Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества «Оста» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул. М.Джалиля, зд.3А |
| Телефон: | +7(843)-622-55-03;+7(843)-622-55-04 |
| E-Mail: | Cdt.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО «Центр детского творчества «Оста» |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 990 |
| У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества «Оста» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2012

Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын күңелдән Иҗат үзәге коллективы исеменнән УКЫТУЧЫлар көне белән котлыйбыз!Һәрберебезгә бәхет, шатлык, куаныч, сәламәтлек белән яшәргә һәм эшләргә язсын!Игелекле татар мөгаллиме!
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт. (Г.Садә)*Башкалар өчен якты нур булу-кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та куркытмый. (Феликс Дзержинский)*Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)*Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!(Хәсән Туфан)*Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)Иң изге теләкләр белән: Шафикова Гөлнар Ильдаровна һәм балалар иҗат үзәге коллективы
-
Өлкәннәр көне
29.09.2012
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
28нче сентябрь көнне Иҗат үзәгендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар белән очрашуны быел да чәй табыны артында уздырдык. Фирдәвес апа, Рәхимә апа, Зина апа, Әлфинур апа һәм Нурислам абый үзләре эшләгән вакытта булган истәлекләре белән уртаклашып, бер күрешү - бер гомер, дип безгә изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмнәр котлы булсын!!!
-
Кабак бәйрәме 24.09.2012

Кабак бәйрәме елдагыча бик күңелле үтте. Иҗат үзәге коллективы тырышлыгы белән ясалган күргәзмә иң-иңе булды. Безгә I урын. Афәрин!
-
Татарстан кроссы 24.09.2012

23нче сентябрь көнне район күләмендә Татарстан кроссы үтте. Анда иҗат үзәге коллективы да актив катнашучылар рәтендә булды.
Уңышларыбыз сөенечле. Гомуми йөгерүдә директор урынбасары Димөхәммәтова Айгөл Шаһинур кызы – II урын. Җитәкче хатын-кызалар арасында Шафикова Гөлнар Илдар кызы –I урынга лаек булды. Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
СДО 21.09.2012

VI заседание III созыва Совета Детских Организаций.
В сентябре 2012 в Молодежном Центре «Волга» проходило заседание общественной организации «Совет Детских Организаций Республики Татарстан» (СДО).
Представителем от Сабинского муниципального района был Карпов Максим – председатель комитета ДРД (ученик 10 класса Сабинской гимназии). В программе заседания: встречи с представителями Министерств Республики Татарстан, выборы актива СДО, планирование, работа над проектами, ролевые игры, тренинги, посещение Ледового дворца.
В МЦ «Волга» собрались самые активные ребята и девчата из всех районов республики. Они поднимали проблемы нравственного и патриотического воспитания, решали вопросы образования, экологии, социальной защиты детей. Проводились мастер-классы и различные игры: ролевые и подвижные, где все принимали участие с большим желанием. Проявив себя активным участником заседания, Максим был избран Председателем комитета Патриотизма. В ближайшее время он со своим комитетом планирует создать сайт, где будут обсуждаться проблемы патриотического воспитания детей и подростков, проводиться различные конкурсы на знание символик республики и государства, конкурсы рисунков, фотографий и сочинений о своем крае и знаменитых людях: « Моя Родина», «Знай наших» и т.д. Также будут подниматься вопросы толерантности.
С
-
15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне 21.09.2012

15 сентябрь – Татарстан варислары берлегенең туган көне.
Мәктәпләрдә бу көнне иртәдән үк бәйрәм рухы сизелеп тора иде. Варислар бүлмәсеннән талгын гына варисларның яраткан көйләре агыла. Кызыллы-зәңгәрле галстуклар дулкыны заллар буйлап агыла.
Кадет мәктәбендә дә шушы бәйрәм уңаеннан 14нче сентябрь көнне зур чара – 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү булып узды! Бу чараның максаты: 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү, аларны намуслы, кыю, тырыш эзатабарлар (йолдызлар) булырга, законнарны белергә һәм һәрвакыт төгәл үтәргә өндәү иде.
Чара игътибарлыкка уен белән башланып китте. Аннары Гүзәлия Габдулловна кызлар һәм егетләргә китап кыстыргычы ясарга өйрәтте, аларның бик матур кул эшләре килеп чыкты. Чараның төп өлеше балаларны эзтабарлар рәтенә кабул итү булды. Хәзер инде алар гади генә балалар булмаска, ә һәркайда да тәртипле, намуслы, эш сөючән, һәр эштә үрнәк булырлык, яхшы укый торган булырга ант бирделәр. Балаларга “Йолдызлар” дип исем дә кушылды, чөнки кешеләрнең яхшы хезмәтләре, укучыларның яхшы укулары, алдынгыларның беренче адымнары йолдыз белән билгеләнә. Ә ахырда инде, укучыларның әзерләп килгән шигырьләрен тыңланды һәм кечкенә генә бүләкләр тапшырды. Киләчәктә дә шушы “Йолдызлар” мәктәбебезнең, районыбызның, республикабызның данын яклар, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр. Варислар илендә 5-8 сыйныф укучыларын 4 станция («Уку-белем», «Спорт-сәламәтлек», «Хезмәт-кайгыртучанлык», «Мәдәният-сәнгать») көтеп тора иде. Станция хуҗалары – Мәктәп Балалар Думасы членнары һәм яшь укытучылар. “Җигүле Кашка”, “Ярым җәяүле”, “Төтенсез паровоз”, “Ишкәксез көймә” командаларын шактый сынадылар алар бу көнне. Команда составында һәр сыйныфтан да укучылар булу көндәшлекнең нык икәнен күрсәтә иде. Ә икенче яктан командирларның лидерлык осталыгы, варисларның группаларда эшли алу мөмкинлекләре яхшы чагылды.Дума членнары нәтиҗә ясады. Бәйрәмдә җиңелүчеләр булмады да.
15 cентября – День рождения Союза наследников Татарстана.
В школах района в этот день праздничная обстановка: звучат песни, на стенах плакаты с поздравлениями и стенгазеты о жизни детской организации, всюду мелькают красно-зеленые галстуки. Проводятся сборы, приемы в наследники и следопыты, встречи с ветеранами детского движения, спортивные и подвижные игры, походы на природу, звучат песни у костра.
В кадетской школе-интернат этот праздник проводили 14 сентября. В этот день учащихся 2 классов принимали в Следопыты. Сначала они прошли испытание в мастер-классе, который проводила педагог-организатор Альмиева Г.Г.: своими руками изготовили закладки для книг. Затем – прием в Следопыты, где активисты ДШД ознакомили с Уставом СНТ и вручили отличительные знаки «Звездочки». На празднике звучали песни и стихи в исполнении новых членов СНТ.
В Б.Шинарской школе в этот праздничный день тоже был прием: учащихся 5 классов принимали в Наследники, который проводился в нарядно-украшенном спортзале. Дав клятву верности своей детской организации, наследники под руководством педагога-организатора Шарифуллиной В.М. отправились в путешествие - игра по станциям: “Знания”, “Спорт”, “Труд” и “Культура”. Здесь пригодились и единство команды, и лидерские качества командиров команд. В проведении принимали участие члены ДШД и молодые педагоги.
14 сентября в Сабинской гимназии прошло спортивное соревнование 1-ой Малой Олимпийской игры приуроченное ко дню рождения детской организации Союза Наследников Татарстана.
Торжественное мероприятие, со словами напутствия, открыла Фаляхова Г.Р. и в спортивный зал гимназии под торжественную музыку зашли будущие «Олимпийские чемпионы» гимназии. Учащиеся 5-7 классов соревновались между собой в спортивных играх. Итог игры: I место заняла команда 6х классов, II место – 7 классы, III место – 5 классы. Так гимназисты отметили свой праздник. -
"Җырлыйк әле"дә - Сабалар 05.09.2012

4нче сентябрь көнне "Җырлыйк әле" тапшыруында районыбызның яшь талантлы укытучылары катнашты. Тапшыру Укытучылар көне уңаеннан 6нчы октябрь көнне "ТНВ" каналыннан күрсәтеләчәк. Иштуган урта мәктәбе директоры Макаров Анатолий Владимирович, Саба кадет-интернат мәктәбеннән хореограф Мингазова Гөлия Шамилевна, Олы Шыңар урта мәктәбеннән рус теле укытучысы Хуҗиәхмәтова Чулпан Галинуровналар матур җырларын башкардылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар, моң чишмәләренең саекмавын телибез! Афәрин!!!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2012

Дорогие учителя !
В новом учебном году мы искренне желаем всем учителям, преподавателям и родителям терпения, мудрости, здоровья и безграничного жизненного оптимизма. Пусть этот учебный год будет полон ярких открытий, принесёт всем счастье и успех! С Днем знаний!.
И снова в позолоте тополя,
А школа - как корабль у причала,
Где ждут учеников учителя,
Чтоб новой жизни положить начало.
На свете нет богаче и щедрей,
Чем эти люди, вечно молодые.
Мы помним всех своих учителей,
Хотя и сами уж почти седые.
Они в судьбе у каждого из нас,
По ней проходят словно красной нитью.
Мы гордо произносим каждый раз
Простых три слова : " Это мой учитель."
Мы все в его надежнейших руках:
Ученый, врач, политик и строитель...
Живи всегда в своих учениках
И счастлив будь, наш капитан - учитель!Коллектив ЦДТ
-
Август киңәшмәсе 27.08.2012

22 август көнне "Белем бирүнең бөтенлеген тәэмин итүдә гомуми һәм өстәмә белемнең үзара бәйләнеше" темасына август киңәшмәсенең пленар өлеше үтте.
Киңәшмәнең беренче өлеше Район Балалар Думасының эчтәлекле чыгышы белән башланды (җитәкчеләре - Шаһидуллина Л.И.)
Кунакларны каршы алуда Юлбат урта мәктәбенең хореография коллективы да катншаты (җитәкчеләре - Дәүләтшина А.Ф.)
Тантаналы өлешне алып бару өлеше директор урынбасары - А.Ш.Димөхәммәтова һәм Олы Шыңар урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Г.Мөбәрәковка йөкләнгән иде. Районыбыз мөгаллимнәренә укытучыларыбыз башкаруында җырлар бик ошады. Аеруча Ф.М.Аубакиров башкаруында үзе Г.И.Шафикова сүзләренә иҗат иткән "Укытучыма" җыры күңелләргә бик хуш килде.
Тантаналы өлештә иҗат үзәге директоры Г.И.Шафикова тырыш хезмәте өчен Район мәгариф бүлеге Грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Район башлыгы Грамота һәм 10мең сум күләмендә премиягә түбәндәге өстәмә белем бирү укытучылары лаек булды:
1. Мингазова Гөлия Шамил кызы – Саба кадет интернат – мәктәбе
2. Фаваризова Раилә Тәлгат кызы – Шекше урта мәктәбе
3. Аубакиров Фәрит Габделмәҗит улы – Балалар иҗат үзәге
4. Шакирова Гүзәл Ринат кызы – Килдебәк урта мәктәбе
5. Касымова Эльмира Кеняшевна – Балалар иҗат үзәге
6. Фазылҗанов Илназ Рәис улы – Тимершык урта мәктәбе
7. Дәүләтшина Альмира Фоат кызы – Балалар иҗат үзәге
8. Гараев Гафур Әюп улы – Олы Арташ төп мәктәбе.
-
Саубул, "КОЯШКАЙ"! 02.08.2012

Җәйнең соңгы ае - август та башланып китте. Каникул буе районыбызда мәктәп укучылары өчен спорт, кадет, иҗат юнәлеләрендә эшләүче лагерьларда тиешле дәрәҗәдә ял итү оештырылды.
16нчы июльдән Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай" лагеренда IIIсмена үз эшен башлап җибәргән иде. 1нче август көнне лагерьның ябылу тантанасы булып үтте. Тантанада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасарының беренче урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы укучыларга теләк – тәкъдимнәрен җиткерде, икенче җәйгә дә ял итәргә чакырды. Бәйрәмдә шулай ук “Кояшкай” лагере җитәкчесе ВәлиевИ.И., район балалар иҗат үзәге директоры Шафикова Г.И. катнашты. Әлеге «Иҗатчы» дип аталган смена сәнгать юнәлешендә оештырылган иде, балалар хореография, җыр һәм сынлы сәнгать буенча күнекмәләрен үстерделәр. Һәр өч атнада 60 бала ял итте. III сменада Айнур Халиев җитәкчелегендә әйдаманнар эшләде.








