыйныф укучылары да көзге уңышлардан бик матур композицияләр ясаганнар. Бәйрәм матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
-
«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе 19.10.2019

19нчы октябрь көнне 13 сәгатьтә Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбенә татарча диктант язарга рәхим итегез! Бу чарада һәркем катнаша ала.
-
Татарча диктант-2019 19.10.2019

Бүген, 19 октябрь, мәктәбебездә Дөньякүләм белем бирү "Татарча диктант" акциясе булды. Татарча диктант-татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә.









