Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Лагерьның 9 нчы көне 11.06.2019

Бүген "Кыңгырау" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере, "Пчелка" хезмәт һәм ял лагере, Сатыш авылы мәдәрәсәсенә сәяхәткә бардылар. Сатыш авылы тарихы белән таныштылар. Мәдрәсәнең нәрсә икәнен күреп, аңлап, күп мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Лагерьның 8 нче көне 10.06.2019

Лагерьда "Театр яктылыкка, нурга илтә!" атналыгы башланды. Шул уңайдан "Мин пародист" конкурсы оештырылды. Балалар артистларга, актерларга пародия күрсәттеләр. Шулай ук "Бу кайсы хайван?", "Уйла һәм тап" уеннарын уйнадылар. Укучылар үзләренең осталыкларына үзләре шаккатып, күтәренке күңел белән кайтып киттеләр. Көннең икенче яртысында "ТАССРга 100 ел" темасына әңгәмә, рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Лагерьның 7 нче көне 07.06.2019

Лагерьда бүгенге көн кызлар һәм малайлар арасында ярышлар белән үрелеп барылды. Малайлар арасында, "Смелые пацаны", кызлар арасында "Стильные прически" конкурслары оештырылды. Шулай ук " Эшне бөтен кеше булдырырга мөмкин",- дигән максаттан чыгып, малайлар кызларга прическалар ясадылар һәм ул бик шәп килеп чыкты. Көннең икенче яртысында "Наркотикларсыз тормыш" темасына асфальтка рәсем ясау һәм спорт уеннары оештырылды.
-
Хезмәт лагере "Пчелка" 07.06.2019

Мәктәбебездә "Пчелка" хезмәт һәм ял лагере да үз эшен җиренә җиткереп бер атнасын эшләде.
-
Лагерьның 6 нчы көне 06.06.2019

Көн темасы: "Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!" дип куелды. Бүген лагерьда рус язучыларын искә төшерү буенча "Знатоки русского языка" викторинасы үткәрелде. Татар халкының җырларын яңарту максатыннан, "Җырлыйк әле" бәйгесе оештырылды. Көннең икенче яртысында "Мистер и Мисс лето" конкурсы бик күңелле булды.
-
Лагерьның 5 нче көне 05.06.2019

Һөнәр атналыгын дәвам итеп , бүген балалар үзләрен режиссер буларак сынап карадылар. Тәрбиячеләр тарафыннан бу һөнәр турында мәгълүмат бирелде. Балалар отрядларга бүленеп мультфильм һәм кино төшерү үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Командаларда кино һәм мультфильмнар буенча "Кем белә? Кем тизрәк?" уенын уйнадылар. Көн кызыклы үтте.
-
Лагерьның 4 нче көне 04.06.2019

Бүген лагерьда көнне сәламәтлеккә багышладык. Шул максаттан, укучыларны дару үләннәре белән таныштыру, төрле интеллектуаль уеннар, әңгәмәләр, сәламәтлек буенча җавап бирүче һөнәр ияләре белән таныштыру үткәрелде.
-
Лагерьның 3 нче көне 03.06.2019

Бүген укучылар табигатьне чистарту максатыннан, көн темасын "Экологик десант" дип билгеләделәр. Авылыбыздагы "Саймә", "Дөләш" чишмәләренә экскурсия ясалды. Чишмәләрне чүп-чардан чистарттылар. Табигатьне, авылыбызның матурлыгын тау башына менеп күзәттеләр. Көннең икенче яртысында "Рәссам буласым килә!" темасы астында асфальтка рәсем ясау оештырылды.
-
Лагерьның 2 нче көне 02.06.2019

Бүгенге көн "Һөнәрләр илендә" темасы астында үтте. Укучылар авыл остаханәсенә барып, авыл хезмәтчәннәренең башкарган эшләре белән таныштылар. Кырдагы иген культураларының үскәнен күзәттеләр. Көннең икенче яртысында үзләрен төрле һөнәр өлкәсендә сынап карадылар.
-
1 июнь -балаларны яклау көне! 01.06.2019

1 нче июнь көнне Шекше төп мәктәбендә “Кыңгырау" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере белән хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерларда балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан, төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм спорт ярышлары балаларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк.











