Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
| Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
| E-Mail: | Olyaz.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
| Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Всероссийский день Эколят". 25.04.2022

В рамках "Всероссийский день Эколят" с детьми проводили занятие на тему "Лес наше богатство",организовали выставку рисунков "Скворечник", совместно с родителями и детьми проводили акцию сбора батареек " Сдай батарейку- получи конфетку".
-
"Галәм киңлекләре" 16.04.2022

Бакчабызда космонавтика көнен билгеләп үттек. Балаларны беренче очучы Ю.Гагарин белән таныштырдык. Галәм, Кояш системасы, планеталар турында сөйләштек, презентация карадык, әкиятләр, шигырьләр укыдык. Атналыкны йомгаклап балалар кисеп ябыштырып, рәсемнәр ясап алып килделәр.
-
Кошлар-канатлы дуслар! 07.04.2022

Кошлар кайта туган якларына
Ерак-ераклардан сагынып,
Туган якта алар оя кора
Оча-оча канат кагынып.
Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләдек. Күчмә кошларның үзенчәлекләрен өйрәндек. Сыерчык оялары ясап элдек. Кош рәсемнәре ясадык.
-
“Яшә, уйла, уйна, юл кагыйдәсен үтә !” 30.03.2022

Олыяз « Чәчкә” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча “Яшә, уйла, уйна, юл кагыйдәсен үтә !” квест- уен үткәрелде. Балалар командаларга бүленеп, төрле яклап көч сынаштылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар: кросворд чиштеләр, пазлдан картиналар җыеп, сорауларга җавап бирделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Кунакка районыбызның "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе- Ягафарова Гүзәл Назифовна килде , ул бик күп бүләкләр белән балаларны сөендерде. Чара бик күңелле, кызыклы үтте.
-
Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз! 24.03.2022

Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз!
-
"Яраткан китабым" 17.03.2022

- “Китап киңәшчең синең” атнасында балалар белән китапның ничек барлыкка килүен, китапханәче хезмәте турында сөйләштек, презентация карадык. Китап укыган кешенең белемле, тәрбияле, акыллы булуын аңлаттык.Белем чишмәсе булган китапка сак сараш, аны ясаучы һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләдек. Йомгаклап, балалар үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр.
-
Әнием - кадерлем! 07.03.2022

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнне
Барсы да белеп торсын.
-
Всемирный день гражданской обороны 02.03.2022

Гражданнар оборонасы көне уңаеннан бакчабызда балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, презентация карадык. Төрле бәхетсезлек очракларында: янгын чыкканда үзеңне ничек тотарга, марля повязкаларның әһәмияте, ничек бәйләргә кирәклеген өйрәндек.Урамда яки телефоннан таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә, чит сумка яки тартмалар күргәндә янына бармаска, олыларга әйтергә кирәклеген аңлаттык.
-
23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2022

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан балалар белән әңгәмә үткәрдек. Бабайларыбызны, әтиләребезне котлап үз куллары белән бүләк ясадылар. Барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Су асты патшалыгы. 16.02.2022

Күмәкләшеп кисеп ябыштырудан "Су асты патшалыгын" ясадык.









