Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества «Оста» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул. М.Джалиля, зд.3А |
| Телефон: | +7(843)-622-55-03;+7(843)-622-55-04 |
| E-Mail: | Cdt.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО «Центр детского творчества «Оста» |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 990 |
| У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества «Оста» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169
-
Теле барның - иле бар. Республика 19.04.2012

17 – 18 апрель көннәрендә Казан шәһәре Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты бинасында “Теле барның иле бар” республикакүләм сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсының республика сайлап алу этабы үткәрелде. Әлеге конкурста районыбыз данын яклап Олы Арташ төп мәктәбеннән Вәлиева Алсу (җитәкчесе Энҗе Вәлиева), Мирочев Руслан (җитәкчесе Халисә Җәләлиева), Олы Шыңар төп мәктәбеннән Касыймова Зөһрә, Шагиев Илдар, Сафина Рисәнә (җитәкчеләре Нәсимә Гарипова , Әлфия Шәйдуллина), Югары Симет урта мәктәбеннән Тимерова Айсылу (житэкчесе Фәүзия Махиева), Олы Кибәче урта мәктәбеннән Газизова Зилә (җитәкчесе Әнисә Гафиятова),Сатыш урта мәктәбеннән Джуманова Алинә (җитәкчесе Дания Гыйлметдинова) чыгыш ясады. Алар жюрилар хозурына татар шагыйрьләренең татар һәм рус телләрендә иҗат иткән туган тел турындагы шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Конкурсантларыбызның чыгышын Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал театры артистлары Рушания Юкачева, Найлә Гәрәева, озак еллар телевидениедә эшләүче диктор Эльмира Хаматова составындагы мәртәбәле жюри бәяләде. Безнең укучыларыбыз сынатмадылар, зур сәхнәдә югалып калмадылар, бик уңышлы чыгыш ясап, дипломнар һәм футболкалар белән бүләкләнделәр. Валиева Алсу һәм Тимерова Айсылуның чыгышлары аеруча югары бәяләнде һәм аларга сайлап алуның 2 турында да катнашу бәхете елмайды. Районыбызның нәфис сүз сәнгатен яратучы укучыларыбызны 26 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Үзәк мәйданда үткәреләчәк “Шигырь бәйрәме”ндә катнашырга чакырабыз һәм уңышлар телибез.
-
Сандугач керде күңелгә-2012 17.04.2012

14 – 15 апрель көннәрендә Казан шәһәре Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында “Сандугач керде күңелгә” Бөтентатар җыр фестивале үткәрелде. Бу фестиваль 9 – 11 нче сыйныф укучылары арасында талантлы укучыларны барлау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Быел әлеге фестиваль кысаларында 6 – 10 яшьлек балалар өчен “Беренче карлыгачлар” конкурсы да оештырылды. “Сандугач керде күңелгә” фестивалендә безнең район данын яклап Тимершык урта мәктәбеннән Фәннүр Фатыйхов, Олы Шыңар урта мәктәбеннән Фаяз Садыйков (җитәкчеләре Гүзәлия Фәтхуллина), Юлбат урта мәктәбеннән Райнур Мансуров, Олы Арташ төп мәктәбеннән Ләйлә Закирова (җитәкчеләре Фәрит Аубакиров), Завод – Нырты урта мәктәбеннән Зәлинә Фәрхиева, Айдар Мусин (җитәкчеләре Айгөл Шәймиева), Явлаштау урта мәктәбеннән Алмаз Шакиров, Эзмә урта мәктәбеннән Нурия Гарипова (җитәкчеләре Тәфкил Яруллин), Килдебәк урта мәктәбеннән Ләйлә Касыймова (җитәкчесе Гүзәл Шакирова)лар чыгыш ясады. Конкурсантлар жюрилар хозурына татар халык җыры, 60 – 80 нче елгы җырлар һәм эстрада җыры тәкъдим иттеләр. Барлык сынауларны да уңышлы үткән 3 укучыбыз: Фәннүр Фатыйхов, Алмаз Шакиров, Райнур Мансуров фестивальнең гала - концертында чыгыш ясады һәм бүләкләнде. Тимершык урта мәктәбеннән Фәннур Фатыйхов “Сандугач керде күңелгә” фестивалендә 3 урын алды, диплом һәм кәрәзле телефон белән бүләкләнде. Җитәкчесе Гүзәлия Фәтхуллина. Явлаштау урта мәктәбеннән Алмаз Шакиров фестивальнең 2 дәрәҗәдәге дипломына ия булды, диплом һәм нетбук белән бүләкләнде. Җитәкчесе Тәфкил Яруллин. Юлбат урта мәктәбеннән Райнур Мансуров “Сандугач керде күңелгә” фестивале кысаларында үткәрелгән “Беренче карлыгачлар” конкурсында дипломант исеме алды, диплом һәм чәйнек белән бүләкләнде. Җитәкчесе Фәрит Аубакиров. Сәләтле укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен әлеге зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез һәм уңышлар телибез.
-
Татарстанның кечкенә принцессалары 12.04.2012

8 нче апрель көнне Казан шәһәрендә «Татарстанның кечкенә принцессалары» (Маленькие принцессы Татарстана») V республикакүләм матурлык һәм талант конкурсы үтте. Әлеге конкурсның сайлап алу этабы МЕГА сәүдә үзәгендә уздырылды. Анда безнең талантлы кызыбыз Фәридә катнашу бәхетенә иреште. Конкурсның төп шарты: үзеңнең сәләтеңне күрсәтү. Бүгенге көндә «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче, балалар иҗат үзәге педагогы Эльмира Касымова җитәкчелегендә түгәрәктә шөгыльләнүче Фәридә Сәгыйтова бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, жюриның мактавына лаек булды. Нәни, тырыш Фәридә Әтнә районында уздырылган «Йолдызлык-2012» конкурсында катнашып, беренче сынауны да уңышлы үткән иде. Киләчәктә дә Фәридәгә талантын үстереп, уңышларга ирешергә язсын!
-
Бүләкләү 05.04.2012

28 март көнне Балалар иҗат үзәгендә II республикакүләм Г.Тукай исемендәге “Теле барның – иле бар” сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсының район этабы үткәрелде. Конкурс җиңүчеләренә 3 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ноябрь – декабрь айларында район күләмендә мәктәп укучылары арасында пожар куркынычсызлыгы темасына конкурс үткәрелгән иде, 3 апрельдә аларны да бүләкләү оештырылды. . Конкурста барлык мәктәп укучылары да бик актив катнаштылар: кул эшләре номинациясенә 95, сочинениеләр номинациясенә 100 эш кабул ителде, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр 79 эш белән катнашты. Әлеге конкурста катнашучыларга бүләкне гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы А.Галимуллин һәм ирекле сүндерү җәмгыяте җитәкчесе Ф.Нуриев тапшырды.
-
Теле барның - иле бар 28.03.2012

28 март көнне Балалар иҗат үзәгендә II республикакүләм Г.Тукай исемендәге “Теле барның – иле бар” сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсының район этабы үткәрелде. Әлеге конкурс яшь буынны милли – мәдәни кыйммәтләр һәм татар поэзиясе дөньясына җәлеп итү, әхлакый – эстетик сыйфатларны үстерү, укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты мисалында патриотик һәм милли үзаң тәрбияләү, Ватан, туган якка мәхәббәт хисен үстерү максатыннан үткәрелде. Конкурсантлар татар шагыйрьләренең татарча язылган һәм русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләделәр. Жюриларга да эш җиңелләрдән булмады: 4 сәгать барган ярышта 114 укучы көч сынады.
Нәтиҗәләр тубәндәгечә билгеләнде:
1-4 сыйныфлар арасында (татарча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Вәлиева Алсу (Олы Арташ төп мәктәбе)
2 урын – Галиәхмәтова Зәринә (Олы Кибәче урта мәктәбе)
3 урын – Минанхуҗин Илфир (Бигәнәй башлангыч мәктәбе)
1-4 сыйныфлар арасында (русча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Тимерова Айсылу (Югары Симет урта мәктәбе)
2 урын – Хәбибрахманов Әлфис (Олы Арташ төп мәктәбе)
3 урын – Маканова Эльвина (Иштуган урта мәктәбе)
5-8 сыйныфлар арасында (татарча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Газизова Зилә (Олы Кибәче урта мәктәбе)
2 урын – Зиннәтова Әдилә (Шекше урта мәктәбе)
3 урын – Мусина Ләйсән (Саба гимназиясе)
5 - 8 сыйныфлар арасында (русча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Джумова Алинә (Сатыш урта мәктәбе)
2 урын – Сабитова Ләйсән (Икшермә урта мәктәбе)
3 урын – Фазылова Зәринә (Тимершык урта мәктәбе)
9 - 11 сыйныфлар арасында (татарча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Шагиев Илдар, Касимова Зөһрә, Сафина Рисәнә (Олы Шыңар урта мәктәбе)
2 урын – Фатыйхов Фәннур (Тимершык урта мәктәбе)
3 урын – Арикеева Илүсә (Завод –Нырты урта мәктәбе)
9 – 11 сыйныфлар арасында (русча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Мирочев Руслан (Олы Арташ мәктәбе)
2 урын – Шакиров Алмаз (Явлаштау урта мәктәбе)
3 урын – Хәсәншин Илфат (Икшермә урта мәктәбе)
Һәр катнашучыга да “Рәхмәт хаты” һәм “Фатиха” татар – мөселман балалары өчен календарьләр тапшырылды. 1 урын алган укучылар 16-17 апрель көннәрендә конкурсның финал этабында чыгыш ясаячаклар. Финал ярышлары Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында үтәчәк. Бүгенге конкурс җиңүчеләрен 3 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында үтәчәк бүләкләү тантанасында көтеп калабыз.
-
"Созвездие - Йолдызлык" - ӘТНӘДӘ! 26.03.2012

23-24 нче март көнне “Созвездие-Йолдызлык 2012” эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең республикакүләм зона этабы Әтнә районында үтте.
23е көнне районыбыздан 160лап катнашучы юлга кузгалды. Беренче көнне сайлап алу көне буларак үтте, коллективларга “Созвездие-Йолдызлык” фестивале хәрәкәтенең генераль продюсеры Д.А.Туманов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри каршында сынау узарга туры килде. Вокалистлар, нәфис сүз осталары, хореография коллективы каушамыйча, районыбыз данын тиешле дәрәҗәдә якладылар. Нәтиҗәләр буенча берничә коллектив икенче көнне дә чыгыш ясау бәхетенә иреште.
Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Альмира Дәүләтшина җитәкчелегендәге Саба гимназиясе һәм Юлбат урта мәктәбе укучыларыннан торган «Модерн» бию коллективы «Хореография» номинациясендә “Барыбызда биибез” һәм “Заманча рус биюе”ләрен тәкъдим иттеләр. Уңышлы чыгышлары өчен “Созвездие-Йолдызлык 2012” эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең ДИПЛОМына лаек булдылар. Афәрин! Уңышлар телибез!
-
"От творчества учителя к творчеству ученика" - "Укытучы иҗатыннан укучы иҗатына" 26.03.2012

26 март көнне Кукмарада «От творчества учителя к творчеству ученика» («Укытучы иҗатыннан укучы иҗатына”)дип аталган белем бирү учреждениеләре укытучылары өчен VII регионара фестиваль-конкурс булып үтте. Әлеге бәйгедә районыбыз укытучылары һәр елны бик актив катнашалар. Фестиваль-конкурста укытучылар укучыларының һәм үзләренең эшен, иҗатларын “Халык уен кораллары”, “Халык җыры”, “Халык биюе”, “Сынлы сәнгать”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Дизайн” номинацияләрендә тәкъдим иттеләр. Бездән Тимершык, Завод-Нырты, Түбән Шытсу, Олы Шыңар, Олы Кибәче, урта мәктәпләре, Саба кадет-интернат мәктәбе, Кызыл-Мишә, Сабабаш төп мәктәпләре, Район Балалар Иҗат Үзәге укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
“Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә җиңүчеләребез дә бар, алар:
Тимершык урта мәктәбеннән Фәлванова Айгөл Фидаил кызының һәм шулай ук укучысы Нуриева Ләйсәния;
Завод-Нырты урта мәктәбеннән Арикеева Әнисә Тимерҗан кызы,
Сабабаш төп мәктәбеннән Халилов Рамил Хатыйп улы,
Шекше урта мәктәбеннән Гарипова Алсу Рәшит кызы
-
“Сәхнә көзгесе” (”Зеркало сцены”) 26.03.2012

26 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Сәхнә көзгесе” (”Зеркало сцены”) дип аталган республикакүләм милли фестиваль – конкурс үткәрелде. Анда Тимершык, Шекше урта мәктәпләре, Саба гимназиясенең “Драма” юнәлешендә эшләүче өстәмә белем бирү берләшмәләре катнашты. Әлеге бәйге балаларда милли театр иҗатын үстерүгә шартлар тудыру, театр сәнгатенә кызыксыну уяту, татар язучыларының иҗатны пропагандалау, сәләтле балаларга булышлык итү максатыннан оештырылып килә. Коллективларыбызның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Саба гимназиясенең Гиниятуллин Юныс Накыйп улы җитәкчелегендәге драма берләшмәсе – I урын;
Тимершык урта мәктәбенең Миннеханова Минсылу Фәнәви кызы җитәкчелегендәге драма берләшмәсе – III урын;
Шекше урта мәктәбенең Габдрахманова Резеда Маннан кызы җитәкчелегендәге драма берләшмәсе – III урын.
-
Созвездие-Йолдызлык 21.03.2012

18 нче март көнне Саба мәдәният йортында районыбызның иң сәләтле һәм энергияле балалары җыелды. “Созвездие-Йолдызлык 2012” эстрада сәнгате яшьләр фестиваленә сайлап алу этабы үтте. Әлеге фестивальдә җиңелүчеләр юк. Сәхнәгә чыккан яшьләр тамашачыдан курыкмый, бу яшьләрнең бөтенләй башка төре, алар ирекле һәм сәләтле булып үсәләр. Конкурста дуслык җиңсен, чөнки шуның кадәр күп яшь сәләтләр әлеге фестиваль аркасында туып тора. Бәйге турларында вокалистлар, нәфис сүз осталары, хореография коллективы сәләтләрен күрсәтә алды. Нәтиҗәләр буенча берничә коллектив Әтнә районында уздырылачак республиканың зона этабында катнашачак. Алар түбәндәгеләр: 1. “Конферанс” номинациясе. Олы Шыңар урта мәктәбеннән өстәмә белем бирү педагогы Әлфия Шәйдуллина җитәкчелегендәге төркем(Билалова Энҗе, Гыйльметдинова Зилә,Зарипова Алсу) . 2. «Вокал-соло» номинациясе. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Эльмира Касымова җитәкчелегендәге Фәридә Сагитова, Динә Вильданова, Алисә Котдусова. 3. «Вокал» номинациясе. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гүзәлия Фатхуллина җитәкчелегендәге Азалия Әхмәтҗанова. 4. «Хореография» номинациясе. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Альмира Дәүләтшина җитәкчелегендәге «Модерн» бию коллективы.
-
Семинар (киңәшмә) 20.03.2012

16 март көнне Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе базасында район мәктәпләрендә эшләүче өстәмә белем бирү педагоглары өчен “Өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә укучыларның табигый сәләтен үстерү” темасына семинар үткәрелде. Бу уку елында Олы Шыңар урта мәктәбендә укучыларга өстәмә белем бирү юнәлешендә “Баскетбол”, “Хореография”, “Оста куллар”, “Фольклор” берләшмәләре эшли. Семинарда әлеге берләшмәләрнең эшчәнлеге күрсәтелде: “Оста куллар” берләшмәсе җитәкчесе, мәктәпнең технология укытучысы Алия Мөхетдинова “Чәчәкләрдэ – тормыш яме” темасына мастер класста, җептән төрле технологияләр кулланып, оригиналь чәчәкләр ясарга өйрәтте. “Хореография” берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Шайдуллина семинарда катнашучыларга “Ирланд биюе” темасына мастер –класс тәкъдим итте. Семинарның 2 өлешендә “Бездә һәрбер күңел сандугачлы” темасына класстан тыш чара күрсәтелде. Әлеге чарада Олы Шыңар урта мәктәбенең район һәм республика күләмендә төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаган укучылары чыгыш ясады. Йомгаклау өлешендә мәктәп директоры Альфред Хәбибуллин, Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире Алсу Хәнәфиева чыгыш ясады. Балалар иҗат үзәгенең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Димөхәммәтова үз чыгышында коллективның бердәм, тырыш булуын, укучыларның өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә теләп шөгыльләнүләрен һәм конкурсларда нәтиҗәләрнең югары булуын билгеләп үтте, бүгенге семинарны оештырган мәктәп дирекциясенә рәхмәт белдерде.








