Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Осенний бал в старшей группе! 05.10.2022

Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
Алмалар әй уңганнар,
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алганмыни,
Шундый татлы булганнар.
Әй ямьле дә урманда
Кояш карап торганда.
Тиен уйный сикереп,
Гөмбә утыра көлеп
Зурлар төркемендә "Көз кунакка килде" дип исемләнгән бәйрәмебездә балалар Көз кызына үзләре өйрәнгән шигырьләрне, җыр-биюләрне башкардылар.
-
Беренче октябрь – Өлкәннәр көне!!! 01.10.2022

Беренче октябрь – Өлкәннәр көне!!!
Без буген үткән елларда ПМК-12 оешмасына кергән балалар бакчасында хезмәт куйган өлкәннәребезне бәйрәмгә чакырдык. Ул балалар бакчасы хәзерге көндә булмаса да, без - яшьләр тәрбияләнеп үскән бакчабызны, апаларыбызны чакырып хөрмәтләү йөзеннән, балаларыбыз белән берлектә матур, эчтәлекле бәйрәм иртәсе әзерләдек.
Хөрмәтле өлкән апаларыбыз!!! Сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез!!! Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!!!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр!!!
Сәламәт һәм бәхетле булыгыp. -
Хөрмәтле тәрбиячеләр-сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! 27.09.2022

27 cентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләр көне.
Хөрмәтле тәрбиячеләр-сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!
Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугъры калуыгыз һәм балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул кулларның иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар - син аларны юатасың,
Боексалар - син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларны.
Киткән чакта бакча белән саубуллашып,
Елый - елый озатасың син аларны.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә. -
Халыкара бердәмлек көне! 21.09.2022

Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтә торган Халыкара көн миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә.
Бүген без дә авылыбыз китапханәсе мөдире Вәсилә Шәйхулловна белән берлектә шул турыда әңгәмә кордык. Вәсилә апалары балаларга шушы темага багышланган әкиятләр укыды, бергәләп сорауларга җаваплар эзләдек.Несмотря на то, что мир является реальностью жизни для большинства жителей планеты, стрельба в мире еще не утихла. Мир остается лишь сладкой мечтой для жителей некоторых стран. Международный день, который ежегодно отмечается 21 сентября, заставляет миллионы людей задуматься о мире, попытаться что-то сделать на его благо. Об этом мы сегодня поговорили с заведующей сельской библиотекой Василей Шайхулловной. Василя Шайхулловна читала детям сказки на эту тему, вместе искали ответы на вопросы.
-
Родительское собрание. 20.09.2022

Бүген балалар бакчабызда әти-әниләр җыелышы үтте. Анда яңа уку елы планы, мөдиребезнең, тәрбиячеләрнең чыгышлары тыңланды. Чыгышлар уеннар белән үрелеп барды. Фельдшерыбыз Алисә Хәйдәровна үз чыгышында грипп һәм башка авыртулар турында сөйләде. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Сегодня в нашем детском саду прошло родительское собрание. На нем был заслушан план нового учебного года, выступления заведующей, воспитателей. Выступления сопровождались играми. В своем выступлении наш фельдшер Алиса Хайдаровна рассказала о гриппе и других заболеваниях. Родители задавали интересующие их вопросы.
-
Есть у нас огород, там картошка растёт! 19.09.2022

Үзебезнең бакча хезмәткәрләре тырышлыгы белән үстерелгән көзге уңыш - бәрәңгене җыеп алдык. Аллага шөкер, бәрәңгебез бик уңышлы.
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Ах, тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге!»
-
Кросс-2022. 17.09.2022

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да бүген "Кросс-2022" ярышында бик теләп катнаштылар, афәрин балалар
Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?!
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез!
Безнең белән ярышырга
Җитез балалар кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк!
Балаларда тәртип нык
Һәркем үз урынын белә.
Команда ачык бирелсен
Раз-два, раз-два
Бер, ике, өч -диюгә
Һәркем тырышып йөгерә
Урын алып өлгерә. -
Кросс-2022 17.09.2022

-
Дорожная работа в деревне! 15.09.2022

Авылыбыз елдан-ел матурлана бара, юллар төзекләнә. Бүген балалар белән юл салучылар хезмәте белән таныштык, ничек юлга асфальт салганнарын күзәттек. Аллага шөкер юлларыбыз шомара, тигезләнә.
Моңнар кайтсын әле авылыбызга
Күзгә күренеп авыл яшәрсен.
Гөлләр сыман бу гомерне халкым
Җырлар белән үреп яшәсен!!!С каждым годом село становится все красивее, дороги ремонтируются. Сегодня мы с детьми ознакомились с работой дорожников, понаблюдали, как асфальтируют дорогу. Слава Аллаху, наши дороги сглаживаются и выравниваются。
Пусть эти люди вернутся в нашу деревню
Пусть село будет жить и процветать.
Жизнь моя, как цветы
С песнями пусть живет!!!
-
Бакчабызда тәрбиячебез Энҗе Габделбәр кызы үзенең балаларга биргән эшчәнлегендә бакчабызда эшләүче хезмәттәшләре - тәрбиячеләр белән үз тәҗрибәсен күрсәтеп, фикер алышты 14.09.2022

Бакчабызда тәрбиячебез Энҗе Габделбәр кызы үзенең балаларга биргән эшчәнлегендә бакчабызда эшләүче хезмәттәшләре - тәрбиячеләр белән үз тәҗрибәсен күрсәтеп, фикер алышты. Ул зурлар төркемендә танып-белү эшчәнлегендә үз алдына куйган максатларга иреште. Эшчәнлекнең максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде.
В детском саду воспитатель Энже Габдульбаровна поделилась своим опытом работы с коллегами - воспитателями. Она достигла поставленных целей в познавательной деятельности в старшей группе. Цель деятельности была доведена до детей в ясной, понятной форме.









