Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
| Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
| E-Mail: | Olyaz.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
| Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Праздничная почта" 06.03.2013

-
"Милой мамочки портрет" 05.03.2013

-
Ватанны саклаучылар көне. 24.02.2013

Әлеге атна “Ил сакчылары” темасы астында узды. Балалар төрле шигырьләр, хикәяләр тыңладылар, җырлар җырладылар. Өйләрендә әзерләнеп килеп әтиләре турында кечкенә хикәяләр сөйләделәр. Бик тырышып әтиләренең портретларын ясадылар һәм бүләккә открыткалар ясадылар. Йомгаклау чарасы итеп әти-әниләр белән “күңелле стартлар” үткәрдек. Әти-әниләр ярышларда үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте!
-
Муса Җәлил-халык шагыйре 17.02.2013

Бакчабызда Муса Җәлилгә багышланган атна тәмамланды. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, рәсемнәр ясадылар, презентацияләр карадылар. “Кызыл ромашкалар”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Сәгать” шигырьләреннән өзекләр ятлап, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Йомгаклап, “Куян” шигырен рольләргә бүлеп сәхнәләштердек.
-
"Лыжня России -2013" 09.02.2013

Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгылар һәм чаналар —
Безнең иң якын дуслар.
«Лыжня России-2013»
9 нчы февраль көнне без көтеп алган чаңгы ярышы булды. Без бу ярышка бик күптәннән әзерләндек. Балалар чаңгыда йөрүне бик тиз үзләштерделәр һәм ярышта да бик теләп катнаштылар. Ярыштан соң төрле күңелле-мавыктыргыч уеннар уйнадык, балаларга бүләкләр тапшырдык. Балалар бик канәгать калдылар.
-
Чаңгы ярышы 09.02.2013

Ярышта без дә балалардан калышмадык.
-
"Ут-кешенең дусты һәм дошманы" 01.02.2013

Бүген бакчабызда янгын куркынычсызлыгы буена “Ут кешенең дусты һәм дошманы”темасына чара үткәрелде. Балаларга утның кеше өчен бик кирәк һәм шул ук вакытта бик куркыныч булуы турында аңлатылды. Янгын куркынычсызлыгы буенча рәсемнәр күрсәтелде, әкият укылды һәм план-эвакуация белән таныштырылды. Йомгаклап,балалар, минем сигнал буенча, тиз арада повязкаларын бәйләп запас ишектән чыктылар.
-
Цирк цирк цирк... 19.01.2013

Бакчабызда цирк атналыгы узды. Балалар цирк турында рәсемнәр ясадылар, презентацияләр карадылар. Йомгаклау чарасы итеп цирк бәйрәме үткәрелде.Балалар дрессировщиклар, акробатлар һәм гимнастлар булып үз сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Акция "Урок чистоты" 16.01.2013

Бүген бакчабызда чисталыкны саклау буенча "Урман-күп катлы йорт "шөгыле үткәрелде.Балалар тыюлыклар, "Кызыл китап" тошенчәсен искә тошерделәр.Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында презентация күрсәтелде, сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Чаңгыда шуабыз 15.01.2013

Әйдәгез,тауга барыйк
Чаңгыда шуып алыйк
Бер тузан юк,саф һава
Җиргә ап-ак кар ява.
Балаларнын сәламәтлекләрен саклау һәм формалаштыру,физик тәрбияне үстерү максатыннан чаңгыга чыктык.Балаларга чаңгыда шуу бик ошады.









