Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
| Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
| E-Mail: | Olyaz.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
| Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
-
Җинү көне 08.05.2013

Бөек җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан балалар ветераннарга шигырьләр сөйләделәр , җырлар җырладылар,чәчәкләр тапшырдылар.
-
Тукай туган көн 26.04.2013

Бакчабызда бөек шагыйрь - Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Балалар, Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты сурәтләнгән презентация карадылар, әкиятләрен тыңладылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тукай шигырьләре буенча куелган мультфиьлм карадылар.
-
Хыялдагы һөнәрем 19.04.2013

“Үскәч кем буласың ? “-дип,
Сорыйлар да сорыйлар,
Әллә нинди һөнәрләр
Саныйлар да, юрыйлар.
Минем менә белсәгез...
“Үскәч кем булыр идем” темасына рәсем конкурсы үткәрдек. Нәни “рәссамнарыбыз” булачак һөнәрләрен бик тырышып ясадылар.
-
Космонавтика көне 13.04.2013

Күктәге йолдызларны
Тизрәк тотасы килә.
Галәмдәге серләрне
Бик тиз беләсе килә.
Галәмгә без очарбыз,
Йолдызларны тотарбыз.
Очкан чакта болытларны,
Ак җилләрне кочарбыз.
Әлеге атна "космос" темасы астында үтте. Балаларга шигырьләр укылды, табышмаклар әйтелде һәм презентация ярдәмендә “космос” аңлатылды. Балалар атна дәвамында презентациядән файдаланып апликацияләр, рәсемнәр ясадылар, бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар.
-
Нәүрүз бәйрәме
25.03.2013
25 март авылыбызда нәүрүз бәйрәме үткәрдек . Ул мәктәп, клуб, детсад белән берлектә, урамда үткәрелде. Карга боткасы пешердек , коймак белән чәй эчтек. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, бик күп уеннарда катнаштылар. Көне дә без теләгәнчә матур булды,бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"День Сладкоежки" 11.03.2013

- "Праздничная почта" 06.03.2013
-
"Праздничная почта" 06.03.2013

-
"Милой мамочки портрет" 05.03.2013

-
Ватанны саклаучылар көне. 24.02.2013

Әлеге атна “Ил сакчылары” темасы астында узды. Балалар төрле шигырьләр, хикәяләр тыңладылар, җырлар җырладылар. Өйләрендә әзерләнеп килеп әтиләре турында кечкенә хикәяләр сөйләделәр. Бик тырышып әтиләренең портретларын ясадылар һәм бүләккә открыткалар ясадылар. Йомгаклау чарасы итеп әти-әниләр белән “күңелле стартлар” үткәрдек. Әти-әниләр ярышларда үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте!









