Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Тематик күзәтү 04.12.2015

30 ноябрь - 4 декабрь көннәрендә, еллык планга нигезләнеп, зурлар төркемендә тематик күзәтү оештырылды. Атна дәвамында төркемдә бердәм эшчәнлекләр, режим вакытлары күзәтелде.
-
04.12.2015

Балалар бик теләп урамга, саф һавага чыгалар. Кар әвәлиләр, төрле хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Максат: кышкы табигать турында күзаллауларын киңәйтү, сөйләмдә сыйфатларны дөрес кулланып тулы җөмлә белән җавап бирү, әвәләү ысулы ярдәмендә ярдәмчел булу.
-
02.12.2015

“Кыш килде”
Урманнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә, төшә генә.
Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
Галимҗан Латыйп
Фотода беренче кечкенәләр төркеме саф һавада. Тәрбиячеләре Хуснуллина Миләүшә Адгамовна
-
02.12.2015

Бүген, уртанчылар-зурлар төркеме тәрбиячесе Айгөл Гыйлфановна балалар белән, кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру, табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү, балаларның конструкцияләү буенча эшчәнлекләрен үстерү, иң гади билгеләр-символлар кулланып, кар бөртегенең үзлекләрен әйтергә өйрәтү максатыннан, төп белем бирү өлкәсе -танып белүдә күләмле генә иҗади эш башкардылар. Балалар карточкалар (символлар), кар яву күренеше сурәтләнгән иллюстрация карап, кар шыгырдавын аудио язмада тыңлап; кар бөртеге, канатлары, ак, зәңгәр, йомшак, салкын, эри, шыгырдый кебек сүзлек өстендә эш алып барганнан соң кар бөртеген ясадылар. Рәсемдә күренгәнчә, балаларның иҗаты бик матур һәм күләмле чыкты. Әфәрин сезгә балалар!
-
01.12.2015

Кыш җитте, бар дөньяны ап-ак итеп карлар яуды, кармы кар без өлкәннәр шулай дип кенә карыйбыз, ә менә яңа гына аякка басып дөньяга чыккан сабыйлар алай дип кенә карый белмиләр. Алар өчен бу ак дөнья яңа бер ачыш һәм яңалык булып тоела. Балаларны өйрәтү өлкәсендә яңа төр методлар кулланып эшләү мәктәпкәчә яшьтәге баланың дөнья белән кызыксынуын , хисләнүчән сизгерлеген арттыра,бигрәк тә бу төр эшчәнлек балаларның шәхесен ,иҗади мөмкинлекләрен һәм танып-белүен үстерүгә юнәлтелгән.
-
01.12.2015

Бүген, безнең зуралар төркеме балалары "кар бабайлар парады" оештырдылар.Тәрбиячеләре Низамиева Рәзилә Вазиховна.
-
Ак ефәктәй кыш килде 30.11.2015

Йомшак кары, саф, чиста һавасы белән кышның беренче ае башланып китте. Атнабыз темасы да шушы ак ефәктәй кышка багышлана.Бердәм эшчәнлекләрдә, режим вакытларында балалар бик теләп кар бөртекләрен күзәтәләр, аларны ясыйлар, гомумән кышның символларын төрлечә өйрәнәләр. Атна дәвамында бакчабызда балалар белән төрле уеннар уйнату, күзәтүләрдә әйләнә-тирә белән кызыксыну; күзәтү;тәҗрибәләр үткәрүдә катнашу, чагыштырып карау, танып-белү; монологик һәм диологик сөйләмне үстерү, су һәм кар турында шигырьләр өйрәнү, рәсемнәр ясау планлаштырыла.
-
27.11.2015

Бүген әниләребезне икенче һәм зурлар төркеме балалары тәбрикләде. Җырлар, биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды бәйрәм. Балалар әниләр бәйрәменә музыка җитәкчесе Мәдинә Шәүкатовна һәм тәрбияче апалары белән әниләргә багышлап инглиз телендә "HELLO" җырын, шигырьләр, бубеннар белән биюләр өйрәнделәр. Әниләребез дә бәйрәмдә катнаштылар,алар төрле сынауларны үтеп, тагын бер кат бик тырыш әниләр икәннәрен далилләделәр.
-
27.11.2015

Бакчабызның түрендә әниләрнең җылы куллары белән эшләнгән төрле-төрле, берсеннән берсе зәвыклы, кызыклы эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Әниләребез бик уңган безнең, барлык фантазияләрен кулланып, актив рәвештә әберләрне алып килделәр. Без әниләрнең шулай тырышлык һәм теләк белән бу күргәзмәдә катнашуларына сокланабыз һәм олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Барлык әниләргә дә иң бәхетле АНА булырга язсын!
-
27.11.2015

Әниләр бәйрәменә концерт номерлары әзерләүдән тыш, балаларыбыз тырышып бүләкләр дә ясадылар. Һәр төркем нинди дә булса кызыклы открытка эшләде. Ә без исә, бүләкләрне әниләребез ошатып, сабыйларының кул эшләреннән куанып горурланганнардыр дигән теләктә калабыз.











