Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Закирова Антонина Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"День Муравья" 25.08.2025

Муравьи помогают окружающей среде. Они распространяют семена, опыляют растения, уничтожают вредителей и улучшают качество грунта. Будучи искусными строителями, муравьи строят муравейники из стеблей травы, щепочек, хвои, песка, являясь тем самым чистильщиками леса. Оберегая муравейники, мы зыщищаем нашу природу, наши леса. (подг гр)
-
Каен агачы көне 21.08.2025

«Шоколад» балалар бакчасында «Каен көне» узды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр каенның кешегә нинди файда китерүен искә төшерделәр, аның шифалы үзлекләрен, каенның игелек һәм матурлык, туган җир символы булуын белделәр. Рус гүзәле каен турында җырлар, шигырьләр искә төшердек, «Каенны яратам» дигән викторина үткәрдек. Аннары барыбыз бергә каенлыкка сәяхәт оештырдык. Сәяхәт уңышлы булды, Балалар канәгать калдылар.
-
Дуслык көне 20.08.2025

Бүген уртанчылар төркемендә дуслык көне. Бу – безгә дусларыбыз турында уйларга, аларны кадерләргә һәм үзебезнең дә яхшы дус булырга кирәклеген искәртүче бәйрәм. Дус – ул шатлыкта да, кыен чакта да янәшәдә булган кеше. Аңа сереңне сөйләргә, бергә уйнарга, укырга һәм рәхәтләнеп шатланырга мөмкин. Чын дус сине һәрвакыт аңлый, ярдәм итә, уңышларыңа сөенә. Дуслар белән тормыш яктырак, кызыклырак һәм күңеллерәк була. Алар белән яңа нәрсәләр өйрәнү дә, күңелсез чакларны уздыру да җиңелрәк. Дуслык көне – дусларыбызга рәхмәт әйтү һәм алар белән тагын да якынрак булу өчен менә дигән мөмкинлек!
-
Тәҗрибәләр көне 14.08.2025

Бүгенге көнне уртанчылар төркемендә тәҗрибәләргә багышладылар. Балалар белән төрле кызыклы тәҗрибәләр үткәрелде.. Балалар тәҗрибәләрне бик кызыксынып күзәттеләр, әлеге эштә үзләре дә бик теләп катнаштылар.
-
Салават күпере көне 11.08.2025

Бүген уртанчылар төркемендә салават күперенең төсләрен искә төшерделәр., бу табигый күренешнең төсләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Салават күперен рәсемгә төшерделәр. Салават күпере төсләре белән уеннар уйнадылар.
-
Яшел төс көне 07.08.2025

Яшел төс ул энергия, табигать, гармония, үсешне белдерә. Бүген уртанчылар төркемендә яшел төс көне иде. Балалар яшел төсле киемнәр кием килделәр. Уеннарда яшел төсләр кулланып уйнадылар. Кәгазьдән яшел бакалар ясадылар.
-
Сары төс көне 05.08.2025

Сары төс — уңыш төсе. Сары төс баш мие эшчәнлеген яхшырта, кешенең үз-үзенә ышанычын арттыра, оптимизм хисләре уята. Уртанчылар төркемендә сары төс көнендә сары төстәге уенчыклар белән уйнап, пластилин белән кояш ясадылар, сары смайликлар белән фотога төштеләр.
-
5 август - Халыкара светофор көне. 05.08.2025

«Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе:
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе». Бу нәрсә? Дөрес, светофор! Аны 1868 елда Лондонда Джон Пик Найт уйлап тапкан. Беренче светофор семафор укларыннан торган һәм кул белән идарә ителгән. Җайланманың өч төслесе – Уильям Поттс һәм Джон Харисон иҗат җимеше. Аны 1920 елда АКШның Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә урнаштырганнар. Берлинда хәтта 13 төсле светофор бар икән. Аны аңлау шактый авыр булганга, җайланма янәшәсендә һәрчак полиция хезмәткәре тора, ди. Уртанчылар төркемендә светофор көнен билгеләп үттеләр. Аның өч төсен искә төшерделәр, светофор белән бәйле уеннар уйнадылар.
-
Зоопарк көне 01.08.2025

Зоопарк дигәч, Җир йөзенең төрле почмакларыннан килгән сирәк очрый торган хайваннар яшәүче ниндидер серле бер урын күз алдына килә. Ак аюлар, бүре, арыслан ише кыргый җәнлекләр дөньясы балаларны гына түгел, олыларны да гел үзенә җәлеп итеп, чакырып тора. Шуңа да күп кенә гаиләләрдә җәйге каникулларның бер көнен зоопаркка багышлау күркәм гадәткә әйләнгән. Буген уртанчылар төркемендә "Зоопарк көне" иде. Балалар үзләренең зоопаркта күргәннәрен сөйләделәр. Зоопарктагы хайваннар өчен легодан, койма ясадылар. Озын муенлы хайван жирафны рәсемгә төшерделәр.
-
Без үстергән уңыш 31.07.2025

Ямьле язлар килеп җиткәч
Без утырттык кыярлар.
Сулар сибеп торган идек
Курегез, зур булганнар.
Дуслар белән бергәләшеп
Җыеп алдык уңышны.
Тәмле итеп кыяр белән
Ашадык кондезге ашны.














