Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Росток турниры нәтиҗәләре куанырлык! 08.03.2016

Шушы көннәрдә, күптән түгел балалар арасында үткәрелгән "Росток" турниры нәтиҗәләре билгеле булды. Балаларның белемнәрен һәм осталыкларын бәяли торган турнирда безнең бакчадан 7 бала катнашты, шулардан 5 се зурлар, ә 2 се мәктәпкә әзерлек төркеме балалары. Нәтиҗәләр барыбызны да куандырды:
I нче степеньлы дипломга Ильдар Мустафин, Аяз Фатхрахманов, Дилюс Давлетшин;
II степеньлы дипломга Рәзинә Яруллина, Самат Шарипов, Зөлфәт Шарипов;
III ст. дипломга Алия Хабибуллина лаек булдылар. Шулай ук, тәрбиячеләр Ахметшина А.Г. һәм Низамиева Р.В. яхшы белемле балалар әзерләгән өчен рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылды. Без балаларны һәм әти- әниләрне чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Профсоюз котлавы 04.03.2016

Безнең коллективта барлыгы 33 кеше хезмәт куя, шуларның 31 гүзәл затларыбыз. Бүген, бәйрәм уңаеннан кызларыбызны бакчабыз мөдире Халитова Флюзия Рафаил кызы, профсоюз комитеты рәисе Нигмәтҗанова Гүзәл Тагировна кызларыбызны бәйрәм белән котладылар. Профсоюз комитеты һәр хезмәткәргә истәлекле бүләкләр тапшырып, матур теләкләр әйтеп тәбрикләде.
-
Әниемнең җылы куллары 03.03.2016

"Әниемнең җылы куллары" исеме астында тагын бер әниеләребезгә багышланган бәйрәм үтте бүген.Уртанчылар - зурлар төркеме балалары чарага бик җитди әзерләнде: шигырьләр ятладылар, бүләкләр ясадылар, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Кунакка килгән Бим һәм Бом , Шапокляк әниләрне һәм балаларны төрлечә сынасалар да бәйрәм шау-гөр килеп үтте. Чарада балалар "Әнием - кадерлем", "Бәйрәм бүген" кебек җырлар башкардылар, кызларның "Әниемнең ак яулыгы", малайларның "Әниемә булышам" биюләре һәрберебезгә дә бик ошады.
-
03.03.2016

Уртанчылар-зурлар төркеме бәйрәмендә әниләребез дә, әбиләребез дә осталыкларын төрлечә күрсәттеләр. Әбиләребез биеп тә, җырлап та оныкларын сөендерсә, әниләр аш-су әзерләүдә, тапкырлыкка ярыштылар.
-
Бәйрәмнәр дәвам итә. 02.03.2016

Бүген, әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен беренче кечкенәләр төркемнәре балалары тәбрикләде. Тәрбияче Багавиева Гөлия Р.һәм музыка җитәкчесе Сафина Мәдинә Шәүкәтовна гүзәл затларны музыка залына җыйнап "Ягез әле, әниләр!" бәйгесе үткәрделәр. Ике командага аерылып әниләребез төрле сынауларны үттеләр: күз бәйләп ярма аеру, башка китап куеп идән себерү, милли биюләр башкару кебек ярышларда үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучыларны әтиләр күзәтеп, командаларга очколар куеп бардылар. Нәтиҗәдә ике командага да җиңүче грамоталары тапшырылды.
-
Балаларның видеоконцерты 02.03.2016

Бәйрәмнең тагын бер мизгеле - ул балаларның әти-әниләренә әзерләгән видеоконцерты булды. "Матрешкалар", малайларның кашыклар тотып башкаруы, "Бәйрәм җыры" , ятлаган шигырьләре барыбызга да бик ошады.
-
ӘНИЕМӘ бүләгем! 02.03.2016

Бакчабызда һәр төркем яңа төрле бүләкләр ясадылар. Кайсын гына алма , барысы да бик матур чыкты, үзенчәлекле булды. Бүләкләрне балалар бәйрәм азагында, әниләренә бик теләп тапшырдылар.Ул мизгелләрне сабыйлар гына түгел, ә без дә бик дулкынланып кичердек.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
-
Яз бәйрәм алып килде 01.03.2016

Язның беренче көне белән, бакчабызда гүзәл затларның иң көтеп алган бәйрәмнәре башланып китте. Балалар да, тәрбиячеләр бик теләп чарага әзерләнделәр, яңа биюләр өйрәнделәр, матур кул эшләре ясадылар. Бүген, эстафетаны ясле һәм икенче кечкенәләр төркеме башлап җибәрде.
Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Гиззатуллина Айсинә А., Ахметшина Айгөл Г., кече тәрбиячеләре Рахимова Адиля Р., Камалова Рәвилә "Әниемнең җылы куллары" дип исемләнгән бәйрәм-тамаша оештырды. Ул уен формасында кунаклар "Кояш", "Маша" катнашында төрле биремнәр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Соңыннан балалар бәйрәмгә килгән әниләрне, әбиләрне биюгә чакырып, бергәләшеп күңел ачтылар.
-
Уртак бәйрәмнәр гаиләне тагы да берләштерә 01.03.2016

Ясле төркеме ике бер-берсенә охшаш бәйрәмнәрне, ягъни әти-әниләрне берләштереп бүген гаилә бәйрәме үткәрде. Тәрбиячеләр Шагиева Ләйлә Р., Исламова Раилә Р. әти-әниләрне төрлечә сынадылар, "Көйне таны" кебек уеннар викторина формасында барды. Ә соңыннан әти-әниләр нәниләреннән бүләкләр алдылар һәм истәлекле фотоларга төштеләр.
-
Уникальные возможности 3D комплекса 29.02.2016

Во всей республике 3 D комплекс имеется всего в 6 детских садах, 3 из них в нашем районе. Такая возможность появилась благодаря умелой работе наших руководителей района и теперь в МБДОУ " Балачак", "Бэлэкэч", "Шоколад"в п.г.т. Богатые Сабы дети развиваются занимаясь на этом интересном спортивном комплексе. Более того, учитывая желания инструкторов по физической культуре руководители организовали 12 часовое обучение, что стало большим событием приезд московских гостей Плахотникова С.В. и Раух Р.Г. – специалистов «Школы диалога с препятствием». В течение 2х дней педагоги, путем интересного метода общения, создания дружеской отмосферы провели обучающий семинар по базовой подготовке специалистов дошкольного образования к тренерской работе на физкультурном комплексе. В итоге этого курса обучения всем 11 участникам педагоги вручили сертификаты участника, среди которых получили документ из нашего детского сада инструктор по физической культуре Закирзянова А.Р. и старший воспитатель Вафина Л.И.
Мы благодарим главного специалиста отдела образования Гумерову Луизу Мажитовну за организацию обучения и коллектив МБДОУ "Бэлэкэч" за проведенный районный семинар по теме: «Содержание образования в области физической культуры в свете ФГОС ДО», в котором приняли участие инструкторы по физической к ультуре, воспитатели и методисты детских садов Сабинского муниципального района.











