Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Яңа ел бәйрәме 30.12.2018

Бүген мәктәбебездә 1-5 сыйныф укучылары Яңа ел бәйрәменә җыелды. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызын зур түземсезлек белән көткәннәр. Алар килешкә матур җырлар,биюләр,шигырьләр өйрәнгәннәр. Кыш бабай да үз чиратында укучыларга бүләкләр, уку алдынгыларына рәхмәт хатлары өләште. Бәйрәм бик күңелле булды, килгән кунакларга да бик ошады.
-
Лагерьның 6 нчы көне 30.12.2018

Лагерьның 6нчы көне "Яңа ел сәяхәте" темасы астында үтте. Көннең беренче яртысында укучылар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, ә икенче яртысында кошларга җимлек ясап,аларны сыйладылар. Шулай ук саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2018

29 нчы декабрь көнне Шекше төп мәктәбендә 6-9 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм, уку алдынгыларын бүләкләү, җыр-бию, кызыклы уеннар, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алу белән үрелеп барылды.Яңа еллар һәрберебезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар,ныклы белемнәр алып килсен.
-
Архивка сәяхәт 29.12.2018

Бүген лагерьга йөрүче укучылар Саба районының архивы белән танышырга район үзәгенә сәяхәт кылдылар. Алар архивның эшчәнлеге белән таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Юлда булсаң, бул өлгер..." 28.12.2018

Лагерьның 4нче көне "Юлда йөрсәң, бул өлгер,юл йөрү кагыйдәләрен бел!" девизы астында, укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максаты белән үтте.
-
Спорт-сәламәтлек нигезе 27.12.2018

Лагерьның 3 нче көне "Спорт-сәламәтлек нигезе" темасы астында үтте. Укучылар спорт төрләре буенча үзләренең көчләрен сынаштылар. Явлаштау урта мәктәбенә иптәшләрчә очрашуга барып, бадминтон ярышында катнаштылар. Тренер Гыйлметдинов А.Н. җиңгән укучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Районда чыршы бәйрәме 27.12.2018

Бүген Шекше төп мәктәбенең алдынгы укучылары, район башлыгы Р. Н. Миннеханов катнашында узган чыршы бәйрәмендә катнашты.
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" 26.12.2018

Бүген лагерьның 2нче көне ""Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" темасы астында узды. Укучылар биеделәр, КВН да ярыштылар, һәм әлбәттә тимераякта узыштылар.
-
Ел укытучысы конкурсы дәвам итә 25.12.2018

Ел укытучысы конкурсының, "Яшь белгеч" номинациясендә 2 этапта, Шекше төп мәктәбенең информатика укытучысы Гарифуллина А.И. мастер-класс күрсәтте. Молодец, Алсу! Алга таба да уңышлар сиңа!
-
Лагерьның 1 нче көне 25.12.2018

Бүген Шекше төп мәктәбендә "Кыңгырау" сәламәтләндерү һәм ял лагеры эшли башлады. Балалар оештыру эшләре белән шөгыльләнделәр: газета чыгардылар, исем, девиз уйладылар. Кагыйдәләр белән таныштылар. Шулай ук бозда тимераякта шудылар.











