Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Психологик эшчәнлек 21.09.2018

Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме белән күзаллауны формалаштыру өстендә эшләделәр. Тәрбияче-психолог белән балалар “Минем яраткан уенчыгым” дигән темага рәсем ясадылар. Һәрбер бала үзенең уенчыгын күзаллау ярдәмендә сурәтләде. Ахырда һәрберсе үз уенчыгы белән таныштырып чыкты. Бу уен ярдәмендә күзаллау гына түгел, ә туган телдә аралашу да формалашты.
-
Чыныгабыз! 20.09.2018

Физкультура шөгылендә зурлар төркемендәге балалар белән яңа “Удочка” дип аталган тиз хәрәкәтле уен уйнадык. Бу уенны балалар бик яратып уйнадылар.Уен ахырында без иң җитез җиңүчене билгеләдек.
-
20.09.2018

Бүген, нәниләр төркемендә “Төзү матераллары “ дигән темага шөгыль узды.Түбәндәге максатлар куелды: агачтан зур кубикларны бер-берсенә тезеп өй ясау, агач материалы,аның үзенчәлекләре(каты,нык булуы) белән таныштыру, предметларның төсен,формасын,зурлыгын билгеләргә өйрәтү, бер-береңә дустанә мөнәсәбәт , хөрмәт тәрбияләү. Балаларга мондый уен аеруча ошады. Башта зур фигуралардан өй төзеделәр, төсләр белән таныштылар. Аннары өстәл артында һәркем агачтан ясалган кубиклардан, фантазиясенә таянып төзүче булып уйнады. Шөгыль бик күңелле, актив, мавыктыргыч булды.
-
Изучаем русский язык 19.09.2018

Осенняя пора - очей очарованье! Самое время отправляться на экскурсию в сказочно - загадочный, золотисто – багряный, ягодно – грибной, таинственно – торжественный осенний лес! Можно еще очень много перечислять, что собой представляет природа в это время года. Уже не лето, но еще не осень с ее затяжными дождями, бодрящей прохладой, печальным унынием. И вот пока погода нам благоволит, сегодня воспитатель по обучению русскому языку Римма Марселовна, с воспитанниками средней группы, ходили на экскурсию в лесопосадку. Цель сегодняшней экскурсии, обогатить внутренний мир ребенка, воспитывать чувства любви к родной природе, умение ценить её красоту.
-
19.09.2018 Закрепление пройденного материала, с воспитанниками подготовительной группы, на занятие русского языка.

-
19.09.2018

Буген, зурлар торкеме №1дэ тәрбияләнүче балалар өчен тәрбияче Хөснуллина М.А. “ Көз кучтәнәчләре” дигән темага интегральләштерелгән шөгыль үткәрде. Балалар шөгыльдә яшелчәләр турында белемнәрен тулыландырдылар , аларнын сәламәтлеккә файдасы турында сойләштеләр. Соныннан һәр бала үзе яраткан яшелчә рәсемен ясады һәм анын файдасы турында сөйләде.
-
Чыныгып үсәбез 18.09.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле булды. Балалар кечкенә туплар белән төрле күнегүләр эшләделәр, зур тупларны тәгәрәтергә өйрәнделәр. Ахырдан балалар белән “Песи һәм чыпчыклар” дигән тиз хәрәкәтле уен уйнадык. Алар бу уенны бик яратып уйнадылар.
-
18.09.2018

Уртанчылар төркеме балалары көзге яфраклардагы үзгәрешләрне күзәттеләр.
-
18.09.2018

Көз ае безгә бик күп күчтәнәчләр алып килә, мул уңыш бүләк итә. Көзнең байлыклары белән таныштыру максатыннан “ Балачак “ балалар бакчасында бик күп кызыклы чаралар, шөгыльләр үтә. Бүген, икенче кечкенэлэр төркемендә “Бакчада алмалар өлгерде” дигән темага шөгыль үтте. Балалар анда алманың көз көне өлгерүен, аның алмагачта үсүен белделәр. “Тылсымлы капчык” тан алып , зур алмаларны зур, ә кечкенә алмаларны кечкенә коробкага аердылар. Балаларга бик ошады.
-
17.09.2018

Бүген, 17 нче сентябрь көнне, 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасының нәниләр төркемендә,тәрбияче Корбанова Айсылу Рәис кызы җитәкчелегендә, “Яшелчәләр” (помидор, кишер белән таныштыру) дигән тема астында танып белү шөгыле узды. Иң беренче, шөгыльгә түбәндәге бурыч,максатлар куелды: яшелчәләрнең исемнәрен кабатлау, аларны рәсем буенча танып белергә өйрәтү, сөйләм телен үстерү,табигатьтәге тирә-юньгә кызыксыну тәрбияләү. Шөгыль сюжетлы уен белән башланып, сабыйларның активлыгын тагын да арттырды. Көлгән аваз ишеткәч, нәниләр килгән кунакны каршы алырга ишеккә юнәлде. Анда, җырлый-җырлый куянкай кереп, балаларны әйлән-бәйлән уйнатып, куян кебек сикертеп уйнатты.. Йомшаккай үзе белән сабыйларга серле тартма алып килде. Тартмадагы күчтәнәчләрне алу өчен, балалар серле сүзне кабатлап, сөйләм телләрен камитлләштерделәр:”Кишер, кишер,кишеркәй” Тартмадан, помидор, кишерләр чыкты. Сабыйлар үзләре дә яшелчәләрне тотып карадылар, тәрбияче апалары аларның файдасы турында сөйләде. Соңыннан “Озын колак” әкияте сәхнәләштерелде. Бүгенге шөгыль-тамаша матур бер хатирә булып нәниләребезнең йөрәк түренә улелып калды.











