Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Лыжня-2016" 13.02.2016 Бүген балалар белән "Чаңгы юлы -2016" га чыктык.

-
"Минем мәхәллә мәчете" 11.02.2016 Бакчабызда тәрбияләнүче балаларыбыз Зайнагиева Азалия Наил кызы, Әмирова Зилә Айнур кызы һәм Тазиева Мәрьям Рөстәм кызына Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарның Диния Нәзарәте Мөселманнарның җирле дини оешмасы-Саба районы Мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Минем мәхәллә мәчете" дип исемләнгән рәсем конкурсында актив катнашканнары өчен "Сертификат" тапшырылды.

-
"Бәхет иле-балачак" 06.02.2016 Бүген Саба район мәдәният йортында "Бәхет иле-балачак" конкурсының йомгаклау туры узды. Бакчабызда тәрбияләнүче кызларыбыз Хисматова Исламия белән Хафизова Зилә бу конкурста катнашканнары өчен "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр. Бу конкурска кызларыбызны әзерләүче тәрбиячеләребезгә, кызларның әти-әниләренә һәм мәдәният йорты җитәкчесе Хисматова Ләйсәнгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

-
"Мәктәп укучылары бездә кунакта" 02.02.2016 Бачабызга кунакка 3 нче сыйныф укучылары да килде.

-
"Бәйрәм чарасы бик күңелле узды" 02.02.2016 "Юлда йөри беләсеңме?" дип исемләнгән бәйрәм чарабыз бик күңелле узды. Бәйрәм соңында килгән кунагыбыз Динар Рамилевич балаларыбызга истәлекле бүләкләрен дә өләште.

-
"Юлда йөри беләсеңме?" 02.02.2016 Бүген бакчабызда"Юлда йөри беләсеңме" дип исемләнгән ачык чара булып узды. Бакчабызга "Ведущий специалист ГКУ Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" Закиров Динар Рамилевич та килде.

-
"Рәхәтләнеп шуабыз" 01.02.2016

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
"Ял итү урыннарына сәяхәт" 29.01.2016 Бу атнада эшчәнлегебез "Ял һәм җәмәгать урыннарына сәяхәт итү" темасына багышланды. Балаларда кешеләргә ихтирам тәрбияләү максатыннан, кунаклар белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттык. Презентация аша Казан шәһәренең бик матур урыннарына "сәяхәт ясадык". Бүген без балалар белән мәдәният йортына сәяхәт ясадык.

-
"Колобок әкияте аша, математика иленә сәяхәт" 22.01.2016 Бүген бакчабызда,мәктәп белән берлектә эш планы буенча,математика һәм рус теленнән мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән ачык шөгыльләр булып үтте. Шөгыльләрдә башлангыч сыйныф укытучысы Гибадуллина Ризәлә Хайдаровна, мәктәбебезнең завучы Мәхмутова Гөлнара Закаровна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зайнагиева Зөлфия Фоатовна һәм әти-әниләр катнашты.

-
"Бакчабызда бүген ачык шөгыль" 22.01.2016 Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән математика шөгыленнән "Колобок әкияте аша математика иленә сәяхәт" темасына Шавалиева Фәридә Басировна , ә рус теленнән "Прогулка по зимнему лесу" темасына Тазиева Ландыш Алимасовна ачык шөгыль күрсәттеләр.




