Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Кабакбай 06.10.2018

Бүген бездә зур бәйрәм,
Бүген бездә тантана.
Сабада кабак бәйрәме
Республикада дан ала.
-
Кабакбай 2018 06.10.2018

Бай табынны, сый-нигъмәтне
Әзерләэдек мул итеп.
Бөккән, бәлеш,кабартманы
Сез ошатырлык итеп.
Мантый,пирог, торт дисезме?
Бар да бар, бар да тәмле.
Менә мондый мармеладлар,
Өстәлебезнең яме.
Бу матурлыкны курмичә
Китергә һич ярамый.
Витаминлы мармеладны
Авыз итеп карамый.
Ә бәлешен күрегезче!
Тел йотарлык, дөресме?
Иң остасы кем дисәгез,
Бакчабыз пешекчесе!
-
Поздравляем! 02.10.2018

Жизненным трудностям вас не испугать,
Ведь опыта и мудрости вам не занимать!
Жизнь научила многому, наставляя вас,
Примите поздравления с праздником от нас!
А праздник знаменательный —
День пожилых людей,
Он просто замечательный,
И нет его важней!
Здоровья, стали крепче,
Хотим вам пожелать,
А чтоб жилось вам легче,
Не стоит унывать!
-
Өлкәннәр көне 02.10.2018

Буген 6нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында “Өлкәннәр көне” нә багышланган тәрбиячеләр һәм балалар катнашында бәйрәм концерты узды. Төп максат булып әби-бабаларыбызны бәйрәм белән котлау, өлкән буынга булган хөрмәт,ярату хисләрен тагын да ныгыту, оныкларының сәләтләрен күрсәтүдән гыйбәрәт иде. Чарага әби-бабайлар чакырылды. Иң беренчеләрдән булып бакчабыз мөдире Халикова Флюзия Рафаэль кызы чыгыш ясап, өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлап изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде. Чара Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән өзек белән дәвам итте. Тамашачыларның һәрберсенең карашында күз яшьләре катыш елмаю скизелде. Ә инде оныкларын күргәч, өлкән буын шатлык хисләрен яшерә алмады. Балаларның һәр чыгышы әби-бабаларыбыз өчен кадерле, сокланырлык мизгел иде. “Кунак ашы-кара каршы”, ди- халык мәкале. Кунакларыбыз концерт кына карап калмыйча, “Көйне таны” уенында да актив катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар. Татар халык җырлары аеруча яшьлек хәтирәләрен яңартып, бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Гомумән алганда, концерт нәфис сүз, уен-көлке, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды.
Бүгенге көн, һәркем күңелендә матур бер истәлек булып озак сакланыр. Юкка гына, “Бер күрешү-үзе бер гомер”, димиләр. Мондый күрешүләр ешрак булсын иде. Әби-бабаларыбызга булган ярату, хөрмәт хисләрен бәйрәм көнендә генә түгел, һәрдаим искәртеп торыйк.
Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
-
Беседа в рамках профилактики детского дорожно-транспортного травматизма. 24.09.2018 В рамках профилактики детского дорожно-транспортного травматизма, во второй половине дня, прошли беседы с воспитанниками подготовительной группы. Воспитанники разгадывали загадки, узнали много интересного о дорожных знаках, о которых необходимо знать грамотному пешеходу. Были предложены дидактические игры как: «Светофор», «Дорожные знаки»,« В пешеходном городе». Проведение подобного рода беседы позволило сформировать у детей понимание того, что их жизнь и здоровье в процессе передвижения по улицам и дорогам напрямую зависит от их внимательности и знаний основ безопасности дорожного движения.

-
Игры с пазлами 21.09.2018

Игры с пазлом каждым годом приобретают все большую популярность. И в этом нет ничего удивительного! В эту игру играют и малыши, и дети старшего дошкольного возраста, и взрослые.Это отличная развивающая игрушка и хороший способ провести время вместе с ребенком. Однако не думайте, что малыш будет собирать пазлы самостоятельно. Во всех развивающих занятиях присутствие взрослых необходимо. Если вы начнете сами собирать мозаику, то малыш, наблюдая за вами, заинтересуется этим процессом и начнет вам помогать.
-
Файдалы яшелчәләр 21.09.2018

Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Шагиева Л.Р. белән “яшелчә” төшенчәсен ныгыттылар. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы буенча аера белү күнекмәләрен булдырдылар. “Серле капчык” уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм үстерделәр.
-
21.09.2018

Буген, бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән “Көз күчтәнәчләре” дигән тема астында күргәзмә ясадык! Бу күргәзмәдә бакчадагы яшелчәләрнең бар төре дә бар иде.
Мин – Көз!. Килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Күргәзмәдә балалар үз яшелчәләрен мактап реклама ясадылар. Бу балаларга шатлык хисләре тудырды. Быелгы көз барыбызның бакчасына уңышларын мулдан сипкән!
-
Психологик эшчәнлек 21.09.2018

Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме белән күзаллауны формалаштыру өстендә эшләделәр. Тәрбияче-психолог белән балалар “Минем яраткан уенчыгым” дигән темага рәсем ясадылар. Һәрбер бала үзенең уенчыгын күзаллау ярдәмендә сурәтләде. Ахырда һәрберсе үз уенчыгы белән таныштырып чыкты. Бу уен ярдәмендә күзаллау гына түгел, ә туган телдә аралашу да формалашты.
-
Чыныгабыз! 20.09.2018

Физкультура шөгылендә зурлар төркемендәге балалар белән яңа “Удочка” дип аталган тиз хәрәкәтле уен уйнадык. Бу уенны балалар бик яратып уйнадылар.Уен ахырында без иң җитез җиңүчене билгеләдек.











