Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 23.09.2016

Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында гер күтәрү ярышында Мирзегалямова Гөлсинә Борисовна 3 нче урынны яулады. Аны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
23.09.2016

22 сентября учитель русского языка и литературы, Хазеева Л.Х, приняла участие в Республиканском семинаре, посвященный теме: «Формирование системы коммуникативных умений в процессе работы над частью 2 ЕГЭ и частью 3 ОГЭ».
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы
22.09.2016
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында гер күтәрү ярышында Мирзегалямова Гөлсинә Борисовна 3 нче урынны яулады. Аны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Әти-әниләр җыелышы. 20.09.2016

Бүген 2016-17 нче уку елы планы нигезендә әти-әниләр җыелышы булып узды .Җыелышта Саба муниципаль районы Башкарма комитетыннан вәкил Исхакова Альбина Раифовна,балигь булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибгатов Айгиз Анасович,ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Динар Рамилевич,Шекше авылы җирлеге фельдшеры Яхина Ләйсән катнашты.Әти-әниләр җыелышында түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде.
1. Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр.
2. Ашханәдә туклану
3. Кич йөрү вакыты
4. Терроризм, экстремизмга каршы көрәш .
5. ГРИПП һәм ОРВИ дан саклану юллары
6. Балаларның иминлеген саклау.
7. ОГЭ мәсьәләсе
Җыелыш әти-әниләрнең актив катнашында узды.
-
15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне 15.09.2016

15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне уңаеннан Шекше төп мәктәбендә укучылар намуслы, кыю, тырыш булырга, законнарны белергә һәм аларны һәрвакыт төгәл үтәргә өндәү максатыннан "Кем ул варис?" дигән акция үткәрделәр. Соңыннан шул сорауга җавап эзләделәр. Көнне варисларның гимны белән тәмамладылар.
-
Корбан ашы 14.09.2016

Бүген, 14 нче сентябрь көнне, мәктәптә Корбан ашы үткәрелде. Авылыбыз имам-хатибы Фарсил абый, балалар белән очрашып, Корбан гаете бәйрәме, корбан чалу, корбан ашы турында аңлатты. Ашханәдә корбан ашы ашадылар
-
Театр һөнәрләре 14.09.2016

14нче сентябрь көнне Шекше мәдәният йортында балалар өчен “Театр һөнәрләре” дип исемләнгән мәдәни чара үтте. Малайлар һәм кызлар иң элек “театр” төшенчәсенә аңлатма тыңладылар, сәнгатьнең әлеге тармагында хезмәт куючы һөнәр ияләре турында, алар башкарган вазифаларның әһәмияте турында фикер алыштылар. Үзләрен режиссер, актер, костюмер, гример ролендә сынап карадылар һәм спектакльләр уйнап күрсәттеләр. Үткәрелгән чара укучыларга бик ошады.
-
Минем музейга сәяхәтем 13.09.2016

Шекше төп мәктәбендә "Көзге мәрхәмәтлек атнасы" кысаларында, "Минем музейга сәяхәтем" темасына акция үткәрелде. Әлеге акция 4 класс укучыларының мәктәп музеена сәяхәте белән башланып китте. Класс җитәкчеләре Мирзегалямова Гөлсинә Борисовна балаларны музей экспонатлары белән таныштырды, аларның сорауларына җавап бирде. Элеге сәяхәт башка класс укучылары белән дә уздырылачак.
-
Көзге мәрхәмәтлелек атнасы 11.09.2016

5нче сентябрьдән Татарстанда "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" дип исемләнгән акция старт алды. Әлеге чарадан без дә читтә калмыйча, авылдашларны игелекле гамәлләргә чакырдык. 11 сентябрьдә атналыкның "Моя7Я" дип аталган, ягъни гаилә кыйммәтләрен, позитив кәеф һәм үзара яхшы мөнәсәбәтләрне пропагандалау көне иде. Шул уңайдан без Шекше мәдәният хезмәткәрләре белән Шекше авылындагы үрнәк гаиләләрнең берсе Хафизовларда кунакта булдык. Хаҗирә апа белән Ханиф абый күп бала үстереп, аларга дөрес тәрбия биргән. Бүген өлкәннәр уллары һәм киленнәре белән бер түбә астында яши, балаларына оныкларын үстерешә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.
-
«Осенняя неделя добра – эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #КомандаТатарстана 09.09.2016

Шекше төп мәктәбе укучылары "Көзге изгелек атнасы- игелекле эшләр эстафетасы" акциясендә актив катнашалар.
"Ак җилкән" отряды тимурчылары Сәрдә, Шекше авылында яшәүче Римма апа, Хөсәенова Раилә апалар янынна барып , хәлләрен белеп, йорт тирәсендәге эшләренә булыштылар.











