Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Гран - при 25.05.2015

Мәктәбебез, 2014-2015 нче уку елында тәрбия юнәлешендә иҗади конкурс һәм үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча гран -прига ия булды. Котлыйбыз!
-
Соңгы кыңгырау. 22.05.2015

Бүген мәктәбебездә соңгы кыңгырау яңгырый. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак әлеге тантана укучыларны укытучылары, укыган мәктәбе белән саубуллаштыра . Биек үрләргә менеп, мәктәбебезнең горурлыгы булырсыз дип ышанып озатабыз сезне. Хәерле юл укучылар!
-
Варислар слеты 16.05.2015

Бүген район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган Варислар слеты үтте. Матур аланда узган бу бәйрәмгә һәр мәктәптән актив укучылар җыйналды. Бәйрәмдә безнең мәктәпнең “Кыңгырау ” балалар оешмасы активистлары Фаваризова Рәлинә, Ахметшина Зәлия, Зиннатова Әдилә уку елы дәвамында район һәм республикакүләм иҗади бәйгеләрдә актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен Саба районы балалар иҗат үзәге тарафыннан Грамоталар белән бүләкләнде. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Котладылар 14.05.2015

13 нче май көнне район мәдәният йортында узган район, республика олимпиадаларында җиңүчеләрне котлау тантанасында безнең мәктәп укучысы татар теленнән район олимпиадасында җиңүче, республикада призер, технология фәненнән призер Зәйнәгыева Зәлинә укытучысы һәм әти - әнисе белән катнашты.
-
Единый экологический урок 13.05.2015

13 апреля в 5 классе классным руководителем Зайнагиевой З. Ф.. был проведён урок по теме «Берегите, Землю, берегите!». На уроке детям была представлена информация об экологическом состоянии Земли, на слайдах показаны факторы, отрицательно влияющие на экологическое положение природы. Во время урока учитель совместно с обучающимися обсудили экологические проблемы: загрязнение воздуха, воды, лесов. На уроке ребята поделились своим мнением о том, какую посильную помощь они в силах оказать, чтобы сохранить природу для следующих поколений. На заключительном этапе урока с обучающимися была проведена экологическая игра, в которой дети показали хорошие теоретические знания о мерах сохранения окружающего мира. После уроков учащиеся 5, 7 классов вместе с учителем русского языка и литературы Габдулхаковой М.Р.и классными руководителями (Зайнагиева З. Ф., Назирова Д. А.) вышли к берегу реки Меша, чтобы очистить его от загрязнений. Ученица 5 класса Газиянова Э. вместе с отцом посадила 70 деревьев, в честь 70 летию Великой Победы.
-
Помоги своей школе 12.05.2015

-
"Ветераннарга бүләк " конкурсы 08.05.2015

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан мәктәп, район, республика күләмендә бик күп чаралар һәм конкурслар үткәрелеп тора. "Ветераннарга бүләк" район конкурсына безнең укучыларыбыз да үз эшләрен тапшырдылар. Бәлки без җиңүчеләр дә булмабыз, тик бу бүләкләребез әби -бабайларга чын күнелдән рәхмәт әйтеп башкарылды. Һәм алар безнең ветераннарыбызның күңелләрен күтәреп, куанычларын арттырсын иде дигән теләктә калабыз.
-
“Җирне кабат көйдермәсен кайнар сугыш ялкыннары” 08.05.2015

Җирне кабат көйдермәсен кайнар сугыш ялкыннарыАлар Бөек Ватан сугышы кырларында дошманга каршы аяусыз көрәшкән батыр сугышчыларга, Җиңү көнен якынайту өчен тылда армый-талмый эшләгән хезмәтчәннәргә, балачакларын сугыш урлаган апа-абыйларга багышлап чыгыш ясадылар. Авыр елларда үз җилкәләренә салынган кыенлыкларны сынмый-сыкранмый күтәргән өлкәннәргә, авыл халкына бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов һәм Саба муницпаль районы хакимиятеннән килгән вәкил Исхак Галиев та җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре һәм урта мәктәп коллективының уртак тырышлыгы белән әзерләнгән митинг-концертта фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Әле быел гына авыл җирлеге бинасы каршында булдырылган яңа обелиск янында тантананың икенче өлеше дәвам итте. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр авылдашыбыз искә алынып, алар хөрмәтенә тәкыя һәм чәчәк бәйләмнәре куелды.
-
"Ветераннарга бүләк" 07.05.2015

Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме. Шул уңайдан укучылар үз кулларры белән ветераннарга бүләк әзерләделәр. 7 май көнне педагог - оештыручы Корбанова Л.Т. белән берлектә мәктәп укучылары, клуб мөдире -Хисматова Ләйсән апа һәр ветеранның өенә барып Татарстан президентыннан килгән бәйрәм открыткасын һәм укучылар әзерләгән бүләкләрне тапшырып йөрделәр. Кайсы өйгә керсәк тә безне куанып каршы алдылар, рәхмәт сүзләре белән догалар кылып озатып калдылар. Рәхмәт, Сезгә, Ветераннар!
-
"Безопасное колесо" 06.05.2015

Бүген безнең мәктәп укучылары, район күләмендә үткәрелгән " Имин тәгәрмәч" ярышларында катнашып кайттылар.











